Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
Советлар Союзы Герое Зоя Космодемьянскаяның тууына йөз ел 13.09.2023

2023 елның 13 сентябрендә Советлар Союзы Герое Зоя Анатольевна Космодемьянскаяның тууына йөз ел тулу билгеләп үтелә. Мәктәп кинолекториясе кысаларында, 5-8 сыйныф укучылары “Зоя Космодемьянская. Батырлык турында хакыйкать.” фильмын карадылар. Әлеге фильм фашистлар тарафыннан җәфаланган яшь разведчик кызның батырлыгы турында сөйли. Әлеге чараның максаты: укучыларда патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт хисләрен үстерү, Ватан тарихы буенча белемнәрне киңәйтү. Балалар фильмны кызыксынып карадылар һәм яшь партизанның батырлыгын һәм батырлыгы турында фикер алыштылар. Зоя Космодемьянская исеме безнең халык өчен Ватанга тугрылык символына әверелде, аның батырлыгы үсеп килүче буынга үрнәк булып тора.
-
1 нче сыйныфларда "Игелек дәресе" үтте 12.09.2023

“Көзге изгелек атналыгы” кысаларында, 1 нче сыйныфларда “Игелек дәресе” үтте. Хәзерге көндә хайваннарны һәм кошларны саклауга күбрәк игътибар бирелә. Игелек дәресе барышында укытучылар балаларга хайваннарга карата сакчыл мөнәсәбәт турында сөйләделәр һәм әлеге хисне кечкенәдән тәрбияләргә кирәклеген ассызыклап үттеләр
-
«Алдынгылар хәрәкәте»нең Казан бүлекчәсе җитәкчесе бездә кунакта 11.09.2023

Бүген гимназиябездә мөһим вакыйга - «Алдынгылар хәрәкәте»нең Казан бүлекчәсе җитәкчесе, ТР Дәүләт советы депутаты Динар Раил улы Бариев безгә кунакка килде. Бүгенге очрашу гимназиядә «Движение первых - Алдынгылар хәрәкәте»нә нигез салуга багышланды. Динар Раилович сыйныф җитәкчеләрен, укучыларны «Движение первых - Алдынгылар хәрәкәте»нең максаты, хәрәкәтнең төп юнәлешләре белән таныштырды. Очрашу барышында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алдылар. Мондый очрашулар ешрак булса иде!
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр... 11.09.2023

Гадәттәгечә, бүгенге көн илебез гимннарын башкару, РФ һәм ТР флагы күтәрүдән башланды. Аннан соң чираттагы «Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр»дәресе узды. Бүгенге сөйләшү туган илебез – Россия Федерациясенә багышланган иде. Балаларга Россия буйлап сәяхәткә чыгарга тәкъдим ителде. Алар видео карадылар, танылган сәяхәтчеләрне тыңладылар, биремнәрне үтәделәр һәм җәйге сәяхәтләре турында тәэсирләре белән уртаклаштылар.
-
Гимназиядә "Көзге игелек атналыгы" башланып китте 11.09.2023

«Бар кеше изгелек кылса, яктырыр иде дөнья». Бу девиз астында гимназиядә “Көзге игелек атналыгы” башланып китте. Нәрсә соң ул игелек? Игелек – ул яхшылык, изгелек, яхшылыкка җавап итеп кайтарылган яхшылык. Шул уңайдан, укучыларыбызны яхшы гамәлләр кылырга чакырабыз. Гимназиядә файдалы, укучыларны кызыксындыра алырлык күп чаралар оештырылачак.
-
Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый! 11.09.2023

10 сентябрь көне илебез буенча фашизм корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Бүген әлеге көнгә багышланган радиоэфир узды. Укучыларыбыз искә алу көненең тарихы, илебез кичергән югалтулар турында мәгълүматлар җиткерделәр.
-
Укучыларыбыз "Алдынгылар хәрәкәте"нең багышлау кичәсенә чакыру кәгазе алды 08.09.2023

Гимназиябездә “Алдынгылар хәрәкәте” үзенең эшен дәвам итә. Тиздән “Алдынгылар хәрәкәте”нә багышлау узачак. Гимназиябезнең иң актив укучылары әлеге тантанага чакыру кәгазьләре алдылар.
-
Халыкара грамоталылык көненә багышланган чаралар 08.09.2023

Халыкара белемлелек көненә багышланган чаралар дәвам итә. Бүген гимназиядә Белемлелек көненә багышланган радиоэфир һәм “Ничек дөрес?” дип аталган афишалар бәйгесе үтте.
-
Халыкара белемлелек көненә багышланган чаралар башланып китте 06.09.2023

8 сентябрь-Халыкара белемлелек көне. Шул уңайдан, башлангыч сыйныф укучылары өчен “Необычно об обычном” дип аталган киноклуб үткәрелде. Киноклуб кысаларында укучылар белем, уку турында кыска мультфильмнар карадылар. Мультфильмны караганчы, тәрбия буенча директор киңәшчесе Г. А. Җәләева белемлелек нәрсә икәне турында әңгәмә үткәрде һәм Халыкара белемлелек көненең барлыкка килү тарихын сөйләде. Аннан балалар «Дөя һәм ишәк мәктәпкә ничек йөргән?» мультфильмын карадылар. Балалар мультфильмның төп геройларының маҗараларын кызыксынып күзәттеләр, сорауларга җавап бирделәр һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар. Һәр укучы үзе өчен төп нәтиҗә ясады: белемле булу бик яхшы!
-
һөнәрчелек 06.09.2023

Бүген гимназиядә Милләтләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан “Һөнәрчелек” темасына сыйныф сәгатьләре узды. Укучылар һөнәрчеләр, Яңа татар бистәсе тарихы турында сөйләштеләр. Гимназиябезнең Туган якны өйрәнү музеенда экскурсиядә булдылар.
Һөнәрчелек бүгенге көндә дә актуаль. Алар эшләгән продукцияне шәһәребездә узган ярминкә һәм күргәзмәләрдә, “Печән базары” акциясендә күрә алабыз.













