Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Республикакүләм фәнни - гамәли конференция 22.02.2019

Балтач районы Карадуган авылы Бакый Зиятдинов исемендәге гимназиясендә Муса Җәлил исемендәге V республикакүләм фәнни - гамәли конференциясенең финал туры узды. Анда безнең мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Бикчәнтәев Р. катнашып, лауреат исеменә лаек булды. Чарада күренекле галимнәр, район кунаклары катнашты...
-
"Туган тел" көне 21.02.2019

"...Һәр кешенең беренче көннән үк туплый башлаган хәзинәсе - туган тел. Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел - үзенең туган теле. Билгеле булганча, безнең татар телебез - ЮНЕСКО тарафыннан Бөтен дөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Татар телендә аралашабыз икән, димәк, татар милләте яши, үсә. Милләтебезнең югалмавы, телебезнең үсүе безнең кулда. Милләтебезнең дәвамчысы булырлык укучылар бармы икән безнең арада. Әйдәгез, ачыклап карыйк.
Нинди таныш моңлы көй бу?
Тукай җыры - "Туган тел".
Истән бер дә чыкмый торган
Халык көе - "Туган тел"..."
Әлеге уңайдан мәктәбебездә күп кенә төрле чаралар үтте. Укучылар тарафыннан иҗат ителгән стенгазетлар күргәзмәсе, китапларга багышланган күргәзмәләр оештырылды. Бәйрәм кичәсе сөекле шагыйребез музеенда дәвам итте. Укучылар чыгыш ясады.
Китапханәче Фәттахова.Р.Г., клуб мөдире Хәнәфиева Ф.Н., музей җитәкчесе Мөхәммәтшина Л.М.укучыларга шигырьләр сөйләделәр.Туган телебезне саклыйк, яклыйк. -
"Туган тел" атналыгы 19.02.2019

"Туган телем - иркә гөлем". Мәктәбебездә "Туган тел" атналыгы старт алды. Укучыларда туган телгә карата мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү максатыннан төрле чаралар планлаштырылды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әюпова Рания Фирдүс кызы бүген "Тамчы-шоу" интеллектуаль уены үткәрде. Укучылар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Туган ягыбызга,әдәбиятка, туган телебезгә кагылышлы сорауларга бик актив җавап бирделәр. "Акчарлаклар" командасы белән "Аккошлар"арасында көчләр бертигез барды. Уен ахырында өстенлекне беренче команда яулап алды. Афәрин укучылар!..
-
Балалар сәнгать фестивалендә 18.02.2019

Районыбызда "Арча йолдызы" исеме астында Республика балалар сәнгать фестивале булып узды. Әлеге чарада мәктәбебезнең моңлы сандугачы, 4 нче сыйныф укучысы Бикчәнтәева Ч.Р.да чыгыш ясады. Ул "Халыкчан вокал" соло номинациясендә дипломга ия булды. Афәрин!.. Аңа киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
Муса Җәлилнең тууына 113 ел 15.02.2019

15 февраль – герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулу уңаеннан мәктәбебездә Кушлавыч авыл китапханәсе, клубы, Тукай музее хезмәткәрләре катнашында әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Балаларга язучы турында тулы белешмә бирелде, фильм күрсәтелде. Укучылар, килгән кунаклар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр...
Муса Җәлил. Бу исемне телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да.
Бөек Ватан сугышы башлангач, Муса Җәлил иҗаты фашизмга каршы аяусыз көрәшкә өндәү-чакыруга багышлана. Ул, 1941 елның июнь аенда язган «Соңгы көрәшкә» шигыреннән башлап, 1942 елның 26 июнь көнне, фашистлар кулына әсирлеккә эләккәнгә кадәр, ягъни бер ел эчендә, «Яулык» шигырен дә кертеп, 41 әсәр иҗат итәргә өлгерә.
Муса Җәлилнең фашизмга каршы корал һәм каләм көче белән көрәше зур фаҗига белән тәмамлана: Волхов фронтында чолганышта калып сугышканда, шагыйрь берничә тапкыр каты яралана һәм аңын югалткан хәлдә дошман кулына әсирлеккә эләгә, 791 көн буе тоткынлыкта газап чигә. Ләкин ул анда да фашистларга каршы яшерен көрәш оештыра, шунда үзенең атаклы, үлемсез «Моабит дәфтәрләре» шигырьләрен иҗат итә.
Шагыйрьнең әсирлектәге иҗаты 1942 елның июлендә язылган... -
Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга – 30 ел 15.02.2019

