Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Котлыйбыз! 05.10.2023

Укытучылар көне бу уку елында безнең гимназия өчен аеруча истәлекле булды. Гимназиябезнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Зергирова Лилия Наил кызы Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Хөрмәтле Лилия Наилевна! Сезне чын күңелебездән котлыйбыз. Алга таба да иҗади, фәнни уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек телибез. -
Укытучым - иң кадерле кешем... 05.10.2023

Бүген безнең гимназиядә Укытучылар көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Концерт тантаналы рәвештә, гимназиябез директоры Шәмсиева Гөлфия Гаяз кызының котлау сүзләреннән башланды. Аннан сәхнәгә гимназиябезнең талантлы укучылары чыкты. Укытучыларыбыз балалар тарафыннан әзерләнгән һәр номерны кайнар алкышларга күмделәр. Башкарылган һәр номер укытучыларга карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисе белән тулы иде.
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2023

Кадерле укытучыларыбыз! Сезнең барыгызны да Халыкара укытучылар көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, иксез – чиксез сабырлык, гаилә бәхете телибез. Һәр яңа туган таңны сау – сәламәт каршылагыз, һәр яңа көн сезгә сөенеч, шатлык, бәхетләр генә алып килсен. Үзегезнең тырышлык нәтиҗәсен укучыларыгызда күреп горурланырга насыйп булсын.
-
Укучылар "Россия-минем тарихым" мультимедиа тарихи күргәзмәсендә булдылар 05.10.2023

Гимназиябез укучылары 4-5 нче октябрьдә "Киләчәккә Билет" һөнәри юнәлеш бирү проекты кысаларында "Россия-минем тарихым" мультимедиа тарихи күргәзмәсендә булдылар. Укучылар уен формасында оештырылган хезмәт базары, төрле тармаклар һәм һөнәрләр белән таныштылар, һөнәр сайлау вариантларының күптөрлелеген күрделәр. Күргәзмә шулай ук балаларга нинди юнәлештә үсәргә теләүләрен аңларга ярдәм итте.
-
Куркынычсызлык беренче урында! 04.10.2023

Бүген гимназиядә Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы оешуга багышланган Тормыш иминлеге нигезләре буенча Бөтенроссия ачык дәрес узды. Гражданнар оборонасы темасы һәрвакыт актуаль. Балаларны мөмкин кадәр иртәрәк куркынычсызлык культурасына өйрәтү, ГО тематикасы буенча белем формалаштыру, шәхси саклану чараларының яңалыклары белән таныштыру бик мөһим. Дәрес барышында укучылар Гражданнар оборонасы тарихы турында мәгълүматлар белделәр. Балаларга шулай ук гадәттән тыш хәлләрдә үзләрен ничек тотарга кирәклеге һәм кораллы террорчының мәктәпкә һөҗүм итү ситуациясендә үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында искә төшерделәр, сыйныф ишеген бикләү буенча күнегүләр үткәрделәр. Ахырда укучылар тагын бер тапкыр ашыгыч хезмәт телефоннарын һәм гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта сыйныфлардан чыгу юлларын искә алдылар.
-
"Алдынгылар хәрәкәте"ндә чираттагы очрашу 04.10.2023

Гимназиядә укучыларның "Алдынгылар хәрәкәте"нең Казан шәһәре Вахитов һәи Идел буе районнары вәкиле белән очрашу узды. Ул укучыларга беренчел бүлекләрдә “Алдынгылар хәрәкәте" рәисе сайлаулары ничек узуы турында сөйләде һәм якын арада узачак чаралар белән таныштырды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга төгәл җаваплар ала алдылар.
-
"Алар безнең яклауга мохтаҗ..." 03.10.2023

Ел саен күп кенә илләрдә 4 октябрьдә Бөтендөнья хайваннарны яклау көне билгеләп үтелә. Бу көнне гимназия укучылары өчен Бөтендөнья хайваннарны яклау көненә багышланган «Алар яклауга мохтаҗ» сыйныф сәгате үткәрелде. Бу чараның максаты балаларның экологик проблемалар турында белемнәрен киңәйтү, хайваннарга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү иде. Халыкара хайваннарны яклау көнендә без кече дусларыбызга карата никадәр кешелекле булуыбыз турында уйланырга һәм аларны яклау, аларга ярдәм итү өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тиешбез.
-
"Мөһим әйберләр турында сөйләшү" 02.10.2023

“Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр” дәресләр циклының бүгенге чыгарылышы Укытучылар көне, заманча мәктәптә мөһим һәм кирәкле һөнәрләр, укытучылар һәм тәрбия буенча киңәшчеләр турында барды. Укучыларга кешенең шәхес буларак формалашуында укытучыларның роле һәм белемле булу кеше алдында нинди мөмкинлекләр ачуы турында сөйләделәр. Моннан тыш, укучылар укытучы һөнәре һәм аның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында күп кызыклы мәгълүматлар белделәр. Шулай ук укучылар мәктәптә яңа һөнәр - тәрбия буенча директор киңәшчесе белән таныштылар.
-
"Өлкәннәргә игътибарлы һәм ихтирамлы булыйк!" 02.10.2023

1 нче октябрь көне Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан гимназиядә укучыларда өлкән буын кешеләренә карата хөрмәт, мәрхәмәт хисен уяту максаты белән радиоэфир үтте. Эфир барышында укучылар өлкәннәргә бәйрәмнәрдә генә түгел, һәрдаим ярдәм итеп, булышып торырга кирәклеген искәртеп үттеләр.
-
"Сез безгә кирәк әле..." 02.10.2023

Илебез буйлап Өлкәннәр ункөнлегенә багышланган чаралар үтә. Безнең гимназия дә әлеге чаралардан читтә калмады. Тәрбия буенча директор киңәшчесе Г.А. Җәләева укучылар белән бергә гимназиябездә озак еллар хезмәт итеп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган хезмәткәрләрне бәйрәм белән котладылар.













