Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Яңалыклар/ Новости
Балалар бакчасында тәрбиячеләребезне котладык
Опубликовано: 27.09.2019
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,
Синдәдер ул кулларның иң җылысы,
Һәр көн сиңа ничә сабый карап тора,
Алар сине әниседәй якын
Еласалар - син аларны юатасың,
Боексалар - син аларны уйнатасың,
Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,
Орышасың кайчагында җайлап кына.
Бүген Россиядә Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Ул 2004 елдан бирле үткәрелеп килә. Бәйрәмнең төп максаты - җәмгыятьнең игътибарын балалар бакчасы тормышына юнәлтү.
Баланың якын дусты, сердәшчесе, тормышка беренче адымнарын ясарга өйрәтүче тәрбияче һәм белгечләр аерым ихтирамга лаек. Аларның кулларында - киләчәк буын. Алар нәни балалар алдында бәхетле балачак һәм хыяллар иленә ишекләр ача. Балаларга тиешле белем һәм тәрбия бирәләр, сәләтләрен ачарга һәм аларны үстерергә ярдәм итәләр.
Без дә башлангыч класс укучылары белән балалар бакчасына кердек. Балаларның яраткан тәрбиячеләре Әюпова Равилә белән Хәбибуллина Алинә апаларын авыр да, ләкин шул вакытта мактаулы да булган һөнәри бәйрәмнәре белән котладык.
К списку новостей