Әфганстан..
Кырыс заман үзе сыный
Куркакларны,батырны
Ирмен дигән ир-егеткәй,
Көрәштән баш тартырмы?
Бүген 15 февральдә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга – 30 ел. Шул уңайдан мәктәбебездә “Язмыштан без җиңел юл өмет итмәдек” дигән әдәби – тематик кичә уздырылды. Укучыларга “Әфганстан-безнең йөрәкләрдә “ дип исемләнгән фильм күрсәтелде, Әфганстан турында күп белешмә бирелде. Әлеге чарада клуб мөдире Хәнәфиева Фәния Нурислам кызы, китапхәнәче Фәттахова Рәмзия Габделбәр кызы, музей хезмәткәре Мөхәммәтшина Ләйлә Мөнир кызы катнаштылар.
Һәлак булган егетләр, тол калган хатыннар, газиз баласын югалткан аналар, сөйгәнен көтеп алалмаган кызлар - йөрәкне әрнеткән әлеге вакыйгалар артта калса да, интернациональ бурычын үтәгән авылдашларыбыз онытылмыйлар...
Ил чакыргач, дөнья тынычлыгы өчен интернациональ бурычларын үтәргә барып, сугыш фаҗигасен үз күзләре белән күргән, ут-ялкын эчендә, яшәү белән үлем арасында көрәшкән ир-егетләребез арасында авылдашыбыз Фазылҗанов Айрат Әхәт улы да бар. Без аның белән горурланабыз. -
Халыкара китап бүләк итү көне (International Book Giving Day) 14.02.2019

Китаплар алар – буыннарның акылын, белемен үзләренә туплаган тиңдәшсез хәзинә. Китап ул – игелекле дус, киңәшче, сердәш тә. Һәр яңа буын китаптан тиңдәшсез белем ала, аның байлыгы киләсе буыннарга да кала. Безнең татар халкында "Китапсыз өй – тәрәзәсез бүлмә"дигән мәкаль бар. Чыннан да, китап укымаган кешенең күңеле тәрәзәсез бүлмә кебек караңгы булыр, ә китапларны яратучының күңеле, күбрәк укыган саен сафланыр, ачылыр, дөньяга карашы киңәер. Китапларны күп укыган баланың күңелендә начарлыкка да урын калмаячак, чөнки ул китаплардан яхшыны яманнан аерырга, үзендәге әйбәт һәм начар гадәтләрне бәяләргә өйрәнәчәк.
14 февраль – Халыкара китап бүләк итү көне. Ул әле яңа бәйрәм. Әмма бу датаны бик күп илләр халкы хуплап чыгарга өлгергән. 2012 елдан башлап даими рәвештә 14 февральдә Халыкара китап бүләк итү көне (International Book Giving Day) билгеләп үтелә. Әлеге көн балаларга китап бүләк итүчеләрне, нәниләрдә укуга мәхәббәт тәрбияләүчеләрне берләштерә.
Без дә бүген нәни дусларыбыз – Кушлавыч балалар бакчасына йөрүче балаларга матур китаплар бүләк иттек һәм “Подари книгу” акциясендә катнаштык. Балалар ул китапларны карасыннар, тәрбияче апалары белән укысыннар. Тәртипле, акыллы, сүз тыңлаучан булып үссеннәр дигән теләктә калабыз! -
Казан шәһәрендә “Әлифба бәйрәме”ндә 14.02.2019

