Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Куркынычсызлык сагында... 23.05.2023

Бүген Татарстан Республикасы МВД Госавтоинспекциясенең мәгълүмати бүлек җитәкчесе Хәйретдинов Наил Нурулла улы тарафыннан башлангыч сыйныф укучыларына юл йөрү кагыйдәләре турында мәгълүмат җиткерелде.
Әңгәмәнең максаты: балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыру;
җәмгыят транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту;
урамда юлда үзеңне дөрес тоту турындагы белемнәрен ныгыту. -
"Мөһим әйберләр турында сөйләшү..." 22.05.2023

Һәр атнаның дүшәмбесендә укучылар өчен махсус сыйныф сәгатьләре уздырыла. “Мөһим сөйләшү” дигән сыйныф сәгатьләрендә сүз җәмгыять һәм шул җәмгыятьне тәшкил итүче кешеләр тормышы турында бара. 22 майда узган һәм бу уку елында соңгысы булган сыйныф сәгатьләрендә, укучылар бәхетнең нәрсә икәнлеге турында сөйләштеләр, шулай ук бәхетнең нинди булуын, төрле кешеләрнең аны ничек күз алдына китерүен һәм сине нәрсә бәхетле итә икәнен ничек билгеләргә икәне турында фикер алыштылар.
-
Сау бул, башлангыч! 19.05.2023

Бүген гимназиядә 4 нче сыйныф укучыларының күңелләрендә иң якты, иң матур хәтирә булып сакланып калачак чыгарылыш - башлангыч сыйныф белән саубуллашу кичәсе үтте. Алар сабый чакның бер баскычыннан югарыга күтәрелделәр. Укучыларны әлеге истәлекле көннәре белән котлап, шатлыкларын уртаклашырга әти-әниләре дә килгән иде. Бүген гимназиядә, чын мәгънәсендә, җыр-моңга күмелгән балачак бәйрәме узды.
-
Зооботаника бакчасына экскурсия 17.05.2023

Бүген 2 нче сыйныф укучылары шәһәребезнең Зооботаника бакчасында экскурсиядә булып кайттылар. Биредә алар сирәк очрый торган хайваннар, имезүче һәм сөйрәлүче хайваннар, кошлар белән таныштылар. Экскурсия балаларга бик ошады.
-
Милли музейга сәяхәт 16.05.2023

Музейлар төрле була: әдәби, тарихи, этнографик, сәнгать, милли, атаклы шәхесләргә багышланган. Бу – Максим Горький, Салих Сәйдәшев, Муса Җәлил, Габдулла Тукай, Каюм Насыйри һәм башка музейлар. Татарстанның иң зур музее – Милли музей. 16 нчы май көнне Казан халкы һәм кунаклар Татарстан Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керә ала иде. Гимназиябезнең 5 нче Б сыйныфы укучылары да ТР Милли музеенда экскурсиядә булып кайттылар.
-
"Без тарихта эзлебез..." 15.05.2023

15 нче май көнне “Тарихта без эзлебез” исемле республика шәҗәрәләр фестивале узды. Чарага республика Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та килгән иде. Гимназиябез укучылары да фестивальне тамаша кылып кайттылар.
-
"Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр..." 15.05.2023

Һәр атнаның дүшәмбесендә укучылар өчен махсус сыйныф сәгатьләре уздырыла. “Мөһим сөйләшү” дигән сыйныф сәгатьләрендә сүз җәмгыять һәм шул җәмгыятьне тәшкил итүче кешеләр тормышы турында бара. Бу атнада сыйныф сәгатьләрендә «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте турында әңгәмәләр узды. Дәресләрнең максаты укучыларда балалар иҗтимагый берләшмәләре турында күзаллаулар формалаштыру һәм “Беренчеләр хәрәкәте” Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте эшчәнлегенә җәлеп итү иде.
-
Сәламәт яшьләр - сәламәт киләчәк 12.05.2023

Саф һавада еш йөрү физик яктан камил үсеш өчен бик кирәк һәм саф һавада йөрүләр организмны чыныктыруда беренчел чара булып тора. Ә сәламәт һәм көчле яшьләр – безнең киләчәгебез. Өлкән сыйныф укучылары К.Тинчурин исемендәге ял паркында ял итеп, табигатьне күзәтеп кайттылар.
-
Милли музейга сәяхәт 11.05.2023

Халкыбызның тарихи чыганакларын, милли йолаларын саклап, буыннан-буынга тапшыруда музейлар зур роль уйныйлар. Гимназиядә халкыбызның тарихын, мәдәниятен өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Укучылар өчен еш кына музейларга экскурсияләр оештырыла. 3 нче А һәм 3 нче В сыйныфы укучылары бүген ТР Милли музеенда булып кайттылар. Укучылар музейда халкыбызның үткәнен чагылдыручы күп экспонатлар белән таныштылар. Әлеге сәяхәт һәркемгә дә ошады.
-
"Изгенең күңеле - көзге..." 10.05.2023

“Язгы игелек” атналыгына багышланган чаралар дәвам итә. Бүген 4 нче А сыйныфында “Изгенең күңеле – көзге” дип исемләнгән игелек дәресе үтте. Укучылар изгелек, игелеклелек, шәфкатьлелек төшенчәләре турында сөйләштеләр. “Игелекле була беләсеңме?” дигән тренинг үттеләр.













