Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
“Россия чаңгы юлы – 2019” 11.02.2019

"Россия чаңгы юлы” дистәләрчә еллар дәвамында спортның иң популяр һәм күмәк төрен сөючеләрне берләштереп килә. Бу матур кышкы бәйрәмнең данлыклы үз тарихы бар, ул тарихның битләре төрле буын чаңгычыларының казанышлары, легендар исемнәр белән бизәлгән. Бөтенроссия күмәк чаңгы ярышлары безнең мәктәптә дә спорт дөньясының әһәмиятле бер вакыйгасына әйләнде.
“Россия чаңгы юлы – 2019” ачык чаңгы ярышлары кысаларында узган шимбәдә мәктәбебездә чаңгыда йөрү көне үтте. Һәр укучы һәм укытучылар бер километрлы дистанциягә “сәяхәткә” чыкты. Әлеге чарадан һәркайсыбыз бик канәгать калдык. -
«Ел класс җитәкчесе - 2019» зона этабы 09.02.2019

Класс җитәкчесе - класста тәрбия эшен оештыручы һәм укучыларның остазы. Класс җитәкчесенең оештыру-тәрбия эшләре күпкырлы һәм бик тә җаваплы. Ул үзенә беркетелгән класста дәресләрдән тыш булган барлык тәрбия эшләре өчен җавап бирә. Класстагы педагогик тәрбиянең төп максаты укучы балаларны һәрьяклап камилләштерүгә, үстерүгә юнәлгән. Моңа һәр укытучы, һәр тәрбияче үзеннән аерым өлеш кертә. Аларның һәркайсының шул хезмәте бер юнәлешкә туплансын, максатлырак һәм үтемлерәк булсын өчен, даими бер үзәк - җыеп, туплап торучы даими бер көч кирәк. Класс җитәкчесе, гади генә итеп әйткәндә, әнә шундый бер туплаучы, юнәлешләрне берләштерүче үзәк ул. Үз эшчәнлегендә һәр нәрсәне искә алып, фәннәрне үзләштерүне һәм тәрбия максатларын да бербөтен итеп күзаллап, класс җитәкчесе укучылар тормышында алыштыргысыз бер роль уйный.
Класс җитәкчесенең иҗади эшчәнлегенә бәя бирү, аның абруен күтәрү, алдынгы тәҗрибәне өйрәнү, мөгаллимнәрнең педагогик осталыгын арттыру максатыннан, районыбызда «Ел класс җитәкчесе - 2019» бәйгесе бара. Безнең мәктәбебезнең математика укытучысы Мортазина Рәмзия Альбек кызы да бу конкурсның зона этабында уңышлы чыгыш ясады. -
“Нәрсә ул ирек, батырлык һәм каһарманлык?” 08.02.2019

Февраль аенда хәрби-патриотик айлык башланып китте. Шушы айлык кысаларында мәктәбебездә төрле чаралар үткәрелә. Бүген өлкән сыйныф укучылары белән “Нәрсә ул ирек, батырлык һәм каһарманлык?” дигән темага тәрбия сәгате үтте. Укучылар бирелгән мәгълүмат белән генә чикләнмичә, бу төшенчәләргә үзләре дә аңлатма бирделәр, мисаллар китерделәр.
В.А.Сухомлинский “Батырлык һәм тәвәккәллек – ул әхлаклылык һәм ихтыяр көче, алар һәр кешегә билгеле бер очракта гына түгел, ә көндәлек тормышта, эштә дә кирәк” – дип язган. Батырлык, тәвәкәллек, намуслылык, гаделлек кебек сыйфатлар ялкаулык, тәртипсезлек, таркаулык, ялган белән көрәштә дә барлыкка килә. Кешенең героик характеры үзендәге начар сыйфатларны җиңүдән башлана.
Тормыш дәвам итә, батырлыклар эшләү дә дәвам итә. Һәркем җирдә тынычлык, күгебез аяз, йөзебез якты, күңелебез тыныч булуын тели. -
Хәрби-патриотик айлык кысаларында. "Бөек Ватан сугышы..." 07.02.2019

