Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
Мониторинг 22.11.2018

Бүген барлык педагогик хезмәткәрләр единыйурок.рф порталында укыту системасын информатизацияләү буенча мониторинг үттек.
-
Сыйныф сәгатендә Бала хокуклары турындагы Конвенцияне өйрәнәбез 21.11.2018

Бала хокуклары турындагы Конвенциянең проектын 1979 нчы елда БМОның кеше хокуклары буенча комиссиясе эшли. Аны Польша Югары суды рәисе, профессор, олуг юрист Адам Лопатка җитәкли. Ул моңа кадәр гамәлдә булган документлардан (1924 нче елда кабул ителгән Бала хокуклары турындагы Женева Декларациясе, 1959 нчы елда кабул ителгән бала хокуклары Декларациясе) ни белән аерыла соң? Әлеге Конвенция халыкара аренада беренче тулы документ булып тора. 1991 нчы елда әлеге проект нигезендә Бала хокукын яклау буенча Конвенция кабул ителә. 1993 нче елда шушы Конвенциягә инде 132 ил, ягъни Җир шарының 90 процент халкы кушылып тавыш бирә. Россия дә бу илләр арасында бар.
Бүген башлангыч сыйныфлар белән сыйныф сәгатендә бала хокуклары турында әңгәмә үткәрдек. Аларга үз хокуклары, бурычлары турында мәгълүмат бирелде. Презентациядәге мультфильм геройларының хокукларын ачыкладык. -
Бөтенрәсәй балаларга хокук ярдәме күрсәтү көне 20.11.2018

Мәктәбебездә бала хокуклары атналыгы дәвам итә. Бүген, 20 ноябрь – Бөтенрәсәй балаларга хокук ярдәме күрсәтү көне. Шул уңайдан, укучылар белән, бала хокуклары турында тагын бер кат искә төшердек, белемнәребезне ныгыттык, “Карлсон кайтты” мультфильмыннан фрагмент карадык. Ике төркемгә бүленеп, мульфильм буенча, фикер алыштык, нәтиҗә ясадык.
Конвенциянең эчтәлеген белмәү хәзерге заман баласына оят булыр иде. 18 яше тулмаган һәркем үзенең нәрсәгә хокуклы булуын белергә тиеш дип уйлыйбыз.
Бүгенге көндә кешеләр хокукы дигән төшенчә һәркем өчен дә актуаль булып кала. Тормышта яклаулы, таянычлы булу, рәнҗетелгән очракта дөрес җавап кайтара белү өчен үз хокукларыңны белү кирәк.
Димәк, йомгаклап шуны әйтергә кирәк, “Балалар хокуклары Конвенциясе ”нең максаты - балаларны яклау. Заманча дәүләттә балалар үз хокукларын якларга һәм дауларга, акыл һәм аң белән хокук нормаларыннан файдаланырга, шулай ук кеше хокукларын хөрмәт итәргә өйрәнергә тиеш. -
Класс сәгатьләрендә. "Сак булыгыз, юка боз!" 19.11.2018

Ел да көзге-кышкы чорда Татарстанда елгалардагы бозлыкларда уннарча кеше һәлак була, шул исәптән балалар да. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгәнгә килеп чыга бу.
Нык салкыннар башланганчы, бигрәк тә ноябрьдә, елга өстенә каткан боз тотрыксыз була. Кичке һәм төнге салкыннан ныгып киткәндәй булган боз көндез авырлыкны күтәреп тора алмый. Чөнки көндез көннең җылынып китүе белән боз үзенең ныклыгын югалта. Бүген класс сәгатьләрендә укучыларга кабаттан боз куркынычлыгы турында әңгәмә һәм инструктаж үткәрелде. Ата- аналарга памяткалар тапшырылды. -
Өстәл теннисы һәм бадминтон буенча ярышлар 17.11.2018

