Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Яшь юл инспекторлары өчен викторина узды 22.09.2023

Гимназия каршында эшләп килүче "Яшь юл инспекторлары" түгәрәгенә йөрүче укучылар өчен "Юл кагыйдәләре илендә" исемле интеллектуаль викторина үткәрелде. Укучылар командага бүленеп көч сынашты. Викторина төрле кызыклы сораулар һәм биремнәрдән торды. Укучылар бик теләп әлеге биремнәрне үтәделәр.
-
Урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү дәресләре үтте 21.09.2023

Бүген гимназиянең 6-11 сыйныфларында һөнәри юнәлеш бирү дәресләре узды. Балалар тест биремнәре үтәделәр һәм нәтиҗәләр белән таныштылар. Укучылар нинди омтылышларның көчлерәк булуын, нинди укыту профиле тәкъдим ителүен һәм үзләренә нинди һөнәрләр туры килүен ачыкладылар.
-
Казанда "DigitalSkills 2023" чемпионаты башланды 20.09.2023

Бүген 8 нче сыйныф укучылары “Казан ЭКСПО” халыкара күргәзмәләр үзәгендә узучы “DigitalSkills” Цифрлы технологияләр өлкәсендә V тармак чемпионатында экскурсиядә булып кайттылар. Биредә алар өчен “Try-a-Skill” интерактив стендлар һәм профессиональ пробалар зоналарында экскурсияләр оештырылды.
-
Гимназиядә Бөтенроссия юл хәрәкәте иминлеге атналыгы уза 19.09.2023

18-22 сентябрьдә гимназиядә, балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү буенча эшчәнлекне камилләштерү, шулай ук юл хәрәкәте өлкәсендә белем дәрәҗәсен арттыру максатыннан, Бөтенроссия юл хәрәкәте иминлеге атналыгы уза. Атналык кысаларында сыйныф җитәкчеләре "куркынычсызлык минутлары" үткәрделәр, анда укучыларга юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре, велосипедта йөрү кагыйдәләре, укучылар өчен куркынычсыз маршрутлар турында сөйләделәр.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр... 18.09.2023

Бүген гимназиядә Зоя Космодемьянскаяның тууына 100 ел тулуга багышланган чираттагы “Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр” дәресе узды. Чараның максаты укучыларны Бөек Ватан сугышы елларында яшь геройларның батырлыклары белән таныштыру иде. Башлангыч сыйныф укучыларына «Зоя» музей комплексы турында сөйләделәр, ә югары сыйныф укучылары Зоя Космодемьянскаяга багышланган истәлекле урыннарның интерактив картасын өйрәнә алдылар.
-
Гимназиябез укучылары Бөтенроссия йөгерү көнендә катнаштылар 16.09.2023

15 сентябрьдә безнең гимназия традицион һәм масштаблы бәйрәмдә - "Кросс нации-2023" Бөтенроссия йөгерү көнендә актив катнашты. Гимназиябез укучылары яңа рекордлар өчен көрәштеләр, иптәшләре өчен җан аттылар! Кемнәрдер шулай ук шәхси рекордларына ирештеләр, ә кемдер гомумән мондый зур вакыйгада беренче тапкыр катнашты! Барлык укучыларга рәхмәт белдерәбез!
-
Музейга сәяхәт... 16.09.2023

Бүген 11 сыйныф укучылары А.М. Горький һәм Ф. И. Шаляпинның музей-мемориалында булдылар. Алар рус мәдәниятенең ике бөек шәхесе турында күп мәгълүмат белделәр
-
Гимназиядә "Игелек ярминкәсе" гөрләде 16.09.2023

Гимназиядә “Игелек ярминкәсе” гөрләп узды. Әлеге ярминкәдә укучылар актив катнашты. Ярминкәгә кемдер камыр ризыгы пешергән, теккән, бәйләгән, тозлаган, консервлаган әйберләр алып килгән. Товарларның күбесе төрелгән, бизәлгән, этикеткаларына кадәр ябыштырылган, бәясе күрсәтелгән. Ярминкәдә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткереп, эшләгән савапларыгыз үзегезгә дә әйләнеп кайтсын дип әйтәсе килә.
-
"Алдынгылар хәрәкәте" үз эшен дәвам итә 15.09.2023

Гимназиядә “Алдынгылар хәрәкәте”нең беренчел бүлеге ачылды. Хәрәкәт әгъзалары белән очрашулар оештыру өчен барлык уңайлыклар тудырылган кабинет булдырылды. “Алдынгылар хәрәкәте” теләсә нинди кыенлыкларны хәл итәргә һәм җәмгыятьне үстерүдә актив катнашкан укучыларны дус, бердәм командага берләштерде.
-
"Яшел планетабызны саклыйк!"... 15.09.2023

Игелек атналыгы кысаларында, “Яшел планетабызны саклыйк!” акциясе үтте. Бер атна дәвамында укучылар табигатькә булышыр өчен батареялар җыйдылар. Шулай ук балалар белән “Ни өчен батареяларны ташларга ярамый?» дип аталган әңгәмә үткәрелде.













