Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Яңалыклар/ Новости
"Өлкәннәр көне"
Опубликовано: 04.10.2019
Октябрь ае иң җылы һәм иң матур бәйрәмнәрнең берсе булган "Өлкәннәр көне"ннән башланып китә. Өлкәннәр!.. Олы кешеләр!.. Күпме мәгънә табып була бу сүзләрдән. Элек-электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен тәшкил иткәннәр: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, туган илне дошманнардан азат итү. Киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык эшләр дә алар кулы аша үткән.
Мәктәбебездә бу уңайдан матур кичә оештырылды. Авылыбыз клубына әби-бабайлар җыелды. Өлкәннәрне мул итеп әзерләнгән табын каршы алды. Алар өчен концерт программасы әзерләнгән иде. Мәктәп укучылары әби-бабайларын җырлап, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләп шатландырдылар.
К списку новостей













