Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 531 учащихся, из них 4 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 ( 287 ) 288 289 290 >>
-
1нче санлы татар гимназиясендә “Укыту-тәрбия барышында заманча технологияләрне куллану“ дигән темага семинар булып узды 23.03.2016

23нче март көнне безнең гимназиядә “Укыту-тәрбия барышында заманча технологияләрне куллану“ дигән темага Санкт- Петербург шәһәре Пушкин районы 335нче мәктәп укытучылары өчен семинар булып узды. Семинар эшендә 35 укытучы катнашты. Гимназия кунакларны ишек төбеннән үк ачык йөз, тәмле сүз белән милли рухта каршы алды. Семинарга килгән кунаклар белән фикер алышу актлар залында дәвам итте. Аны ТР мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты рәисе Ю. П. Прохоров ачып җибәрде. Эшлекле аралашуны гимназия директоры Г. Г. Шәмсиева дәвам итте.
-
Котлыйбыз! 19.03.2016

«Тукай - күңелләрдә» дип аталган район күләмендәге бәйгенең нәтиҗәләре билгеле булды! 6 “А” сыйныфы укучылары, сыйныф җитәкчеләре Э.Р Хөснетдинова, хореография укытучысы К. А. Жеранина белән берлектә, Тукайның “Таз” әсәрен сәхнәләштереп, район күләмендә 2нче урынны, ә 8 “А” сыйныфы укучысы Д. Фаекова нәфис сүз башкаруда 1нче урынны яулады! Афәрин! Без аларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
“Тукай – күңелләрдә“ 16.03.2016

16нчы март көнне 6 “А” һәм 8 “А” сыйныф укучылары, үзләренең яшь чикләве аралыгыннан чыгып, Казанның Х. Камай урамында урнашкан Балалар сәнгать үзәгендә оештырылган “Тукай – күңелләрдә“ дип аталган район бәйгесендә катнашты.
-
Т. Миңнуллин исемендәге III республика фәнни-гамәли конференциясе нәтиҗәләре 15.03.2016

Казанда укучыларның Т. Миңнуллин исемендәге III республика фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Конференция быел татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына – 130 ел, татар театрына нигез салынуга – 110 ел, каһарман шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына – 110 ел тулуга багышланды. Гимназиянең 8нче, 10нчы сыйныф укучылары татар теле һәм әдәбияты укытучысы Э. Р. Хөснетдинова, хореграфия укытучысы К. А. Жеранина һәм җыр укытучысы Ф.Ш. Мостафина җитәкчелегендә Ш. Камалның “Акчарлаклар” әсәрен сәхнәләштерергә булды. Конференциянең нәтиҗәләре дә озак көттермәде һәм менә алар – 1нче урында! Котлыйбыз!
-
Туфан Миңнуллин исемендәге III республика фәнни-гамәли конференциясе 14.03.2016

14нче март көнне 8 “А” һәм 10 сыйныф укучылары Кәрим Тинчурин театры бинасында узган укучыларның Туфан Миңнуллин исемендәге III республика фәнни – гамәли конференциясендә катнашып кайтты. Алар Ш. Камалның “Акчарлаклар” әсәрен сәхнәләштереп күрсәтте.
-
Май чабуы бәйрәм 14.03.2016

12нче март көнне гимназиянең 10нчы сыйныф укучылары, үзләренең сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, Татар филармониясе бакчасына барып, Май чабуы бәйрәм итеп кайттылар.
-
Гимназиянең 6 “Б” сыйныфы “Рубин” футбол клубында кунакта булып кайтты 12.03.2016

Гимназиянең 6 “Б” сыйныфы “Рубин” футбол клубында кунакта булып кайтты. “Иң шәп футболчы сыйныф” бәйгесендә алар иң актив җанатарлар булганлыктан, “Рубин” футбол командасы 1нче татар гимназиясенең 6”Б” сыйныфы укучыларын үзләренең клубына кунакка чакырган иде.
-
Шәһәркүләм «Фән көне» фәнни-гамәли конференциясенең приз ияләре 11.03.2016

Бүген 8 сыйныфы укучылары З. Зиятдинова, Ч. Хәбибуллин һәм А. Шаһабиевлар Казан шәһәренең 131нче лицейында узган “Фән көне” дип аталган укучыларның шәһәркүләм фәнни-гамәли конференциясендә призлы урынга лаек булдылар.
-
«Иң шәп футболчылар сыйныфы” бәйгесенең беренче туры тәмамланды 06.03.2016

«Иң шәп футболчылар сыйныфы” бәйгесенең беренче туры тәмамланды. Җиңүчеләр дә билгеле булды. Гимназиябезнең 6 “Б” сыйныфы Казан шәһәре буенча 3нче урынга лаек булды. Әлеге сыйныфка үзенчәлекле бүләк тә тапшырылды: 11нче март көнне алар “Рубин” командасының ачык тренировкасын карарга барачак!
-
Озын толым, озын толым... 05.03.2016

Озын толым, озын толым... өзгәләнә күңел кылым…
Халкыбызның күп кенә матур традицияләре һәм гореф-гадәтләре онытылуга таба бара, ләкин әле чәч толымнарын озын итеп үстерергә яратучы кызлар бар. Безнең гимназиядә дә аз түгел алар. 4нче март көнне якынлашып килүче Халыкара хатын –кызлар көнен истә тотып, 5-10нчы сыйныф кызлары катнашында “Озын толым” бәйгесе узды.