Яшь буынга патриотик тәрбия бирү мәктәптә һәрвакыт игътибар үзәгендә тора. Хәрби-патриотик айлык кысаларында Ул иң элек укучыларда туган илгә һәм туган җиргә карата мәхәббәт тәрбияләүне, патриотизмны күздә тота. Шул уңайдан башлангыч класс укучыларына "Сугыш күптән тәмамланды" дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрелде.
Бөек Ватан сугышы ераклашкан саен Җиңү көненең әһәмияте халкыбыз хәтерендә тагын да арта бара. Әлеге сугыш илебез өчен гаять зур сынау булды. Совет халкы үз Ватанының азатлыгы, киләчәк буынның тынычлыгы өчен 47 ай буена яки 1418 көн һәм төн дәвамында авыр, канлы сугыш алып бара. Мәскәү һәм Сталинград янында, Курск дугасында, Днепрда һәм Ленинград тирәсендә, Белоруссиядә, Молдавиядә һәм Заполярьеда, Кырымда һәм Кавказда, Висла, Дунай, Одер һәм Эльба буйларындагы дәһшәтле сугышлар совет халкына җиңү алып килә. Әмма без Җиңү өчен бик кыйммәт түләдек. Сугышның һәр тәүлегендә уртача 20869 кешенең гомере өзелгән яки сугыш юлының һәр метрында 15 солдатыбыз ятып калган. 1418 тәүлеккә сузылган әлеге сугыш 22 млн кв м мәйдандагы тереклекне көйдергән, 1710 шәһәрне, 70 мең авылны көл иткән, 27 млн кешенең гомере өзелгән, берничә миллионын гарип калдырган, 32 меңгә якын сәнәгать предприятиесен хәрабә хәленә китергән!
Укучыларга әлеге тема буенча тулы белешмә, эчтәлекле презентация күрсәтелде. -
Тәрбия сәгатьләрендә. Юл йөрү куркынычсызлыгы. 06.02.2019

Бүген тәрбия сәгатьләрендә барлык сыйныфлар белән дә уеннар аша юл йөрү кагыйдәләрен ныгыттык һәм яктылык кайтаргыч элементлар турында булган белемнәрне тирәнәйтек, яңаларын бирергә һәм тормышта шушы алган белемнәрен кулланып үзләренең һәм якыннарының тормышын саклап калу буенча тирәнтен мәгълүмат бирелде.
Статистика буенча җәяүлеләрне таптату – юл-транспорт вакыйгаларының иң киң таралган төре. Таптатуларның төп өлеше тәүлекнең караңгы вакытына туры килә, чөнки бу вакытта автомобиль йөртүче транспорт юлына чыккан кешеләрне күрерлек хәлдә түгел. Моңа уңайсыз һава шартлары – яңгыр, җепшек кар, томан һәм җәяүлеләрнең өс киемендә яктылык кайтаргыч элементлар юклыгы да сәбәп булырга мөмкин.
Яктылык кайтаргыч элементлар (фликерлар) – ул махсус материаллардан ясалган, яктылык нурын яңадан аның чыганагына кайтарырга сәләтле, автомобиль фарлары яктыртылышында ачык-ак төскә әверелә торган элементлар. Яктылык кайтаргыч элементларны, брелокларны, беләзекләрне транспорт юлыннан 80 сантиметрдан алып 1 метрга кадәр өстә урнаштыру мәҗбүри... -
Студент яшьләр форумы 04.02.2019

Үткән шимбәдә, 2 нче февраль көнне Арча район мәдәният йорында студент яшьләр форумы узды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев студентлар белән очрашты. Районда югары, һөнәри уку йортларын тәмамлап эшкә кайтканнар өчен нинди мөмкинлекләр бар? Бу көнне әнә шул хакта сүз барды. Студентлар каршында җитәкчеләр, эшмәкәрләр чыгыш ясады. Әлеге очрашуда безнең мәктәпне соңгы биш елда тәмамлаучы укучыларыбыз да катнашты. Аларның күбесе хәзерге көндә Г.Тукай исемендәге совхоз техникумында, Арча педагогика көллиятендә, Казанда белем алалар. Бу чара студентларга бик файдалы һәм мәгълүматлы булды.
-
Сталинград өчен сугышларда җиңүгә 76 ел! 02.02.2019

