Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
Республика ата-аналар интернет-җыелышы 13.12.2018

Хөрмәтле ата-аналар игътибарына!
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән Министрлыгының эш планы буенча, 14 нче декабрьдә сәгать 16.00 дән 17.30 га кадәр “Педагогик мөнәсәбәтләр этикасы” дигән темага Республика ата-аналар интернет-җыелышы була. Җыелышның он-лайн трансляциясе В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты сайтында шушы адрес буенча барачак: https://ieml.ru/. -
Россия Федерациясе Конституциясе көне 12.12.2018

12 декабрь - Россия Федерациясе Конституциясе көне.
Конституция көне Россиядәге иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып санала һәм ел саен 12 декабрендә билгеләп үтелә. 1993 елның 12 декабрендә кабул ителгән Төп закон Кешене, аның гражданлык хокукларын һәм демократик ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте. Конституция Россиянең, социаль дәүләт буларак, федератив корылышы нигезләрен законнар белән ныгытты, аның прогрессив үсешенең хокукый нигезен булдырды, җәмгыять үсешенең яңа сәхифәсен ачты, гражданнар арасында татулыкны һәм үзара аңлашуны саклап калу өчен ныклы терәк булды. Узган еллар дәвамында дәүләт хакимиятенең какшамас демократия нигезләрен гарантияли торган тотрыклы конституция системасы барлыкка килде.
Шушы дата уңаеннан, мәктәбебездә клуб, китапханә мөдирләре класстан тыш чара үткәрделәр.Алар балаларны Конституция төшенчәсе, тарихы, балаларның хокуклары һәм бурычлары белән таныштырдылар. -
“Ел укытучысы” конкурсының зона этабы 10.12.2018

Мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укытучысы Шәяхмәтова Р.Ф. районда уздырылган “Ел укытучысы” конкурсының зона этабында катнашты. Ул 4 нче сыйныф укучыларына туган тел фәненнән ачык дәрес бирде, шул ук сыйныфта “Кем миллионер булырга тели?” дигән дәрестән тыш чара үткәрде. Коллегабызга уңышлар телибез!
-
IV Районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары призёрлары 07.12.2018

«Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбе»ндә IV Районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары узды. Бу чараның максаты Мөхәммәт Мәһдиев иҗатын тирәнтен өйрәнү, пропагандалау; укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру; халкыбызның тарихы, мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру тудыру; укучыларда әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү иде. Безнең мәктәп укучылары Бикчәнтәев Р. һәм Хәбибуллина И. “М.Мәһдиев әсәрләрен беләсеңме?” һәм "Туган як – кадерле төбәк” юнәлешләрендә катнашып, үз номинацияләрендә призлы икенче урын алып кайттылар. Фәнни җитәкчеләре: Әюпова Р.Ф. Без алар белән горурланабыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Шәфкатьлелек бизи кешене 05.12.2018

Һәр елны 3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Тумыштан инвалид булып, дөньяның рәхәтен күрми үскән балалар, һәлакәткә дучар булып, яшьнәп яшәр чакта урын өстенә, инвалид коляскасына беркетелгән кешеләр...
«Ачның хәлен тук белми» дигәндәй гарип кешенең җан сыкрануын сәламәт кеше ишетеп, аңлап җиткерми дә кебек. Тик ишетергә, аңларга тырышырга кирәк, бик кирәк. Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң түгел. Кыйммәтле даруларга, катлаулы дәвалану чараларына һәм, иң мөһиме, безнең җылы карашка, таянычыбызга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмасак иде.
Бүген, инвалидлар декадасы уңаеннан, башлангыч сыйныф укучылары белән, “Шәфкатьлелек бизи кешене” дигән темага тәрбия сәгате үтте. Кече яшьтәге мәктәп укучыларына инвалидлар кемнәр булуы, аларга ничек итеп ярдәм күрсәтергә мөмкин икәнлеге турында сөйләшенде.Янәшәбездәге болай да үзләрен кимсетеп тойган дусларыбызга игътибарлырак булыйк, хәлләрен аңларга, күңел авазларын ишетергә тырышыйк, авыр тормышларына – терәк, сырхауларына – шифа, кайгы-хәсрәтләрендә юаныч булыйк!
-
1 декабрь- СПИДка каршы көрәш көне 03.12.2018

