Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
"Нәрсә ул бәхет?" 18.04.2023

Бүген 2 нче В сыйныфында “Нәрсә ул бәхет?” дип аталган акция үтте. Укучылар рәсемнәрдә “бәхет” төшенчәсен ничек аңлауларын сурәтләделәр һәм таҗларына изге теләкләр язылган ромашка чәчәге ясадылар.
-
"Мөһим әйберләр турында сөйләшү" 17.04.2023

Һәр атнаның дүшәмбесендә укучылар өчен махсус сыйныф сәгатьләре уздырыла. “Мөһим сөйләшү” дигән сыйныф сәгатьләрендә сүз җәмгыять һәм шул җәмгыятьне тәшкил итүче кешеләр тормышы турында бара. Бу атнада нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан Совет халкының юкка чыгарылуы турында хәтер көненә багышланган сыйныф сәгатьләре узды.
-
Эфирда гимназия радиосы 17.04.2023

Радиоэфирның бүгенге чыгарылышын 9 нчы Б сыйныфы укучылары алып барды. Алар атналык рейтинг нәтиҗәләре белән таныштырдылар, узган атнада булган яңалыклар турында сөйләделәр. Шулай ук бу атнада үтәчәк чаралар турында игълан иттеләр һәм һәркемне әлеге чараларда актив катнашырга чакырдылар.
-
Гимназиядә психология атналыгы башланды 17.04.2023

17 нче апрельдән гимназиядә Бөтенроссия психология атналыгы башланып китте. Бер атна дәвамында укучыларны кызыклы чаралар, сыйныф сәгатьләре, акцияләр көтә. Атналыкның беренче көнендә, башлангыч сыйныфлар өчен, “Кәеф калейдоскопы” акциясе оештырылды. Акциягә, беренчеләрдән булып, 2 нче Б сыйныфы кушылды.
-
Күңелләрдә Г.Тукай мәңгелек... 14.04.2023

14 апрель көнне гимназиябездә “Илебездә, телебездә, күңелләрдә Г.Тукай мәңгелек” шәһәр шигырь укучылар бәйгесе үтте. Бу чараның Г.Тукай исемендәге гимназия диварларында үтүе чарага аерым бер төсмер бирде.
Чөнки Г.Тукай исемен мәңгеләштерүгә гимназия дә үз өлешен кертә. Укучылар, бөек шагыйребезгә багышлап, төрле проектлар эшлиләр. Проект кысаларында шагыйрьнең 1891нче елда Казанга килүе, Печән базарында асрамага бирелүе, Яңа бистәгә килү юлы буенча видеофильм төшерелде. Гимназиянең Туган якны өйрәнү музеенда Г.Тукайның шәхси әйберләре дә саклана.
Бәйгедә Казан шәһәренең төрле районнарыннан 115 укучы чыгыш ясады. Катнашучыларны мөхтәрәм жюри әгъзалары бәяләде.
Казан шәһәре мәгариф идарәсе баш белгече - Рәйхана Әмин кызы Баһавиева, Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе - Нурания Мөхәммәтхан кызы Җамалиева, Филология фәннәре кандидаты, Габдулла Тукай әдәби музее мөдире - Гүзәл Фәрдин кызы Төхфәтова, актер - Раил Мөхетдинов -
Котлыйбыз! 14.04.2023

7 сыйныф укучылары Массаров Марсель һәм Полякова Яна "Мәктәп - ул кечкенә тормыш" балалар иҗади әдәби бәйгесендә 2 нче урын яуладылар. Бәйге "Детский КиноМай в Казани" хәйрия кинофорумы кысаларында уздырылды. Укучыларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
-
Космонавтика көненә багышланган чаралар 12.04.2023

12 апрель - Космонавтика көне, кешелек тарихының истәлекле датасы. Шул уңайдан гимназиядә төрле чаралар оештырылды. Урта сыйныф укучылары сыйныф сәгатьләрендә әлеге көн белән бәйле вакыйгаларны искә алсалар, башлангыч сыйныф укучылары төрле кул эшләнмәләре ясадылар.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү 10.04.2023

Һәр атнаның дүшәмбесендә укучылар өчен махсус сыйныф сәгатьләре уздырыла. “Мөһим сөйләшү” дигән сыйныф сәгатьләрендә сүз җәмгыять һәм шул җәмгыятьне тәшкил итүче кешеләр тормышы турында бара.
Бу атнада укучылар 12 нче апрельдә үтүче Космонавтика көне турында фикер алыштылар.
-
“Без бергә” бәйгесендә катнашу 08.04.2023

8 нче апрель көне “Без бергә” Республика халык иҗаты фестиваль-конкурсының район этабы үтте. Чарада гимназиябез укучылары “Нәфис сүз” һәм “Вокал” номинацияләрендә чыгыш ясадылар.
-
Г. Тукай туган көненә әзерлек башланды... 07.04.2023

Апрель ае – бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган ай, шигърият ае. Шул уңайдан, гимназиябездә күп төрле бәйгеләр игълан ителде. Укучыларыбыз, вакытны бушка үткәрмичә, әлеге бәйгеләргә әзерләнәләр.













