Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Большая, д. 77, кв.1Н |
| Телефон: | +7(843)-663-15-12 |
| E-Mail: | ds1.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад №1» |
| Руководитель: | Шакирова Алсу Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 188 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
Табигатьне саклау-һәркемнең изге бурычы.Эковесна 2025# 11.04.2025

Кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар йомырка савытларын кулланып гусеница (күбәләк корты) ясадылар.Кисеп ябыштыру ысулы белән күзләрен урнаштырып куйдылар,калган өлешләрен тишеп беркеттеләр,авызын төсле карандаш ярдәмендә буяп куйдылар.Табигатькә сакчыл караш турында искәртелде.
-
Яхшы капкачлар. #Эковесна2025# 11.04.2025

Бакчабызда әйләнә-тирә табигатьне саклау буенча даими эш алып барыла. Уртанчылар төркеме балалары "Добрые крышечки - яхшы капкачлар" дигән акциядә актив катнаштылар. Балалар әти-әниләре белән бергәләп пластик шешә капкачларын ябыштырып массаж келәме ясадылар. Көндезге йокыдан соң массаж келәме буенча рәхәтләнеп йөрделәр. Бергәләп башкарган эшнең нәтиҗәсе дә яхшы була!
-
12 нче апрель-космонавтика һәм авиация көне 11.04.2025

Зурлар төркемендә дә шул көнгә багышлап әңгәмә узды. Тәрбияләнүчеләр илебезнең космонавтлары белән таныштылар, планеталарның исемнәрен атарга өйрәнделәр. Галәм һәм планеталар турында видео карап, интеллектуаль уенда катнашып балалар сорауларга җавап биреп, космик ребуслар, башваткычлар чишеп Кояш системасы планеталарын буядылар.
-
Космик сәяхәт 11.04.2025

Безнең балалар бакчасында космонавтика көненә багышланган чаралар булып узды. Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр космос, космонавтлар, йолдызлар, планеталар турында мәгълүмат белән таныштылар. Балалар космос киңлегенең барлыкка килү тарихын өйрэнделэр, илебез космонавтлары белән таныштылар, шигырьләр укыдык, космос темасына табышмаклар чиштек. Балалар зур кызыксыну белән әлеге темага багышланган рәсемнәр ясадылар, бик күп белем һәм уңай эмоцияләр алдылар. Космик сәяхәт бик кызыклы булды.
-
Аппликация "Җир шары" 11.04.2025

-
Втулкалардан бөҗәкләр #Эковесна# 10.04.2025

Туалет кәгазеннән ясалган катыргы кебек яхшы эшләнмә материалны сөйкемле күбәләккә яки бал кортына әйләндерү җиңел. Өстәвенә, втулкадан хәтта төрле җәнлекләр дә чыга, фантазияне генә кулланырга кирәк.
-
Космос 09.04.2025

Бүген зурлар төркемдә "Космос" темасына әңгәмә уткэрелде. Балаларның космос турында, беренче космонавт Юрий Гагарин, планеталар турында сөйләшеп киттек.
Әңгәмә вакытында балалар космос темасына табышмакларга җавап бирделәр.
Балалар белән "Космос" турында шигырьләр һәм иллюстрацияләрне карап киттек. -
Макулатура җыябыз #Эковесна# 09.04.2025

Бакчабызда макулатура җыю атналыгы бара. һәр төркемгә йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре иске газеталар, картоннар, кәгазьләр җыюда актив катнаштылар.
Агачларның, әйләнә-тирә табигатьнең чисталыгын, матурлыгын саклауга үзләреннән зур өлеш керттеләр. -
Огород на подоконнике. #Эковесна# 09.04.2025

Огород на подоконнике способствует развитию любознательности и наблюдательности у детей, это помогает лучше познать растительную жизнь. Он способен расширить и развивать эстетическое чувство, умение радоваться красоте выращиваемых растений, об условиях, необходимых для роста и развития результатом своего труда.
-
Аквариумда балыклар 09.04.2025

Кисеп-ябыштыру шөгыле - балаларның иң яраткан шөгыльләренең берсе. Берничә өлештән торган бердәм композиция төзи белү балага перспективага фикер йөртергә һәм теге яки бу гамәлне башкарганда нинди нәтиҗәгә киләчәген алдан ук белергә ярдәм итә.
Зурлар төркеме балалары бүген "Аквариумда балыклар" композициясе ясады. Алар бик тырышып эшләделәр. Эшнең нәтиҗәсе дә бик матур килеп чыкты.





