Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Большая, д. 77, кв.1Н |
| Телефон: | +7(843)-663-15-12 |
| E-Mail: | ds1.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад №1» |
| Руководитель: | Шакирова Алсу Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 147 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
Строй һәм җырлар смотры 26.02.2025

Бүген безнең өлкән төркемнәрдә тәрбияләнүчеләр "Строй һәм җырлар смотры" район конкурсында катнаштылар. Чара патриотик аң тәрбияләү, Ватанга мәхәббәт һәм Ватанны саклаучыларга хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Алар 2 урынны алдылар! Котлыйбыз һәм смотрда катнашканнары өчен рәхмәт белдерәбез
-
Кызыл китап битләре буйлап 26.02.2025

Уртанчылар төркеменә йөрүче балалар белән Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар турында әңгәмә үткәрдек. "Кызыл китап битләре буйлап" дигән уен уйнадык. Балаларны сирәк очрый торган кошлар, хайваннар, үсемлекләр белән даими таныштырып торабыз. Табигатьнең матурлыгын күрергә, сакчыл булырга кирәклеген аңлатабыз.
-
Ата-аналар белән аралашабыз 25.02.2025

Буклетлар балалар бакчасында ата-аналарга белем бирүнең иң нәтиҗәле чараларның берсе булып тора. Алар мәгълүмат тапшыру, ата-аналарны белем бирү процессына җәлеп итү өчен мөһим корал булып хезмәт итә алалар. Гаилә белән хезмәттәшлек итү балалар бакчасы эшчәнлегенең мөһим юнәлешенә керә. Әти-әниләргә танышу өчен патриотик тәрбия бирү алымнары буенча буклетлар тапшырылды.
-
Күгәрчен-тынычлык символы 25.02.2025

Бүгенге тыныч тормышыбызның , бәхетле балачагыбызның бәясен төшенергә ярдәм итү максатыннан ,мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән кәгазьдән “Тынычлык күгәрченнәре” ясадык .
Нәрсә соң ул тынычлык? –дигән сорауга балаларның фикерләрен тыңладык. Тынычлык күгәрченнәре шушы җир шарының һәрбер почмагына безгә сугыш кирәкми икәнлеген җиткерсеннәр! Күк йөзебез аяз, дөньялар тыныч булсын иде дигән сүзләрне балалар кулындагы күгәрченнәр раслый кебек.
Тынычлык булсын
Килер көннәрдә,
Иминлек булсын
Бөтен җирдә дә!
-
С праздником! 23.02.2025

-
21 февраль – Халыкара туган тел көне! 21.02.2025

Туган тел һәркем өчен дә газиз сүз. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”, “әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган үскән ил- җирнең якынлыгын Ватанның газизлеген без туган тел ярдәмендә тойганбыз. Шагыйрьләребезнең матур-матур шигырьләрен ятлап, әле дә куанабыз, рухланабыз.
Шул уңайдан бакчабызда "Туган телем-Тукай теле" дип исемләнгән бәйрәм булып үтте. Икенче зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар туган телдә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, халкыбызның күркәм уеннарын уйнадылар.
Безнең телебез – татар теле. Бакчабызга йөрүче һәр бала бүген горурланып "Туган тел" җырын җырлады.
Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар! Барыгызны да халыкара туган тел көне белән котлыйбыз. Татар халык мәкале: “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр”, – ди. Туган телләребезне саклыйк, яклыйк,чөнки милләтнең яшәешендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып тора. -
Ил сагында кемнәр тора 20.02.2025

Икенче иртә яштэге балалар төркемендә "Ил сагында кемнәр тора" дип исемләнгән темага призинтация карадылар. Бу өлкәдә эшләуче хәрби кешеләргә карата балалар да кызыксыну хөрмәт булдырдылар.
-
Әтием-горурлыгым 20.02.2025

Буген мәктәпкә әзерлек төркемендә 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көненэ багышланган "Әтием-горурлыгым“ дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып узды. Шатлык, күңел ачу, тантана белән балалар, бәйрәм кунаклары — әтиләре, бабалары белән бүлештеләр.
Алга таба балалар әтиләре белән бергә бәйрәмдә үз көчләрен, җитезлекләрен һәм зирәклекләрен күрсәттеләр, күңелле конкурсларда катнаштылар. Бәйрәм ахырында балалар әтиләренә үз куллары белән ясаган истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.
Барысы да - балалар да, бабайлар да, әтиләр дә бик канәгать калды..
Хөрмәтле әтиләр, дәү әтиләр, егетләребез! Сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз. Без сезнең озын гомерле, сәламәт, бәхетле, балаларыгызга үрнәк әти булып яшәвегезне телибез! Күкләребез аяз, илебез тыныч булсын! -
Әтиләр бәйрәме 20.02.2025

Буген зурлар төркемендә "Әтиләр бәйрәме" булып узды. 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм чаралары узды. Ватанны саклаучылар көне балаларда патриотизм, сугышчыларга хөрмәт, Ватаныбызның иң яхшы традицияләренә карата бер-береңне хөрмәт итү хисе тәрбияли.
Менә бүген дә балалар әтиләренә бик матур бәйрәм әзерләделәр.
Бәйрәм патриотик тәрбияви җырлар, биюләр белән үрелеп барды, беркем дә читтә калмады.Алга таба балалар әтиләре белән бергә бәйрәмдә үз көчләрен, җитезлекләрен һәм зирәклекләрен күрсәттеләр, күңелле конкурсларда катнаштылар.
Күкләребез аяз, илебез тыныч булсын. -
23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне 19.02.2025

Тыныч үтсен хезмәтегез ,
Ватанны саклаучылар .
Дус яшәсен бар халыклар,
Булмасын тик сугышлар !
Бүген уртанчылар төркеменә йөрүче балалар "23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне" уңаеннан үткәрелгән бәйрәмгә әтиләрен кунакка чакырдылар. Балаларының матур итеп шигырь сөйләүләре , җырлар җырлаулары әтиләрнең күңеленә хуш килде. Көчле алкышларга күмеп, шатланып карадылар. Шулай ук, әтиләр ярыш, бәйгедә катнашып, үзләренең җитезлекләрен, кыю-тапкыр икәнлекләрен тагын бер тапкыр исбатладылар. Балалар әтиләренә булган тирән ихтирам һәм ярату хисләрен белдереп үзләре ясаган бүләкләрне тапшырдылар.





