Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Большая, д. 77, кв.1Н |
| Телефон: | +7(843)-663-15-12 |
| E-Mail: | ds1.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад №1» |
| Руководитель: | Шакирова Алсу Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 147 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №1" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 1 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Өстәл уены 20.12.2024

Өстәл уены-бер үк вакытта ләззәт тә, билгеле бер күнекмәләрне үстерү дә ул. Өстәл уеннарының кыйммәте нәкъ менә шушы өзелмәс бәйләнештә. Бу бөтен гаилә белән җыелу мөмкинлеге. Чөнки күп уеннар һәркемгә кызыклы.
Өстәл уеннары балаларда вак моторика, фикерләү күнекмәләре, хәтер үстерә, уртаклашырга, уйнарга өйрәтә, игътибарлылык, логик һәм образлы фикерләүне үстерә, башка уенчылар белән аралашырга, кагыйдәләргә буйсынырга өйрәтә. -
Ел тәрбиячесе 2025 19.12.2024

Бүген безнең балалар бакчасында «Ел тәрбиячесе 2025»республика конкурсының муниципаль этабы узды. Районыбызның иң көчле сигез балалар бакчасы тәрбиячесе үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Безнең балалар бакчасын 1нче зурлар торкеме тәрбиячесе Хисмәтуллина Алинә Әхтәм кызы тәкъдим итте. Хисләр дулкыны кичереп, кыйммәтле тәҗрибә туплап, Алинә Әхтәм кызы диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде! Котлыйбыз һәм Сезнең белән горурланабыз!
-
Балалар рәсем ясыйлар 16.12.2024

Кече яшьтәгеләр төркеме балалары рәсем ясарга, буярга бик яраталар. Буяулар мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен бик мөһим. Рәсемнәрне буяганда балаларда кулларның вак моторикасы үсә, бу турыдан-туры баланың фикерләү сәләте үсеше белән бәйле, тырышлыгы, игътибары һәм ихтыяр өлкәсе белән бәйле: аңа бит рәсем чигеннән чыкмас өчен бик тырышырга, кәгазьне ертмас өчен карандаш басымын контрольдә тотарга өйрәнергә кирәк. Мондый дәрес баланы пөхтә булырга өйрәтә, сабыйны дисциплиналаштыра - бертөрле һәм җентекле эш башкарып, бала үзен контрольдә тотарга, башлаган эшен ахырына кадәр җиткерергә өйрәнә. Өстәвенә, бала, кулына карандашын дөрес тотып, кулын язарга әзерли.
-
Музейга сәяхәт 13.12.2024

Безнең балалар бакчасында «Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы» дип исемләнгән музей эшли. Анда күптән булган, үткән заманнардан калган һәм безнең заманда зур тарихи һәм мәдәни кыйммәткә ия булган әйберләр саклана. Бу безнең бакчада тәрбияләнүчеләрнең яраткан урыны.
Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар төрле экспозицияләр белән танышып, музей буйлап кызыклы һәм танып белү экскурсиясе уздырдылар. Алар музей экспонатлары ярдәмендә ата-бабаларыбызның көнкүрешен аңларга һәм күрергә тырыштылар. Балалар рәхәтләнеп тыңладылар, экспонатларны кызыксынып карадылар һәм сораулар бирделәр. Музей белән танышу балаларга бик ошады. Экскурсияләр тәмамлангач, балалар Гөлназ Рәис кызына күргәзмә эшләре турында җентекләп сөйләгәне өчен рәхмәт белдерделәр һәм тагын килергә вәгъдә иттеләр. -
Россия Федерациясе Конституциясе 12.12.2024

Бүген зурлар төркемдә “Россия Федерациясе Конституциясе" темасына әңгәмә уздырдылар. Балалар гражданлык хисе һәм Ватанга мәхәббәт, Россия тарихы белән кызыксындылар. Флаг, герб, гимнны искә төшерделәр.
-
Флаг аппликациясе 12.12.2024

Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышлап, бүген уртанчылар группасында Россия флагы темасы буенча аппликация ясадылар.
-
Шашка уенын уйныйбыз 11.12.2024

Шашка уены – мавыктыргыч һәм кызыклы уеннарның берсе.Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да шашка уены уйнарга яраталар.Бу уен балаларның логик фикерләү сәләтен, игътибарлылыгын үстерә һәм иң мөһиме – хәтерне яхшырта.
-
Чисталыкка өйрәнәбез 09.12.2024

Балаларны төркем бүлмәсендә чисталык һәм тәртип сакларга, хезмәт эшчәнлегенә кызыксыну уятырга өйрәтү. Иң гади хезмәт күнекмәләренә өйрәтү уенчыкларны юарга, уенчыкларны сөлге белән сөртергә, аларны пөхтә итеп киштәләргә урнаштырырга. Балаларда эшкә, аның нәтиҗәләренә уңай мөнәсәбәт формалаштыру, башкалар өчен эшләргә теләк тудыру. Эштән соң сөлгене элеп куярга. Башлаган эшне ахырына кадәр җиткерергә өйрәтерү Хезмәткә кызыксыну тәрбияләү.
-
Җәяүлеләр өчен кагыйдәләр 09.12.2024

Юл йөрү кагыйдәләрен һәрдаим кабатлап тору мөһим. Бүген зурлар төркеме балалары "Җәяүлеләр өчен кагыйдәләр" темасына әңгәмә үткәрелделәр. Светофор, җәяүле сукмагы, тротуар төшенчәләрен кабатладылар; рәсемнәр карадылар, өстәл уеннары уйнадылар.
-
Машина өчен тәгәрмәчләр 06.12.2024

Икенче иртә яштэге балалар төркемендә әвәләп ясау шөгыле Тема: "Машина өчен тәгәрмәчләр". Балаларда бу шөгыль эшчәнлеге аша транспортка кызыксыну формалаштыру. Транспорт турындагы белемнәрне киңәйтергә булышу. Пластилин белән эшләү күнекмәләрен формалаштыруны дәвам итәргә. - «түгәрәк», «зур-кечкенә»төшенчәләрен ныгыту.





