Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
"Дуслык - зур байлык" 10.05.2023

Игелек атналыгы кысаларында, 2 нче В сыйныфында дуслык дәресе үтте. “Дуслык – зур байлык” девизы астында үткән әлеге дәрестә, укучылар дуслык турында мәкальләр укыдылар, дуслыкның кадерен белергә һәм бер-береңә һәрвакыт ярдәм итәргә кирәклеге турында фикер алыштылар. Дәрес бик җанлы һәм нәтиҗәле үтте.
-
"Игелек атналыгы" кысаларында әдәби кичә үтте 06.05.2023

"Игелек атналыгы" кысаларында «Сугышта катнашкан татар язучылары” исемле әдәбият кичәсе үтте. Укучылар язычыларның тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштылар. Аларның әсәрләрен искә төшерделәр.
-
“Язгы игелек атналыгы” старт алды 05.05.2023

Бүген гимназиядә “Язгы игелек атналыгы” башланып китте. Атналык кысаларында, 2 нче б сыйныфында “Игелекле башлангычлар көне” акциясе үтте. Укучылар, игелекле эшләр һәм батырлык, җиңү турында фикер алышканнан соң, Бөек Җиңү көненә багышлап “Георгий лентасы” ясадылар.
-
“Сезнең батырлык безнең йөрәкләрдә...” 05.05.2023

Гимназиядә Бөек Җиңүнең 78 еллыгын каршы алуга багышланган чаралар башланып китте. 1 – 10 сыйныф укучылары рәсемнәр һәм котлау открыткалары ясадылар. Укучыларның кул эшләреннән күргәзмә оештырылды.
-
“Девятаев батырлыгы...” 05.05.2023

Бүген 5 нче В сыйныфы укучылары данлыклы очучы, Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевның Казан шәһәре Елга портында урнашкан стелласы янында булып кайттылар. Биредә укучылар М. Девятаевның батырлыгы турында сөйләделәр һәм стелла янына чәчәкләр салдылар.
-
"Мөһим әйберләр турында сөйләшү" 04.05.2023

Бүген гимназиядә “Мөһим әйберләр турында сөйләшү” дәресләр циклының чираттагысы үтте. Гадәттәгедән аермалы буларак, укучылар радио аша чыгыш ясадылар. “Җиңү көне. Үлемсез полк” темасына багышланган сыйныф сәгатендә, укучылар Бөек Ватан сугышы елларында совет солдатларының батырлыклары турында сөйләделәр, Бөек Ватан сугышына багышланган шигырьләр һәм җырлар тыңладылар.
-
Яшь спортчыларыбызны котлыйбыз! 27.04.2023

Бу көннәрдә Казан шәһәренең Вахитов районы балалар һәм яшүсмерләр коллективлары арасында “Кожаный мяч” футбол уены ярышлары үтте. Әлеге ярышларда, 2012-2013 нче ел яшь төркеме арасында, гимназия командасы 2 нче урынны яулады. Уенчыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.
-
Котлыйбыз! 26.04.2023

Г. Тукай әдәби музеенда “Ядкярләрдә Тукай рухы” бөтенроссия әдәби бәйгесе үтте. 10 нчы сыйныф укучысы Хөснетдинова Эльзилә “Проза” номинациясендә 3 нче урынны яулады. Укучыбызга иҗади уңышлар теләп, җиңүе белән котлыйбыз.
-
Г.Тукайның тууына 137 ел... 26.04.2023

Бүген Казан шәһәренең М. Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында Г.Тукайның 137 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы үтте. Әлеге чарага гимназиябез укытучылары да тамаша кылып кайтты.
-
Россия - минем тарихым 25.04.2023

Гимназиябез укучылары бүген “Россия – минем тарихым” мультимедиа тарихи күргәзмәсендә булып кайттылар. Биредә алар Россия тарихы белән беррәттән Татарстан Республикасы тарихы, Республика халыкларының борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәрге тарихи-мәдәни мирасы белән таныштылар. Күргәзмәдә барлык мәгълүматлар иң заманча мультимедиа җиһазлары ярдәмендә тәкъдим ителгән: сенсор өстәлләре һәм экраннар, лайтбокслар һәм интерактив коллажлар.













