• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1
Телефон: +7(843)-665-03-07
E-Mail: Sksl.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Кошлаучская ООШ"
Руководитель: Аюпова Рания Фирдусовна
Год основания учреждения: 2000
У нас учатся: 17
У нас учат: 8

Яңалыклар/ Новости

Олимпиада. Кулланучылар хокукларын яклау

Опубликовано: 19.09.2019

    Хокукларыңны кечкенәдән белергә кирәк. Бу турыда Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокукларын яклау бүлеге хезмәткәрләре дә кайгыртып тора. Шуңа да белемле кулланучылар тәрбияләү өчен кайбер законнарны, кагыйдәләрне мәктәп яшеннән үк өйрәтергә кирәк, диләр алар.
    Татарстан Хөкүмәтенең «Татарстан Республикасында 2014-2020 елларга кулланучылар хокукын яклау комплекслы системасын үстерү» программасы кысаларында республикада мәктәп укучылары арасында олимпиада уздырыла.
    Олимпиаданың максаты – кулланучылар хокукын яклау турындагы законнарны таныту, кулланучылар хокукы белән бәйле мәсьәләләрнең хокукый чишелешен эзләргә өйрәтү, мәктәп яшеннән үк кулланучылар культурасын тәрбияләү. Кечкенәдән үз хокукларын белгән укучылар белемле була, бу өлкәдә ул башкаларга да киңәшләрен бирә алачак. Үз хокукларыңны яклый белү һәрчак кирәк.
    Олимпиада 8-9, 10-11 сыйныф укучылары арасында уздырыла. Олимпиада берничә этапта уза. Беренче өлештә балалар дистанцион рәвештә тест тапшыра. Анда кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы сораулар урын алган. Икенче этапта иҗади сәләт тикшерелә, укучылар эссе язарга тиеш. Һәм соңгы – өченче этапта төрле биремнәр ярдәмендә иң көчле, белемле егет-кызлар сайлап алына. Ә иң мөһиме – олимпиадага әзерләнгәндә алган белем, ул укучыларга, аларның якыннарына да гомер буена кирәк булачак.
    Шушы максаттан чыгып, безнең мәктәбебезнең дә 8-9 нчы сыйныф укучылары бу олимпиадада катнашып, үзләренең белемнәрен тикшереп карадылар.



К списку новостей