Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
Ярминкәне йомгаклап...
Опубликовано: 14.09.2016Узган “Изгелек атнасы”на йомгак ясап, “изгелектән күрелгән игелек”кә дә нәтиҗәләр чыгарыр чак җитте. Шул нисбәттән һәм гимназиянең эчке кагыйдәләрендәге үзгәреш һәм яңалыкларны игълан итү өчен 14 сентябрь көнне гимназиядә җыелыш узды. Гимназиянең директоры Г.Г. Шәмсиева хәйриячелек үсешенә үзләреннән өлеш кертеп, балалар аңында мохтаҗларга ярдәм итү теләге тәрбияләү аркылы шәһәркүләм «Мәрхәмәтлелек ярминкәсе»н оештыруда катнашкан укытучыларга һәм сыйныф җитәкчеләренә, хәйрия концертын оештырган педагогларга гимназия идарәсе исеменнән олы рәхмәт һәм мактау сүзләрен җиткерде. Хәйрия товарларын сатып, ярминкәнең изгелек казнасын мөмкин кадәр тутыру максатыннан тырышлык куйган 10 нчы сыйныф укучыларының күрсәткән хезмәте аерым бәяләнде. Ярминкә балалар өчен дә, олылар өчен дә күңелле һәм файдалы үтте.
К списку новостей













