Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 531 учащихся, из них 4 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 ( 286 ) 287 288 289 290 >>
-
Гимназиядә “Тукай айлыгы” башланып китте 07.04.2016

Гимназиядә “Тукай айлыгы” башланып китте. Сыйныф җитәкчеләре бик ныклап сыйныф сәгатьләрендә укучылар белән Тукайга багышланган әңгәмәләр, Тукай иҗатына багышланган чаралар уздыралар. Менә бүген дә 7 “А” сыйныфында Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләү ярышы узды, шул рәвешле, иҗаттагы хис аша туган телебезнең аһәңен тою күнекмәләренә дә басым ясалды.
-
Казан-Йорт" фестиваленең шәһәркүләм туры узды
06.04.2016
6нчы апрель көнне Халыклар Дуслыгы Йортында «Казан-Йорт» фестиваленең шәһәркүләм туры узды. Фестиваль ахырында район күләмендә уңышка ирешкән укучыларны бүләкләү тантанасы булды. Район күләмендә узган “ Казан-йорт” фестивалендә Хөснул Вәлиуллин көе , Рәшит Әхмәтҗанов сүзләренә иҗат ителгән “Акчарлаклар” җырын башкарып, II дәрәҗә Лауреат булган гимназиянең 8 “А” сыйныфы укучысы ( җитәкчесе - Ф. Ш. Мостафина) Д. Фаекова да диплом белән бүләкләнде. Афәрин! Укучыбызны һәм җитәкчесе Ф.Ш. Мостафинаны уңышлары белән котлыйбыз!
-
“ТУГАН ТЕЛ” айлыгы 04.04.2016

«Татарстан Республикасы халыкларының телләре турында Закон» ның утәлешен, туган телне, милли hәм рухи мәдәниятне үстерү максатыннан, апрель ае “ТУГАН ТЕЛ” айлыгы дип билгеләнде. Без дә апрель аен гимназиядә “ТУГАН ТЕЛ” айлыгы дип игълан иттек.
-
Уңышлары белән котлыйбыз! 02.04.2016

Казан шәһәренең Мәгариф идарәсе, А. Алиш исемендәге Балалар иҗат сарае һәм Г. Тукайның әдәби музее тарафыннан оештырылган «Илебездә, телебездә,күңелләрдә Г.Тукай мәңгелек» дип аталган бәйгенең йомгаклау нәтиҗәләре билгеле булды. Үз номинациясендә район күләмендә беренчелекне алган 8 “А” сыйныфы укучысы Д. Фаекова бу юлы да сынатмады. Шәһәр күләмендә узган бәйгедә «III дәрәҗә Лауреат» исеменә лаек булды ул. Диләне һәм аның җитәкчесе Э.Р. Хөснетдинованы уңышлары белән котлыйбыз!
-
Яз чын-чынлап кайчан патшалык итә башлар? Әлбәттә, “Студентлар язы” башлангач! 01.04.2016

Студентлар тормышының әлеге һәм башка кызыклы яклары белән гимназиябез укучыларын бүген Студентлар Лигасының урта махсус һәм югары белем бирүче уку йортларыннан җыелган актив студентлар командасы – “ Студент солянкасы” таныштырып китте.
-
Үзенчәлекле сыйныф сәгате үтте 30.03.2016

Бүген гимназиябездә үзенчәлекле сыйныф сәгате үтте. Аны Казан шәһәре Ваһитов районының прокурор ярдәмчесе Рамил Фәритович Галиев уздыры. Ул югары сыйныф укучыларына "Наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешенә каршы көрәш" темасына лекция укыды.
-
Ел укытучысы - 2016 29.03.2016

Мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы нигезендә тәрбия өлкәсендә эшләүче кадрларның һөнәри осталыгын ачыклауда оештырылган “Педагог-психолог”, “ Өстәмә белем бирүче педагог” һәм “ Ел наставнигы” номинацияләрендә узучы республика күләмендәге бәйгегә теләктәшлек күрсәтү йөзеннән, 29нчы март көнне безнең гимназиядә “Педагог-психолог” номинациясендә алдынгылыкны яулаган педагог -психологларның финал бәйгесе узды.
-
Күңелләрдә Тукай мәңгелек 29.03.2016

«Күңелләрдә Тукай мәңгелек” дип аталган бәйгенең район күләмендәге туры тәмамланып, Вахитов районы мәктәбе укучылары арасында “Тукай шигырьләрен яттан сөйләү” номинациясендә 1нче урынны алган гимназиянең 8 “А” сыйныфы укучысы Д. Фаекова 29нчы март көнне шул ук бәйгене дәвам итеп, А. Алиш исемендәге Балалар иҗат сараенда шәһәркүләм узган турында катнашып кайтты.
-
Н.И. Лобачевский исемендәге I Бөтенроссия фәнни конференциясендә II урын 28.03.2016

Н.И. Лобачевский исемендәге I Бөтенроссия (XVII Идел буе) фәнни конференциясендә II урын яулаган Фаекова Д. һәм аның җитәкчесе югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хөснетдинова Эльмира Рөстәмовнаны зур җиңүләре белән котлыйбыз!
-
6 Б сыйныфы укучыларының Яшь тамашачы театрына сәяхәте 26.03.2016

25нче март көнне 6 “Б” сыйныфы укучылары , сыйныф җитәкчеләре О.В.Пережогина белән берлектә, Яшь тамашачы театрына барып, Г.Х. Андерсенның “Шыксыз үрдәк бәбкәсе” әкияте буенча сәхнәләштерелгән “Кыргый” дип исемләнгән спектакльне тамаша кылып кайтты.













