Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
Вахитов районы балалар иҗаты үзәгенә сәяхәт 23.06.2023

Бүген лагерьга йөрүче балалар Вахитов районы балалар иҗаты үзәгендә “Киләчәк дөньясы” актив-уенлы танып белү программасының кунаклары булдылар. Программа барышында балалар ерак сәяхәткә чыгып, планетабызның йөз елдан соң нинди булачагын белергә тырыштылар. Яшь сәяхәтчеләр барлык космик сынауларны бик яхшы башкардылар һәм киләчәк дөньяны сурәтләгән пазл фрагментларын ала алдылар. Сәяхәт вакытында күрсәткән тапкырлырлыклары, җитезлекләре һәм команда рухы өчен бүләк итеп, балалар бию марафоны вакытында күңел ачу мөмкинлеге алдылар.
-
Җәйге лагерьда Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелде 22.06.2023

22нче июнь – Бөек Ватан сугышы башлану датасы буларак тарихка кереп калган Хәтер һәм кайгы көне. Әлеге тарихи вакыйга уңаеннан җәйге лагерьда 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелде. Балалар бу тарихи дата турында мәгълүматлар тыңладылар. Әлеге чара Бөек ватан сугышында үлгәннәрне бер минут тынлык белән искә алып тәмамланды.
-
Хәтер көненә багышланган чаралар... 22.06.2023

Бүген лагерьга йөрүче укучылар Хәтер һәм кайгы көненә багышланган "И грозно грянула война" исемле мультимедияле экскурсиядә булып кайттылар.
-
Күңелле яллар дәвам итә... 21.06.2023

Бүген лагерьда ял итүче балалар “Тикки Викки” гаилә ял паркында булып кайттылар. Биредә балалар төрле уен зоналарында уйнадылар, йөгерделәр, җыелган энергияләрен чыгардылар. Балалар, чын мәгънәсендә, күңел ачу дөньясына чумдылар. Әлеге сәяхәт һәркемгә күтәренке кәеф һәм уңай хисләр генә бүләк итте.
-
Җәйге ял... 20.06.2023

Җәйге лагерьда ял итүче балаларның күңелле маҗаралары дәвам итә. Һәр көн алар өчен кызыклы уеннар, бәйгеләр, экскурсияләр, паркларга сәяхәтләр оештырыла. Шушы көннәрдә балалар К.Тинчурин исемендәге ял паркында булдылар һәм “Родина” кинотеатрында кызыклы мультфильм карап кайттылар.
-
Лагерь тормышы... 16.06.2023

Җәйге лагерьда бүген балалар өчен “Фән-ул гади” дип аталган интерактив танып белү уены уздырылды. Әлеге кызыклы тамашада балалар төрле фәнни экспериментлар карадылар.
-
Лагерьга йөрүче балалар зооботаника бакчасында булдылар 15.06.2023

Эссе һава торышы лагерьга йөрүче балалар өчен Казан зооботаника бакчасы буйлап экскурсия үткәрергә комачауламады. Балалар зур кызыксыну белән яңартылган территория буйлап йөрделәр һәм үзләренең яшәү шартларына якынлаштырылган гадәти булмаган вольерларга урнаштырылган хайваннарны карадылар. Кызыксынучан балалар хайваннар төрләре белән актив кызыксындылар, тәрбиячеләренә хайваннар дөньясы, зоопаркта үсүче үсемлекләр турында күп сораулар бирделәр.
-
Җәйге лагерьда Россия көненә багышланган бәйрәм узды 13.06.2023

Гимназия базасында эшләп килүче җәйге лагерьда Россия көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте. Әлеге бәйрәмнең максаты - туган илебезгә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү. Россия гимны яңгыраганда барлык балалар басып, гимнга кушылып җырлады. Шулай ук балалар Россия тарихы белән бәйле викторина сорауларына җавап бирделәр, җырлар башкардылар, гимназия музеенда булдылар һәм балалар тәрбиячеләре белән берлектә флешмоб-бию оештырдылар. Көн матур һәм рәхәт узды.
-
Лагерь үз эшен дәвам итә 09.06.2023

Җәйге лагерь эшчәнлеген дәвам итә. Лагерьга йөрүче балалар бүген “Родина” кинотеатрында кызыклы фильм карап кайттылар.
-
Лагерь тормышы... 08.06.2023

Лагерьга йөрүче балаларның ялы кызыклы һәм файдалы үтә. Төрле экскурсияләрдән тыш, балалар өчен гимназиядә дә кызыклы чаралар оештырыла. Спорт ярышларында, җыр-бию бәйгеләрендә балалар бик теләп катнашалар.