Бүген Арча районы мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмалары арасында өстәл теннисы һәм бадминтон буенча ярышлар уздырылды. Бу спорт чарасы Арча муниципаль районының укучылар сараенда бик оешкан төстә барды. Безнең Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе командасы да ярышларда катнашып уңышлы чыгыш ясады.Физик тәрбия укытучысы Мингазов Алмаз бадминтон ярышында 2 нче, инглиз теле укытучысы Әхмәтова Гүзәл өстәл теннисы ярышында 3 нче урынны яуладылар. Хезмәттәшләребезне җиңүләре белән чын күңелебездән котлыйбыз, аларга тагында уңышлар телибез.
-
КОТЛЫЙБЫЗ!.. 16.11.2018

Кичә, 15 нче ноябрь көнне Буа муниципаль районы "Академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге гомуми урта белем мәктәбе"ндә "Шәҗәрәләр - нәсел агачы" исемендәге V төбәкара фәнни-гамәли конференция булып узды. Буа муниципаль районы башлыгы Җаббаров Марат Азат улы конференцияне ачып җибәргәндә әйткәнчә финал турына 4 юнәлеш буенча 134 эш сайлап алынган. Безнең мәктәптән 9 нчы сыйныф укучысы Бикчәнтәев Р. "Гаиләмнең кадерле ядкяре" юнәлешендә чыгыш ясады. Әлеге секциядә 49 эш бар иде. Фәнни җитәкчесе Әюпова Р.Ф. белән әзерләгән эшен укучыбыз бик уңышлы тәкъдим итеп 2 нче дәрәҗә диплом иясе булды. Укучыларга истәлекле бүләкләр, дипломнар тапшырылды...
-
“Закон”, “бурычлар”, “хокук” 14.11.2018

1989 елның 20 ноябрендә БМО Бала хокуклары турында Конвенция кабул итә. Шул елдан башлап, 20 ноябрь - Бөтенрәсәй балаларга хокук ярдәме күрсәтү көне буларак игълан ителә. Конвенциядә 18 яшькә кадәрге һәрбер кешенең шәхси хокуклары күрсәтелгән, 54 матдәдән тора. Конвенциянең бурычы балаларның мәнфәгатьләрен кайгырту.Ул дәүләтне балалар өчен тиешле шартларны булдырырга өнди, балаларның дәүләт тормышында актив, иҗади катнашуларын сорый.
Шушы уңайдан бүген укучылар белән бала хокуклары турында тәрбия сәгате үткәрдек. Безнең максатыбыз: балаларны “закон”, “бурычлар”, “хокук” төшенчәләре белән таныштыру, төп хокуклар турында күзаллау булдыру. законга хөрмәт хисе тәрбияләү, законнарның төрлелеген күрсәтү, хокук һәм бурычларны аерырга өйрәнү.
Укучыларыбызның хокуклардан дөрес файдаланып, бурычларын үтәп яшәүләрен телибез. -
“Бозда һәм суда сак бул!” рәсем бәйгесе 13.11.2018

Мәктәбебездә сулыкларда куркынычсызлык айлыгы башланып китте. Әлеге чараның төп максаты - сулыкларда боз каткач кешеләрнең бәхетсезлек очрагы, кышкы чорда сулыкларда үзеңне куркынычсыз тоту мәсьәләсе буенча кисәтү. Шушы айлык кысаларында, “Бозда һәм суда сак бул!” темасына рәсем бәйгесе игълан ителгән иде. Буген линейкада җиңүчеләр бүләкләнде, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Сыйныф сәгатьләрендә юл йөрү кагыйдәләре 12.11.2018

Бүген сыйныф сәгатьләрендә укучыларга яктырткыч фликерлар турында тагы бер кат мәгълүматлар җиткерелде. Юл йөрү кагыйдәләре кабат искә төшерелде. Ата-аналарга памятькалар әзерләнде.
-
Көзге өмә 10.11.2018

Бүген без мәктәп коллективы белән, тирә-юньне чистарту өчен, өмәгә чыктык. Мәктәп бакчасындагы яфракларны җыеп себердек, аларны түктек. Өмәдә барлык укучылар да бик теләп катнашты.













