Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Лагерьда Рус теле көне үтте 07.06.2023

6 июнь – бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көне. Һәр елны бу көн Русиядә Рус теле көне буларак билгеләп үтелә. Бүген җәйге лагерьда А.С.Пушкинның туган көненә һәм Рус теле көненә багышланган чаралар узды. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әңгәмәдә катнаштылар, кызыклы викторина сорауларына җавап бирделәр, шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар.
-
Кызыклы мультфильм карадык... 06.06.2023

Лагерьга йөрүче балалар бүген “Родина” кинотеатрында кызыклы мультфильм карап кайттылар.
-
УНИКС концертлар залына сәяхәт 05.06.2023

Бүген лагерьга йөрүче балалар УНИКС концертлар залында үткән “Иван Царевич һәм Царевна лягушка” спектаклен тамаша кылдылар. Барыбызга да таныш халык әкияте заманча итеп эшкәртелгән, әкиятнең геройларын режиссер тагын да кызыклы детальләр белән тулыландырган. Музыкаль спектакль балалар күңеленә хуш килде.
-
Тинчуринда кунакта! 02.06.2023

Бүген җәйге лагерьга йөрүче балалар “Тинчуринда кунакта” экскурсия-квестында булып кайттылар. “Тинчуринда кунакта” экскурсия-квесты Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгына багышлана. Әлеге мавыктыргыч экскурсия-квест барышында балалар төрле кызыклы уеннар уйнадылар, биеделәр.
-
Балаларны яклау көне белән! 01.06.2023

1 июнь көне бар дөнья Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтә. Бәйрәм көненә багышлап, бүген гимназиядә “Сабантуй” бәйрәме үтте. Лагерьга йөрүче балалар чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, кашык белән су ташу, кашыкка күкәй куеп йөгерү, канат тарту һәм башка уеннарда бик теләп катнаштылар, җырладылар һәм биеделәр. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Укучылар "Бәхетле балачак шәһәре" фестивалендә булдылар 01.06.2023

Гимназиябез укучылары Дәрвишләр бистәсенең ял паркында Балаларны яклау көненә багышланган чарада булдылар. Биредә алар төрле мастер-классларда катнаштылар, полиция һәм мчс хезмәткәрләре эше белән таныштылар, киемнәрен киеп карадылар, бәйрәм концертын тамаша кылдылар.
-
Лагерь тормышы 31.05.2023

Лагерь тормышы бик күңелле. Көн саен укучылар вакытларын файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәрәләр. Бүген лагерьга йөрүче укучылар “Родина” кинотеатрында кызыклы һәм эчтәлекле фильм карап кайттылар . Бу сәяхәт күңелле булды һәм укучыларга бик ошады.
-
Күңелле ял итәбез 30.05.2023

Укучыларның күңелле яллары дәвам итә. Бүген укучылар М.Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында булып кайттылар.
-
Җәйге лагерь эшчәнлеген башлап җибәрде 29.05.2023

Бүген гимназиядә җәйге лагерь эшчәнлеген башлап җибәрде. Балалар отрядларга бүленеп, аларга исем, девиз уйлады, плакатлар ясадылар һәм куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштылар. Алар шулай ук “Калейдоскоп” балалар ял паркында булып кайттылар. Балалар алда күңелле ял көтә.
-
Бүген гимназиябездә соңгы кыңгырау яңгырады! 23.05.2023

Соңгы кыңгырау ул -урта мәктәпне тәмамлап,зур тормышка,олы дөньяга юлланган укучыларны алдагы көннәрнең гаҗәеп матур да,тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу чың аларның кадерле укытучылары белән хушлашу авазы да. Нәкъ менә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме безнең күңелләребездә укытучылар, сыйныфташлар һәм мәктәп еллары турында якты хәтирә булып сакланып калучы бәйрәм. Бүген гимназиябездә соңгы кыңгырау яңгырады!
Чыгарылыш сыйныф укучылары актлар залында бик матур бәйрәм концерты күрсәттеләр. Укучыларны гимназиябез директоры Гөлфия Гаязовна, беренче укытучылары һәм әти-әниләре котлап, матур теләкләрен җиткерделәр. Бу мөһим көннәрен уртаклашырга укытучылары, әти-әниләре, дуслары, туганнары да килән иде.Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, сезгә күңел күтәренкелеге, оптимизм, үз-үзегезгә ышаныч, иҗади илһам, якты киләчәк һәм уңышлар гына телибез! Хәерле сәгатьтә!













