• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"

Визитная карточка

Адрес: 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17
Телефон: +7(855)-523-44-70
E-Mail: Roo.Aktanysh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе"
Руководитель: Шакирова Раниза Митьяновна
У нас учатся: 3120 учеников
У нас учат: 444 педагогов

Новости Управления образования

“Алтынчәч” балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү максатыннан “Һөнәргә беренче адымнар” исемле төбәк чемпионаты

Опубликовано: 22.03.2023

Бүген “Алтынчәч” балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү максатыннан “Һөнәргә беренче адымнар” исемле төбәк чемпионаты уза. Әлеге бәйге “Яшь мастер” республика күләмендәге чемпионат кысаларында гамәлгә куелды. Жюри составында мөхтәрәм затлар, компетентлы шәхесләр: Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте директоры Ренат Ибраһимов, шушы көллиятнең педагогика һәм психология укытучысы, “Мәктәпкәчә тәрбия” компетенциясе буенча региональ чемпионат конкурсантларын бәяләүгә хокук алган эксперт Дилара Железкова, Актаныш районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсеннән Гөлназ Имамразыева, Лилия Хисмәтуллина, технологик техникумнан Зөлфия Кәшбразыева барлар иде. Бәйгегә үзебезнең Актаныш, Мөслим, Сарман һәм Башкортстанның Илеш районыннан гаризалар кабул ителгән булган. Сабыйларның киләчәктә дөрес һөнәр сайлауларына юнәлтелгән, аларның аң-фикер үсешен, тормышка караш зәвыгын күтәргән конкуррс 2 турда үтте. Барлыгы видеоформатта 36 эш кабул ителеп, экспертлар тарафыннан 21 баланың  эше сайлап алынган. Чемпионатның дистанцион турында уңышлы чыгыш ясаган 10 балага Дипломнар бирелде, алар матур итеп бүләкләнде.  Чара балаларның күңелле биюләре, җыр-моңнары белән дәвам итте. Нигезләмә нигезендә чемпионат берничә модульдән тора. “А” модуле – теоретик сорауларга җавап бирү, нәни профессионалга кирәкле җиһазларны сайлап алу кебек биремнәрне үтәү. “Б” модулендә бер бирем үтәү, аның эчендә практик өлеш тә каралган. “С” модулендә исә әзер продуктны презентацияләү бар. 
Нәниләр “Тәрбияче”, “Кондитер эше”, “Ресторан сервисы”, “Программмист” компентенция-номинацияләрендә үзләренең осталыкларын һәм булдыклылыкларын күрсәттеләр. Тормыш яме – балаларда, дип юкка гына әйтмиләр. Чынлап та шулай, ә әлеге чемпионат газиз балаларыбызның илнең лаеклы шәхесләре булып тәрбияләнүләренә туры юл һәм бик мөһим чара.

 



К списку новостей