Быел 2 февральдә Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүгә 76 ел булды. Әлеге истәлекле вакыга уңаеннан мәктәбебездә сыйныф сәгатьләрендә, дәресләрдә укучыларга бай мәгълүмат бирелде.
Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында бөек борылыш чоры буларак теркәлгән Сталинград кан коешы 1942 елның 17 июлендә башланып китә. Вермахт гаскәрләре шәһәрнең төньягындарак булган Идел елгасына ук үтеп керә. 125 көн дәвамында канкойгыч бәрелешләр бара. Һәр урам һәм һәр йорт йөзләгән, меңләгән корбаннар белән яулап алына. Вокзал бинасы гына да 13 тапкыр кулдан-кулга күчә. Шәһәр җимерелә һәм кирпеч ватыкларыннан, вак ташлардан, тимер-томыр өемнәреннән торган хәрабәләргә әверелә. Бәрелешләр нәтиҗәсендә дошманның хәлиткеч һөҗүм төркеме дә көчсезләнә. 19 ноябрьдән исә бөек борылыш башлана: совет гаскәрләре һөҗүмгә күчә. Сталинградны саклап калу гына түгел, фашистларның 300мең кешедән торган дивизиясе дә камап алына һәм юк ителә.
1943 елның 2 февралендә Идел буендагы шәһәр өчен сугышлар совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана. Фашистлар Сталинград сугышында 1,5 миллион хәрбиен югалтса, Совет Армиясенең бер миллионга якын солдаты һәм гражданы һәлак була.
Бу сугышларда йөз меңнәрчә татарстанлы да катнаша. Шул исәптән өч укчы дивизия безнең республикада тупланып Сталинград бәрелешләренә озатылган була. Татарстаннан 22 мең солдат һәм офицеры Сталинград өчен барган кан коешларда мәңгелеккә күзләрен йома.
Батырларның даны мәңгелек! -
Тәрбия сәгатьләрендә. Ил батырларын искә алабыз. 01.02.2019

Газинур Гафиятуллин 1913 елның 13 гыйнварында Лениногорск районының Сугышлы авылында крестьян гаиләсендә туа. Герой егет яшьли кырда тир түгә, атлар карый, урман кисә, янгын сүндерү өлкәсендә эшли... Бөек Ватан сугышы башлангач, беренче көннәреннән үк яуга китә. 1944 елда Псков өлкәсенең Великолукский районы Овсище авылында батырларча һәлак була. Аңа нибары 31 яшь була... Авылда хатыны – тол, балалары ятим кала. Авыр тормыш юлы узган хатыны – Гыйльмури әби 3 гыйнварда 101 яшен тутырды.
Бүген мәктәбебездә Советлар Союзы Герое, дошман амбразурасын күкрәге белән каплаган Газинур Гафиятуллин турында тәрбия сәгате үтте. Укучыларга герой кылган батырлыклар, Гыйльмури әбинең тылдагы тормышы, хезмәте турында мәгълүмат бирелде.
Гади генә татар егетенең үзе турында уйламыйча, фашист гаскәрләренә каршы ташлануы безнең күңелләрдә соклану һәм халкыбыз өчен горурлык хисләре уята. Әйе, батырлар үлемсез... -
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге йомгаклау районара укулары 31.01.2019

Кичә Ташкичү төп гомуми белем мәктәбендә галим,мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге йомгаклау районара укулар узды. Әлеге чарада район башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты кунаклары катнашты. Алар галимнең музеенда булып, үзләре өчен күп белешмә алдылар. Безнең мәктәптән 8 нче класс укучысы Хабибуллина Илүзә (фәнни җитәкчесе Әюпова Р.Ф.) әлеге чарада катнашып, лауреат исеменә лаек булды.
-
Сыйныф сәгатьләрендә 30.01.2019

Халык мәкальләрендә дә “Сәламәтлек-иң зур байлык”, “Сәламәтлекне сатып алып булмый”, “Тазалык-саулык нигезе, саулык-байлык нигезе” дип әйтелә. Әйе, сәламәтлек һәр кешегә дә бәхетле гомер итү һәм уңышлы эшчәнлек өчен кирәк.
Сәламәтлек турында бик күп сөйләп тә, язып та була. Тик без үзебезне дөрес кайгырта гына белмибез.
Гыйнвар ае - сәламәтлек һәм спорт айлыгы уңаеннан, 8-9 нчы сыйныфларда “Сәламәтлек - зур байлык” дигән темага сыйныф сәгате уздырылды. Укучылар “Нәрсә ул сәламәт яшәү рәвеше? “дигән сорауга бик теләп җавап бирделәр. Тормыштан мисаллар китерделәр. Укучыларга кешенең физик яктан гына түгел, рухи яктан да сәламәт булырга тиешлеге аңлатылды.
Сәламәт булыйк!













