Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119 120 >>
-
Логик фикерләү сәлатен үстерү... 11.01.2019

Дәрестән тыш эшчәнлек вакытында, укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан, “Шырпылар ярдәмендә математик башваткычлар” чишәбез. Укучыларыбызга бу башваткычлар бик ошады. Алар берсеннән-берсе уздырып, үзләренең фикерләрен иптәшләре белән уртаклашырга ашыктылар.
-
Дәрестән тыш эшчәнлек 10.01.2019

Мәктәбебездә дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында төрле чаралар уздырыла. Кичә башлангыч класс укучылары белән "Оста куллар" юнәлеше буенча чәнечкеләрдән матур җилпәзә (веер) ясадылар. Кызлар һәрберсе тырышып, үз фантазияләрен кулланып, бик теләп эшләделәр.
-
Спорт бәйрәме 06.01.2019

Кыш килде, салкын урамда.
Ә без куркып тормыйбыз.
Чана-чаңгыларны алып,
Бергәләшеп уйныйбыз.
Каникулда бергәләшеп ял итүдән дә күңеллесе юк. Укучыларыбыз спортзалда күңелле стартлар белән башланып киткән чарада бик теләп катнаштылар. Урамда кышкы уен төрләре уйнап, ахырдан чаңгы-чана шуып рәхәтләнеп ял иттек...
-
Шашка уйнап ял итәбез 05.01.2019

Каникул чорында файдалы ял планы буенча бүген 1-4 сыйныф укучылары арасынды шашка уены бәйгесе оештырылды. Укучыларыбыз әлеге интеллектуаль ярышларда бик теләп катнаштылар.
-
Каникулда да әзерлек бара 04.01.2019

Яңа елның озын каникуллары вакытында да белемнәрне актуальләштереп тормый булмый. Бүген 9нчы сыйныфлар белән ОГЭга әзерлек консультацияләре башланып китте.
-
Яңа ел чыршысы 25.12.2018

Яңа ел! Бу сүзләрне ишетүгә безнең күз алдыбызга хуш исле зифа чыршы, ап-ак кар бөртекләре, җемелдәвек сихри утлар килеп баса.Яңа ел диюгә – уен-көлке, җыр-бию, Кыш бабай, Кар кызы күз алдына килә.
Өр-яңа ел килә, өр-яңа.
Чынлап яңа булсын ул.
Кояш кебек, һәммә кешегә дә
Тигез көлеп торсын ул.
Күз яшьләре онытылып торсын,
Артка чиксен кайгы-борчулар.
Элеккечә утлар янып торсын,
Балкып торсын шулай чыршылар.
Менә шундый сүзләр белән бәйрәм башланып китте. Укучылар чыгышын килгән кунаклар бик җылы кабул итте. Яңа еллар бәхет-шатлык кына китерсен! -
Яңа елга әзерлек 20.12.2018

Мәктәбебез ишегалды сихри әкият дөньясына күмелде. Һәр иртәне укучыларны төрле төстәге утлар, кыш бабай, кар кызы , әкият геройлары каршы ала. Дәресләрдән соң укучылар бәйрәмгә әзерләнәләр,яңа җырлар, биюләр өйрәнәләр.
-
IT чемпионда җиңүче класс!.. 17.12.2018

Республикакүләм "IT-Чемпион" 2018 бәйгесенең беренче этабы тәмам. "Дружный класс" ("Иң дус класс") номинациясендә мәктәбебезнең 3нче классы (җитәкчесе Ибраһимова Р.Ә.) саллы гына баллар җыеп җиңүчеләр исемлегендә. Афәрин, котлыйбыз! Һәрчак шулай актив гражданлык позициясендә булыгыз...
-
Район рәсем бәйгесендә I урын. 15.12.2018

Район күләмендә уздырылган "Минем яраткан әнием" рәсем конкурсында 3 нче сыйныф укучысы Минһаҗева З.А. беренче урынга лаек булды. Афәрин, Зәлинә! Киләчәктә дә уңышлар сиңа.
-
Конституция көне уңаеннан интеллектуаль уен 13.12.2018

12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе - Конституция көнен билгеләп үтә. Бүген, тәрбия сәгатендә, 8 – 9 нчы сыйныф укучылары арасында, аларның белемнәрен гомумиләштерү максатыннан, “Россия Федерациясе Конституциясе көне” дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырылды. Алар ике командага бүленеп, көчләрен сынаштылар. Нәтиҗәдә, 8 нче сыйныфлар, күбрәк балл җыйнап, җиңүгә иреште.