СПИД сүзе “синдром приобретенного иммунодефицита” (йогышлы иммунодефицит синдромы) сүзеннән кыскартылган. “Иммун дефициты” ул организмның йогышлы чирләргә каршы торучанлыкның кимүе дип аңларга кирәк, шуның аркасында авыру билгеләре (синдром) килеп чыга. ВИЧ йоктырдыңмы, син инде СПИД белән авырыйсың, ягъни чир үсеш алачак дигән сүз түгел.
1 декабрь- СПИДка каршы көрәш, май аеның соңгы якшәмбесе СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне.Әлеге уңайдан класс сәгатьләрендә сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүмат бирелде.
Статистика мәгълүматларына күзәтү ясалды:
- 1987 ел- кан салганда зарарланган сабый ачып җибәрә;
- 1996 елда ВИЧ- инфекцияле сырхау теркәлә.
Шуннан бирле ВИЧ- инфекция йөртүче 1552 кеше үлгән.
Хәзер- 10501 кеше бу авыруны йөртә. Казанда ВИЧ- инфекция йоктырган 4210 кеше яши. Татарстан районнарында Бөгелмә “беренчелек”не бирми-1111 кеше, Әлмәт- 686 һәм Лениногорск- 503 кеше. СПИД- җирдә яшәүчеләргә азгынлык, тотнаксызлык, әхлаксызлык өчен бирелгән җәзадыр, бәлки. “Үз хатасында юләрләр генә өйрәнә”,- дигән О.Бисмарк. Тормышка куркыныч янаучы аянычлы хаталар ясаудан сак булыгыз. Арагызда бер кайчан да наркотикларга урын булмасын. Һәрвакыт файдалы гамәлләр генә кылыгыз, намуслы, кешелекле, югары әхлаклы кеше булыгыз. -
Казанда, рус теле укытучылары форумында 01.12.2018

Кичә Казан шәһәре Яңа Савин районының “179нчы Гимназия” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесендә рус теле һәм әдәбияты укытучыларының “Татарстан Республикасында Тел һәм әдәбият системасы: тәҗрибә, практика һәм төп үсеш юнәлешләре” исемле форум булып узды. Форумда мәктәбебезнең рус теле укытучысы Галиуллина Г.Г. да катнашты.
Форум секция утырышлары белән башланып китте: рус теле, рус әдәбияты, туган тел (рус теле). Һәрбер секциядә өлкән экспертлар, әйдәп баручы методистлар, “Российский учебник” Корпорациясе кандидаты, АО“Издательства “Просвещение” методистлары чыгыш ясады. Ахырдан форумга килгән укытучылар белән бергә, пленарь утырыш та үткәрелде. Утырышны Мәгариф һәм фән министрлыгының беренче урынбасары Хадиуллин И.Г. алып барды. Форумда заманча дәрес, 9 нчы сыйныфларның ОГЭ, 11 классларның ЕГЭ буенча торышы, файдалы технологияләр, олимпиадаларга әзерлек, укытуның төп юнәлешләре турында сөйләнде.
Шушындый ачык фикер алышу, бай эчтәлекле эшлекле форум уздырганнары өчен, оештыручыларга зур рәхмәт!
-
"Әниләр көне" 28.11.2018

Әни... Әлеге кыска гына сүз үзендә күпме наз, йөрәк җылысы һәм яратуны саклый. Аны әйткән саен күңел йомшара, ишеткән саен дөнья ямьләнә. Россия Федерациясе Президенты Б.Н.Ельцинның 1998 елның 30 гыйнварында имзаланган указы буенча, ноябрьнең соңгы якшәмбесендә, Әниләр көне бәйрәм ителә. Әниләр көне билгеләп үтелмәгән бер генә ил дә юктыр, мөгаен.
Без дә, мәдәният хезмәткәрләре һәм мәктәп коллективы, мәктәбебездә укучы балаларның әниләрен бәйрәмгә чакырып, авыл клубына җыелдык. “Әни +” телевидение каналы рәвешендә оештырылган бәйрәм кичәбез, укучылар көче белән әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды: матур җырлар, дәртле биюләр, нәфис сүз, скетчлар, Рабит Батулланың “Кичер мине, әнкәй!” спектакленнән өзек. Әниләребез “Тапкырлыкта ярышабыз!”, “Көйне беләсеңме?”, “Катнаш һәм бүләккә ия бул!” уеннарында бик теләп катнаштылар. Бәйрәм кичәсенә килгән авылдашларыбыз да үзләренең концерт номерлары белән бәйрәмебезне тагын да баетып җибәрделәр.
Кадерле әниләребезне тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, кояштай озын гомер телибез! -
Тәнәфесләрдә... 27.11.2018

Тәнәфес вакытларында мәктәбебез гөрләр тора. Югары класс укучылары өстәл теннисын үз итә. Башлангыч класс укучылары хәрәкәтле уеннар,физик күнегүләр эшлиләр.
-
КФУ олимпиадалары... 24.11.2018

9 нчы сыйныф укучылары Казан федераль университеты оештырган олимпиадаларда актив төрле фәннәр буенча катнашуларын дәвам итәләр. Уңышлар аларга!













