Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
Укучылар үзидарәсенең беренче утырышы үтте 05.09.2023

Гимназиядә укучылар үзидарәсе актив эшләп килә. Укучылар кечкенәдән үк җәмәгать эшләрендә катнашырга, мөстәкыйль карарлар кабул итеп, аларны үзләре үк тормышка ашырырга, бердәмлеккә өйрәнеп үсәләр. Бүген, тәрбия буенча директор киңәшчесе Җәләева Г. А. катнашында, үзидарәнең беренче утырышы узды. Укучылар яңа уку елына эш планы белән таныштылар, якынлашып килгән чараларга әзерлек турында сөйләштеләр. Шулай ук Россиядә балалар һәм яшьләр өчен оештырылган «Алдынгылар хәрәкәте»нең гимназиядә беренчел үзәген булдыру турында фикер алыштылар.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр... 04.09.2023

Бүген 1-11 сыйныфларда яңа уку елында “Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр” дәресләр циклының “Белем көне” дип аталган беренче дәресләре узды. Традиция буенча, сыйныфларда дәресләр РФ һәм ТР Гимнын башкарудан башланды. Аннан укучылар белем көне бәйрәме белән танышуга юнәлдерелгән әңгәмәдә катнаштылар. Белем көне-ул безгә белем бирүнең никадәр кыйммәтле булуын, һәр укучы өчен дөньяда үз урынын табу, кешеләргә, илгә файдалы булачак һөнәрне үзләштерү омтылышының никадәр актуаль булуын искә төшерә торган бәйрәм.
-
Террорчылыкка каршы бергәләп... 04.09.2023

Бүген гимназиядә террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган сыйныф сәгатьләре узды. Бу истәлекле дата 2004 елның 1-3 сентябрендә Бесландагы фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. Чара барышында сыйныф җитәкчеләре кешелек өчен террорчылыкның нинди куркыныч тудыруы турында сөйләделәр, шулай ук “Тормыш тамчысы” Бөтенроссия акциясенә дә кушылдылар.
-
Урта сыйныф укучылары өчен тренинг дәрес уздырылды 04.09.2023

4 сентябрьдә тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Җәләева Г. А. терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган чаралар үткәрде. Урта сыйныф укучылары өчен бүген “Үзеңне аңла-башканы аңла” тренинг дәресләре оештырылды. Дәрес коммуникатив күнекмәләрне үстерү, киләчәкнең уңай образын формалаштыру күнегүләреннән гыйбарәт иде. Чара барышында укучылар төркемдә эшли белү, бер-береңне хөрмәт итү һәм башкаларны ничек бар, шулай кабул итү күнекмәләренә өйрәнделәр.
-
Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көн... 04.09.2023

1945 елның 3 сентябре- Россия Федерациясе өчен истәлекле дата, икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көн. Әлеге дата хөрмәтенә тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Җәләева Г. А. гимназиядә тематик сыйныф сәгатьләре үткәрде. Дәрес барышында укучылар бу сугыш барышы турында күп мәгълүмат алдылар. Нәтиҗә ясап, ата-бабаларыбызның батырлыгын, аларның безнең тыныч тормыш өчен керткән өлешләрен истә тотарга һәм хөрмәт итәргә тиешбез дигән фикергә килделәр.
-
Яңа уку елы башлану белән котлыйбыз! 01.09.2023

1 сентябрь - Белем көне. Инде күп гасырлар дәвамында нәкъ менә бу көнне укучылар иртән-иртүк мәктәпкә ашыгалар. Аларны инде алардан да иртәрәк мәктәпкә килгән укытучылар каршы алалар. Яңа уку елы башлана...
Бездә дә бүген, белем бәйрәме уңаеннан, тантаналы линейка узды. Тантанабызның мөхтәрәм кунагы – ЮХИДИ идарәсенең мәгълүмати тәэмин итү бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Хайрутдинов Наил Нурулла улы иде. Ул укытучыларны, укучыларны, әти-әниләрне, килгән кунакларны бәйрәм котлады һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын искә төшереп үтте.
Быел 76 бала беренче тапкыр безнең гимназия бусагасын атлап керде. Бүгенге көннән алар өчен мавыктыргыч, кызыклы белем дөньясы үзенең ишекләрен ача.
Яңа уку елы һәркемгә шатлык-сөенечләр,бары тик яхшы билгеләр, яңа уңышлар алып килсен. Хәерле сәгатьтә! Имин еллар, якты юллар сезгә!
-
"Киләчәк самолеты" акциясендә без дә катнаштык 01.09.2023

Бүген, белем көнендә, гимназиядә “Балачак навигаторы” Бөтенроссия проекты кысаларында “Киләчәк самолеты” акциясендә катнашу традициясенә нигез салынды. Быел унберенче сыйныф укучылары беренче сыйныф укучыларына акция символын - үзләренең үгет – нәсыйхәт сүзләре язылган кәгазьдән ясалган самолет бүләк иттеләр.
-
Белем бәйрәме белән! 01.09.2023

Бүген 5-8, 10 сыйныфларда Белем көненә багышланган “Белем дәресе”, “Тынычлык дәресе” дип аталган сыйныф сәгатьләре үтте. Әлеге дәресләр җәйге ялдан соң укучылар коллективын берләштерү, укучыларда әхлак, җаваплылык хисе тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.
-
Котлыйбыз! 29.08.2023

29 нчы август көнне Вахитов һәм Идел буе районнары мәгариф бүлегенең август киңәшмәсе узды. Чарада укытучыларга мактау грамоталары, күкрәк билгеләре тапшырылды.
Гимназиябез укытучылары да Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының югары дәрәҗә бүләкләренә лаек булдылар.
Сафиуллина Альбина Фатыйх кызы “Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклау һәм үстерү өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Минегулова Венера Мәгъсүм кызы “Мактаулы остаз” мактау билгесенә лаек булды.
Җәләева Гөлүзә Азат кызы “Яшь мөгаллим” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Мөгаллимнәргә алга таба да фәнни-иҗади уңышлар телибез! - Вниманию родителей будущих первоклассников 25.07.2023













