• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а
Телефон: +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21
E-Mail: g1.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая"
Руководитель: Шамсеева Гульфия Гаязовна
Год основания учреждения: 1990
У нас учатся: 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан
У нас учат: 37 преподавателя

Новости гимназии №1

Изгелек юлында - “Мәрхәмәтлелек ярминкәсе”!

Опубликовано: 10.09.2016

10 сентябрь көнне Казан мәктәпләре арасында 5нче сентябрьдән башлап дәвам иткән “Изгелек атнасы”на йомгак ясап, “Мәрхәмәтлелек ярминкәсе”узды. Каюм Насыйри урамында узган әлеге хәйрия ярминкәсен оештыруда гимназиябез укучылары бик теләп катнашты. “Изгелек атнасы” башланып киткәннән соң да , бер атна алдан игълан ителгән “Мәрхәмәтлелек ярминкәсе”нә һәр сыйныф,хәленнән килгәнчә, үз өлешен кертергә ашыкты: ярминкәгә кышка ясалган төрле яшелчә һәм җиләк-җимеш кайнатмалары, шулай ук, үреп, тукып һәм сугып эшләнгән, уеп һәм каеп ясалган төрледән-төрле кул эшләнмәләре кабул ителде.Ярминкәгә тәкъдим ителгән әлеге әйберләр арасыннан, иң әүвәл, югары зәвыкның гүзәл үрнәкләре булырдай кул эшләнмәләре укучылар һәм укытучылар хозурына куелды:гимназия китапханәсендә күз явын алырдай күргәзмә оешты. 10нчы сентябрь көнне һәр сыйныфтан җыелган хәйрия товарлары аерым коробкаларга тутырылып, “Мәрхәмәтлелек ярминкәсе”нә озатылды. Хәйрия товарларын изгелек юлына күндерүдә 10 сыйныф укучылары зур тырышлык күрсәтте. 7 кыз һәм 2 малайдан торган “сатучылар төркеме”татар милли киемнәренә киенеп, хәйрия товарларын халыкка тәкъдим итү бәрабәренә, һәрберсе ярминкә казнасына үз гимназиясе кертемен кертергә ашкынды . 



К списку новостей