• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1
Телефон: +7(843)-665-03-07
E-Mail: Sksl.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Кошлаучская ООШ"
Руководитель: Аюпова Рания Фирдусовна
Год основания учреждения: 2000
У нас учатся: 17
У нас учат: 8

Яңалыклар/ Новости

Тимер юл куркынычсызлыгы

Опубликовано: 18.09.2019

    Бүген тәрбия сәгатьләрендә балаларга метрополитен, тимер юл, поезд, машинист хезмәте, тимер юлда һәм тимер юл транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белешмә бирелде.
    Тимер юл - уңайлы һәм кирәкле транспорт төре. Аннан һәр көнне миллионлаган кеше файдалана. Транспортта тизлек арттыру, юлда булу һәм йөкне китереп җиткерү вакытын кыскартып, күп проблемалараны хәл итте, әмма шуның белән бергә кеше өчен бихисап куркынычлык та тудырды.
    "РЖД" ААҖ эшчәнлеге төп юнәлешләренең берсе - кешеләр тимер юл инфраструктурасында булганда куркынычсыз шартлар белән тәэмин итү. Тимер юлда балигъ булмаган гражданнарның травма алуы аеруча хафалы. Яшүсмер белән булган бәхетсезлектә һәрвакыт олыларның гаебе бар. Алар балаларына куркыныч янау чынбарлыгын, игътибарсызлыкның аяныч нәтиҗәләре турында аңлатмыйлар (яки начар аңлаталар), балаларының буш вакытны кая һәм кем белән үткәргәннәрен, нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен контрольдә тотмыйлар. Алай гына да түгел, еш кына үзләре дә начар үрнәк күрсәтәлә.
    Еш кына балалар һәм яшүсмерләр тимер юлда юллар буйлап йөргәндә һәм килеп баручы поезд алдыннан юлны кисеп чыкканда, "селфи" ясыйм дип, тимер юл составына (цистернага) урынсыз менгәндә элекроток сугудан травма алалар.
    Контактлы чыбык астындагы юлларда торучы хәрәкәттәге состав иң куркыныч зона исәпләнә. Контактлы чыбыкка тимичә дә, үлерлек пешергә мөмкин, 2 м дан да аз арага якын килү дә җитә.
    Балигъ булмаганнар еш кына мобиль телефоннан сөйләшәләр яки колакчыннар киеп музыка тыңлыйлар. Бу поездның локомотив бригадасы бирә торган сигналларны ишетергә, шулай ук гадәттән тыш ситуациядә вакытында реакция бирергә комачаулый.
    Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: тимер юл - уйнау һәм күңел ачу урыны түгел. Исегездә тотыгыз: тимер юл транспорты - аеруча куркыныч зона, шуңа күрә, бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен, игътибарлы һәм сак булыгыз. Куркынычсызлык чараларын һәм транспорттагы кагыйдәләрне төгәл үтәгез. Тимер юлны рөхсәт ителгән урыннарда гына чыгыгыз, килүче поезд алдыннан чабып чыкмагыз. Поездны тиз генә туктатып булмый. Тимер юл аша чыкканда, җәяүлеләр өчен булган күпердән файдаланыгыз, билгеләргә игътибар итегез, сигналларны тыңлагыз. Юлны чыкканчы, аларның буш икәненә ышаныгыз.



К списку новостей