Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Тарих - тәрбия сәгатьләрендә 21.09.2018

Бүген югары класс укучылары белән Куликово сугышы темасы буенча тәрбия сәгате үткәрелде. Куликово сугышы турында кызыклы белешмә бирелде, викторина үздырылды. Укучылар ,һичшиксез, татар халкының тарихын белеп, аның белән кызыксынып яшәргә тиеш. Куликово сугышы булганмы соң? Кайчан һәм кайда булган ул? Туктамыш хан бөек Мамайга карата сугыш алып барганмы яисә киресенчә, ул аны Алтын Урда җирләренә алып керергә ярдәм иткәнме дигән сорауларга укучылар җавап таба алдылар.
-
Класс сәгатьләрендә 19.09.2018

Юлларда булган хәвеф –хәтәрләрдән күпме кеше зыян күрә.
Күпме кан, яшь түгелә. Инвалид утыргычына утыручылар саны арта, күпме кешенең гомере өзелә. Ә бит болар арасында балалар да күп. Гаепне кемнән эзләргә? Мондый хәвеф – хәтәрләрне булдырмый калу өчен нәрсә эшләргә соң? Шушы сорауларга җавап табар өчен, без бүген 7-9 класс укучылары белән “Сак йөрегез юлларда” дигән әңгәмә үткәрдек. Класс сәгатендә балалар катнашындагы юл – транспорт һәлакәтен профилактикалау; юл хәрәкәте билгеләрен , велосипедчылар өчен кагыйдәләрне искә төшердек һәм ныгыттык, урамда һәм юлларда үз –үзеңне дөрес тоту культурасы турында сөйләштек.
Юлларыбыз имин , эшләребез уң, күңелләребез тыныч булсын! -
Көзге уңышны җыеп алу... 15.09.2018

15 сентябрдә Рәсәй күләмендә "Сделаем!" дип аталган көзге уңышны җыеп алу акциясе уздырылды. Бу акциядә безнең мәктәп тә катнашты.Уңыш дөрестән дә бик мулдан булды.Шуңа күрә барлык кешегә дә тырышып эшләргэ туры килде.
-
"Кросс Татарстана-2018" 14.09.2018

Бүген бездә "Кросс Татарстана-2018" уңаеннан мәктәп күләмендә кросс уздырылды. Бу чарада һәр бала бик теләп катнашты. Көн дә бик матур иде, укучыларнын кәефләре кутәрелде, балалар үзләренен җитезлекләрен һәм тизлекләрен сынадылар.
-
Укучының мәдәни көндәлеге 14.09.2018

Бүген башлангыч сыйныф укучылары Кушлавыч авылы китапханәсендә кунакта булдылар. Аларга укучының мәдәни көндәлеге тапшырылды.
Татарстанның күпмилләтле мәдәнияте гасырлар дәвамында оешкан. Язучылар, шагыйрьләр, җырчылар, рәссамнар, сынчылар, архитекторлар, иҗат коллективлары бу эшкә үзләренең лаеклы өлешләрен керткән. Бу - безнең тарихыбыз, горурлыгыбыз. Укучының мәдәни көндәлеге ярдәмендә балалар күңелләренә ошаган шөгыль таба, музейда, күргәзмәләрдә алган тәэсирләрен уртаклаша ала. Аларда туган илгә мәхәббәт, горурлык хисләре уяна. -
Китапханәдә 12.09.2018

Дәресләр тәмамлангач, башлангыч класс укучылары белән мәктәбебезнең иң матур урынына-китапхәнәгә бардык. Яңа китаплар, журналлар белән таныштык. Китапханә аеруча беренче класс укучыларына ошады. Биредәге китапларны алар рәхәтләнеп карадылар, өйләренә әти-әниләре белән укырга дип алып та кайтып киттеләр.
-
“Экстремизмга – юк!” 12.09.2018

13 нче сентябрь көнне мәктәбебездә китапханә, клуб һәм музей мөдирләре катнашында ”Без терроризмга каршы” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Балаларга экстремизм, терроризмның куркыныч булуы турында сөйләнелде, презентация күрсәтелде. Балалар куркыныч терроризм актлары турында белделәр, террористлар кулга алган вакытта саклану чараларын өйрәнделәр, шулай ук чит-ят кешеләр, шикле әйберләр янында үз - үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшү алып барылды. Укучыларны кызыксындырган сорауларга жаваплар бирде, һәм балаларга бер - береңне хөрмәт итеп яшәргә кирәклеге аңлатылды.
-
Класс сәгатьләрендә авыруларны профилактикалау 11.09.2018

Грипп – куркыныч чир. Ул вирус аша йога. Вирусларны ныклап хәлсезлек тоелмаган, чирне җиңелчә үткәреп йөргән авырулар тарата. Грипп белән чирләүче әйләнә-тирәдәгеләрне сөйләшкәндә, йөткергәндә, төчкергәндә һавага төкерек, төчкерек тамчылары белән вирус таратып зарарлый. Вирус организмга эләккәч, агулы матдә (эндотоксин) бүленеп чыгып, вирусларның яртысы үлә. Шул вакытта алар кеше организмын да агуларга өлгерә.
Гриппның тәүге билгеләре сизелү белән, баланы өйдә калдырырга һәм табиб чакырырга кирәк. Авыруны хастаханәгә салу-салмауны табиб хәл итә. Аны аерым бүлмәгә урнаштыру мөмкинлеге булмаган очракта, яткан кроватен ширма яисә пәрдә корып аерасың, аерым савыт-саба, сөлге йөртәсең. Саф һава вирусларны үткәргәнлектән, бүлмәне көненә 3-4 мәртәбә 30-40 минутлап җилләтеп аласың. Тузан алу, башка җыештыру эшләре фәкать юеш чүпрәк ярдәмендә башкарыла.
Бүген мәктәбебездә фельдшер Тәгъзимә Равилевна грипп авыруын йоктырмау, иммун системасын ныгыту турында мәгълүмат бирде. Гриппка каршы вакцина ясатуның кирәклеген аңлатты, шулай ук гриппны профилактилауда берничә рецепт тәкъдим итте.
Сәламәт булыйк! -
Класс сәгатьләрендә Л.Н.Толстой иҗаты 10.09.2018

Бүген мәктәбебездә бердәм класс сәгате кысаларында Л.Н.Толстойның иҗаты һәм тормыш юлына багышланган чаралар үтте. Класс сәгатьләрендә авторның шигырь һәм хикәяләре укылды. Кече классларда аның иҗаты буенча иллюстрацияләр ясадылар...
-
Беренче җыелыш 07.09.2018

Бүген мәктәбебездә ата-аналар җыелышы үткәрелде. Төп мәсьәләләрнең берсе булып 1 нче класска кергән укучыларның мәктәпкә ярашуы, шушы чорда туган авырлыкларны чишү юллары, ата-аналарга күрсәтмәләр бирү булды. Шулай ук балаларга вакытында гриппка каршы прививка ясату, столоваяда ашату, юлда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча һ.б. сөйләштек.













