Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Большая, д. 77, кв.1Н |
| Телефон: | +7(843)-663-15-12 |
| E-Mail: | ds1.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад №1» |
| Руководитель: | Шакирова Алсу Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 147 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Втулкалардан бөҗәкләр #Эковесна# 10.04.2025

Туалет кәгазеннән ясалган катыргы кебек яхшы эшләнмә материалны сөйкемле күбәләккә яки бал кортына әйләндерү җиңел. Өстәвенә, втулкадан хәтта төрле җәнлекләр дә чыга, фантазияне генә кулланырга кирәк.
-
Космос 09.04.2025

Бүген зурлар төркемдә "Космос" темасына әңгәмә уткэрелде. Балаларның космос турында, беренче космонавт Юрий Гагарин, планеталар турында сөйләшеп киттек.
Әңгәмә вакытында балалар космос темасына табышмакларга җавап бирделәр.
Балалар белән "Космос" турында шигырьләр һәм иллюстрацияләрне карап киттек. -
Макулатура җыябыз #Эковесна# 09.04.2025

Бакчабызда макулатура җыю атналыгы бара. һәр төркемгә йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре иске газеталар, картоннар, кәгазьләр җыюда актив катнаштылар.
Агачларның, әйләнә-тирә табигатьнең чисталыгын, матурлыгын саклауга үзләреннән зур өлеш керттеләр. -
Огород на подоконнике. #Эковесна# 09.04.2025

Огород на подоконнике способствует развитию любознательности и наблюдательности у детей, это помогает лучше познать растительную жизнь. Он способен расширить и развивать эстетическое чувство, умение радоваться красоте выращиваемых растений, об условиях, необходимых для роста и развития результатом своего труда.
-
Аквариумда балыклар 09.04.2025

Кисеп-ябыштыру шөгыле - балаларның иң яраткан шөгыльләренең берсе. Берничә өлештән торган бердәм композиция төзи белү балага перспективага фикер йөртергә һәм теге яки бу гамәлне башкарганда нинди нәтиҗәгә киләчәген алдан ук белергә ярдәм итә.
Зурлар төркеме балалары бүген "Аквариумда балыклар" композициясе ясады. Алар бик тырышып эшләделәр. Эшнең нәтиҗәсе дә бик матур килеп чыкты. -
#Эковесна# 08.04.2025

Билгеле булганча, барлык балалар да-кечкенә тылсымчылар. Иң гади предметлардан, беренче карашка, алар бөтенләй яңа, оригиналь әйбер тудыра алалар. Ә ата – аналарның бурычы-сабыйларга башлангычларында ярдәм итү. Шуңа күрә ата-аналарга кечкенә Фантазерларның «шедеврларын» әзерләүдә актив катнашырга кирәк.
Бүген без икенче урта яшьтәге балалар белән кул астындагы материаллардан( бутылка) менә шундый эш – ташбака ясарга булдык. Балаларга бу эш барышы бик охшады, алар булдыралганча бик тырыштылар. -
Первоцветы #Эковесна# 07.04.2025

Сегодня дети старшей группы делали цветы из лотков для яиц. Они приготовили заготовки для цветов, закрашивали цветы любимым цветом, крепили их на стебельки. Получился красивый букет из первоцветов.
-
Бармак уеннары 07.04.2025

Икенче иртә яштэге балалар төркемендә бармак уеннары. Бу уен балаларның кул чукларын һәм бармакларын хәрәкәтләндерергә, җитезлекне арттырырга өйрәнүдә зур урын алып тора. Бу хисле - тойгылы һәм мавыктыргыч уен. Бармак уеннары әйләнә –тирәдәге чынбарлыкны, әйберләрне,җәнлекләрне,кешеләрне, аларның эшчәнлеген,табигать күренешләрен чагылдыра. Мондый уеннар барышында балалар, өлкәннәр ни эшләсә,шуны кабатлап, кулларын тиз-тиз хәрәкәтләндерәләр һәм бу җитезлекне арттыруга уңай йогынты ясый. Соңыннан сүзләрне үзләре өйрәнеп бетергәч, балаларга уйнавы тагын да күңелле була.
-
Бөтендөнья сәламәтлек көне 07.04.2025

7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә.
Бүген безнең балалар бакчасында спорт ярышлары узды, анда балалар үзләренең сәламәтлекләре турында кайгырту һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәттеләр.Бу көн сәламәтлек өчен бик файдалы узды. -
Сәламәтлек-зур байлык 07.04.2025

Бакчабызның шәфкать туташы Алинә Саматовна уртанчылар төркеме балалары белән "Сәламәтлек-зур байлык" дигән темага бик әһәмиятле әңгәмә үткәрде. Яшелчә, җиләк-җимешләр белән тукланырга, кулларны юып, чиста-пөхтә йөрергә, спорт белән шөгыльләнергә кирәклеген аңлатты. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар. "Шәхси гигиена кирәк-яракларын дөрес әйт" уенын уйнадылар. Сәламәтлек турында күп мәгълүмат тупладылар.