Кичә мәктәбебезнең 1 нче сыйныф укучылары, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее, Габдулла Тукай әдәби музее белән берлектә үткәргән “Әлифба бәйрәме”ндә кунакта булдылар. “Әлифба бәйрәме” – 1 сыйныф укучыларының тәүге дәреслеге – әлифба тәмамлануга багышлана. Әлеге бәйрәмнең татар халкының күренекле шагыйре Г. Тукай әдәби музеенда оештырылуы балаларны әдәбиятка, туган телгә якынайтуда зур роль уйный.
Г. Тукай әдәби музее укучыларга төрле чаралар тәкъдим итте, укучылар өчен музей дәресләре, интерактив экскурсияләр, уен чаралары уздрылды. Г. Тукайның балалар өчен язылган әсәрләренә, әкият геройларына багышланган бәйрәм бик эчтәлекле, күңелле булды. “Әлифба бәйрәме” Г. Тукай әдәби музеенда 20 гыйнвардан 1 мартка кадәр татар һәм рус телләрендә уздырыла. Программада: шигырьләр, җырлар, викториналар, шагыйрьнең әкият геройлары белән уеннар тәкъдим ителде. Укучылар әлеге чарадан бик канәгать булып, ял итеп кайттылар. -
Хәрби-патриотик айлык кысаларында 13.02.2019

Ватанны саклау гомер-гомергә ир-егетләрнең бурычы. Шуны истә тотып хәрби – хәзерлек дәресләрендә безнең мәктәптә хәрби – патриотик тәрбиягә зур игътибар бирелә. Илебезне саклаучыларны хәзерләү максатында Ватаныбыз турында белемнәребезне арттырабыз.
15 февраль көнне илебез Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көнен искә ала. 1989 елдан башлап бу көн илебездә Әфганчылар көне буларак билгеләп үтелә.
Әле дә районда әфганчылар бер-берсе белән күрешеп истәлекләр, хатирәләр белән барлашалар, мәктәпләрдә алар белән очрашулар һәрдаим уздырылып тора. Без дә мәктәбебездә узачак, “Әфган-безнең күңелләрдә” дип исемләнгән түгәрәк өстәлгә, кайнар нокталарда үзенең хәрби бурычларын үтәгән авылдашыбыз, Фазылҗанов Айрат Әхәт улын чакырдык. Үзе Казан шәһәрендә яшәгәнгә чакыру кәгазен аның әнисе Фәния апа аша тапшырдык.
Аларның батырлыгы безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
Безгә хәзер яңа гасырда җир йөзендә тынычлык урнашсын, балалар сугыш афәтен күрмәсен дип кенә телисе кала. -
Сыйныф сәгатьләрендә 12.02.2019

Сак булыгыз: грипп! Бүгенге сыйныф сәгате әнә шулай аталды.
Грипп – вируслы тын юлы инфекциясе (ОРВИ) төркеменә керә. Ул эпидемиягә әверелүчән. Моннан тыш, ул организмга өзлегү дә китерергә мөмкин булган кискен авыру.
ОРВИ – киң таралган чир. Россиядә ел саен аның белән 27дән 40 миллионга кадәр кеше авырый. Аның вируслары селәгәй, сулыш алганда барлыкка килгән юешлек аша, сөйләшкәндә, елаганда, төчкергәндә, ютәлләгәндә тарала. Башкаларга ул шул ук һаваны сулаганда яки бер үк көнкүреш әйберләреннән файдаланганда күчә. Әлбәттә, халык аеруча җыелган җәмәгатьчелек урыннарында грипп эләктерү ихтималы аеруча зур.
Әлеге инфекция тиешенчә дәваланмаганда үпкә ялкынсынуы тудырырга мөмкин. Балаларда борын, колак авыруы туу, менингит башлану ихтималы да юк түгел. Грипп бигрәк тә сабыйлар һәм өлкән яшьтәгеләр, шулай ук ВИЧ-инфекциялеләр, каты авырулылар өчен куркыныч тудыра.
Авыруның гадәттәге сезонлы артуы февраль аенда көтелә. Бу авыру белән без беренче ел гына очрашмыйбыз һәм аны дәвалауга караганда кисәтүнең яхшырак булуын күпләр үз тәҗрибәләрендә сынап карады. Гриппка каршы прививка ясату – авырудан саклану өчен беренче адым.
Прививка ясалмаган алты айдан өч яшькә кадәр балалары булган әти-әниләр балалар поликлиникасындагы участок педиатрына, өлкәннәр район поликлиникасының прививка кабинетына мөрәҗәгать итә ала. Прививкалар бушлай ясала.
Эпидемиягә ничек әзерләнергә, авыруны йоктырудан ничек сакланырга...













