Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Әйләнә-тирә дөнья 12.10.2018

Бүген көн искиткеч матур. Көзнең шундый гүзәл мизгеленнән файдаланып, әйләнә-тирә дөнья дәресеннән, башлангыч сыйныф укучылары белән табигатькә сәяхәткә чыктык. Нинди генә төсләр юк! Агачлар сап-сары шәлләрен ябынган. Бар дөньяга көз исе таралган. Сулап туймаслык! Балалар көзге табигать кочагында рәхәтләнеп уйнадылар, яфраклар җыйдылар. Сәяхәттән кайткач, күргән мизгелләрне рәсемгә төшерделәр.
-
Тәрбия сәгатьләрендә... 11.10.2018

Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Үзеңә ошый торган һөнәрне бик күп һөнәрләр арасыннан сайлап алу шактый авыр. Мәктәпне тәмамлаучы һәрбер укучы алдында зур сорау туа. Кем булырга? Нинди һөнәр сайларга?
Шушы сорауларга җавап табу йөзеннән, бүген мәктәптә, “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс!” дигән девиз астында, “Һөнәрләр аланына сәяхәт” дип исемләнгән тәрбия сәгате үтте. Укучыларда төрле һөнәр ияләренә ихтирам һәм хөрмәт тәрбияләү белән бергә, үзләренә тиешле белгечлек сайлап алу юнәлеше турында мәгълүмат бирелде. -
Көзге өмә 10.10.2018

Бүген, көзнең матур көнендә, дәресләрдән соң укытучылар һәм укучылар мәктәп бакчасына өмәгә чыктык. Чәчәкләрнең орлыкларын җыеп алдык. Георгин бәрәңгеләрен урнаштырдык. Чәчәк түтәлләрен чистартып тәртипкә китердек. Мәктәп бакчасы чистарып калды. Менә шулай акрын гына кышка әзерләнәбез.
-
Юсупов Рүзәл Абдуллаҗан улының юбилее уңаенан очрашу. 09.10.2018

8 нче октябрь көнне Арча педагогия көллиятендә күренекле тел галиме Юсупов Рүзәл Абдуллаҗан улының юбилее уңаенан очрашу булды.
2018 нче елның 14 нче сентябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең вице-президенты, ТДГПУның тел белеме кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор, ТР ФА академигы, Татар АССРның атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан дәүләт премиясе лауреаты Рүзәл Абдуллаҗан улы Юсуповның тууына 80 ел.
Рүзәл Юсуповның актив, нәтиҗәле фәнни-педагогик һәм җәмәгать эшчәнлеге авыр балачак һәм яшүсмер вакыты белән тыгыз бәйләнгән. Чөнки нәкъ менә кечкенә чакта аңарда көчле рух, тырышлык һәм максатчанлык кебек сыйфатлар тәрбияләнә.
Әтнә районының Кышкар җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Р.Юсупов Казан кооперация техникумында укый. Аннары яшь товароведны Курган өлкәсенә эшкә җибәрәләр. Армиядә чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. Демобилизациядән соң, Казан дәүләт университетына укырга керә, Ленин стипендиясен алып укый. Университетны гел “бишле” билгеләренә тәмамлый... -
"Өлкәннәр ункөнлеге"... 08.10.2018

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр һәм укытучылар көне билгеләнеп үтелә. Төрле җирләрдә өлкәннәрне, укытучыларны котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.
Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.
Кичә клубта, мәктәп коллективы, укучылар, клуб, музей, китапханә һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре көче белән, "Өлкәннәр көне" уңаеннан оештырылган “Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне” исемле кичә булып узды. Укучылар, бу көнне, олылар белән беррәттән, укытучыларны да бәйрәмнәре белән тәбрик иттеләр. Бәйрәм табын артында матур шигырьләр, җырлар, дәртле биюләр, скетчлар белән үрелеп барды. -
Юл йөрү куркынычсызлыгы... 03.10.2018

Башлангыч класс укучылары арасында "Куркынычсызлык атнасы" акциясе кысаларында велосипедта төрле ярышлар уздырылды. Укучылар бик кызыксынып, күнегүләрне төгәл эшләргә тырыштылар. Велосипедта дөрес урында йөрү, урамда үзеңне дөрес тоту кагыйдәрәре искә төшерелде, инструкция уздырылды. Мондый чараларны еш үткәрергә кирәк дигән фикердә калдык.
-
“Көзнең бер көне, ел туйдыра” 02.10.2018

Көзнең матурлыгы, күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә. Быел иген, яшелчә, җиләк-җимеш уңышы мулдан булды. Яңа җыелган яшелчә-җимеш ашарга да тәмле, файдалы да.
“Көзнең бер көне, ел туйдыра”-дип юкка әйтмәгәннәр. Бүген табигатьнең иң матур көнендә без дэ, дәрестән соң мәктәп бакчасында эшләдек. Кишер, чөгендер алдык, аларны чистартып, кышкы саклауга куйдык... -
Г Т О 28.09.2018

Бүген физкультура дәресендә башлангыч класс укучылары ГТО нормалары тапшырдылар. Балалар бик актив булдылар,күнегүләрне төгәл итеп , узыша-узыша башкардылар. Ахырдан хәрәкәтле уеннар оештырылды. Алдагы дәресләрдә тагын да тырышыбрак шөгыльләнергә кирәк. Юкка гына сәламәт тәндә , сәламәт акыл димәгәннәр.
-
“Ут – дус та, дошман да!” 27.09.2018

Янгын сүзе һәркем өчен йөрәк өшеткеч яңгырый. Тормыш булгач, бәла-казалар да чыгып тора. Еш кына мондый хәвефле бәхетсезлек очраклары гражданнарның ваемсызлыгы, янгыннан саклану чараларын төгәл үтәмәүләре нәтиҗәсендә килеп чыга.
Бүген мәктәбебездә укучылар белән “Ут – дус та, дошман да!” дигән тема астында тәрбия сәгате үтте. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре аңлатылды, янгын чыгу сәбәпләре искә төшерелде, гадәттән тыш хәлдә үзеңне тоту кагыйдәләре өйрәнелде. -
"Сөмбеләдә кунакта"... 25.09.2018

Көз көне халык мул уңыш җыеп ала һәм елның сихри фасылында-көн белән төн тигезләшкән мәлдә Сөмбелә бәйрәме уздыра. Бу - уңыш бәйрәме. Элек бәйрәмнең хуҗабикәсен сайлаганнар. Ул чибәр, уңган кыз булган. Аны Сөмбелә дип атаганнар, башаклар белән бизәлгән тәхеткә утыртканнар. Бу көнне мул итеп ризык пешерелгән, кешеләр өйдән-өйгә йөреп, җырлап-биеп күңел ачканнар. Без дә бүген шулай күңел ачтык, Кушлавыч авыл клубы бинасында көз сылуы Сөмбелә белән очраштык. Балалар күңелле уеннар уйнап, күңел ачтылар...













