Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 291 ) 292 293 294 295 296 297 298 299 300 >>
-
Бердәм экология дәресе 13.05.2014

Бүген Татарстанның барлык мәктәпләрендә “Бердәм экология дәресе “ үтте. Аны ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә уздырды.
Безнең гимназиядә дә “Бердәм экология дәресе” һәр сыйныфта узды. Аның максаты - укучыларның экологик белемнәрен арттыру, балаларда Туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләү. Укучылар глобаль экологик проблемалар турында видеофильм карадылар, табигатьне саклауга карата үз тәкъдимнәрен җиткерделәр. -
Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан ветеран укытучыларны котлау 06.05.2014

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан ветеран укытучыларны котлау – гимназиябезнең матур традицияcе.
Бүген, 6 нчы майда, гимназиядә озак еллар хезмәт иткән ветеран укытучылар өчен тантаналы чара үткәрелде. Ветераннар белән очрашу гимназия директоры Шәмсиева Гөлфия Гаязовна котлавыннан башланды.Ул, өлкән укытучыларны Җиңү бәйрәме белән тәбрикләп, аларның уңышларын искә алды, мактаулы хезмәтләре өчен яшь буынның рәхмәтен җиткерде. Чараның беренче өлешендә укучылар дәһшәтле сугышта бөек халкыбыз күрсәткән батырлыклар, Җиңү шатлыгы турында шигырьләр, җырлар башкардылар, ветераннарга, өлкән буын вәкилләренә олы рәхмәтләрен белдерделәр. Өлкән һәм яшь буын укытучыларның җылы әңгәмәсе чәй табыны янында дәвам итте. -
Гимназиябездә “Без бергә” дигән Парламент дәресләре үтте 30.04.2014

Гимназиябездә Россия, Севастополь, Кырым Республикасының берләшүенә багышланган “Без бергә” дигән Парламент дәресләре үтте. Дәресләрнең максаты - укучыларда гражданлык позициясе, патриотизм тәрбияләү, илнең дүләт төзелеше турында белемнәрне тирәнәйтү. Дәресләр төрле формаларда үткәрелде: эшлекле уен, дискуссия, конференция, түгәрәк өстәл янында сөйләшү
-
Су анасында кунакта 29.04.2014

29нчы апрель көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына багышланган “Су анасында кунакта” дигән бәйрәм булды.
Су буенда балык тотып утырган малайларның кармагына Су анасы эләгә. Ул аларга: “Шигырьләр, җырлар башкарсагыз, алтын тарагымны бирәм,”-ди. Балалар, берсен-берсе уздыра-уздыра, шигырь сөйлиләр, җырлыйлар, Тукай әкиятләреннән өзекләр күрсәтәләр, бииләр. Ләкин Су анасының тарагын алмаска булалар, чөнки алтын тараксыз Су анасы булмый бит инде.
Бәйрәм “Туган тел ” җыры белән тәмамланды. -
Шигърият бәйрәме 28.04.2014

Казанда бөек шагыйрь Г.Тукайның тууына 128 ел тулуга багышланган Шигърият бәйрәме үтте.
М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры янында урнашкан Габдулла Тукай һәйкәле каршында ел саен шушы көнне үткәрелә торган Шигърият бәйрәме узды. Көн салкынча булуга карамастан, бәйрәмгә җыелган халык узган елдагыдан ким түгел иде. Бәйрәм төрле шигырь бәйгеләрендә җиңү яулаган укучыларның чыгышыннан башланды. «Илебездә,телебездә,күңелләрдә Тукай мәңгелек» дип исемләнгән шәһәр бәйгесендә, үзе иҗат иткән шигырьне сөйләп, беренче урын яулаган 11 “А” сыйныфы укучысы Гыйләҗева Айгөл; шушы ук бәйгедә, Г.Тукайның “Яз галәмәтләре” шигырен яттан укып, беренче урынга лаек булган 2”А” сыйныфы укучысы Турлов Нияз та бу бәйрәмдә катнашып, үзләренә җиңү китергән шигырьләрен тамашачыга җиткерделәр. -
Рәхмәт, Әлифбам! 28.04.2014

28 нче апрель көне 1б сыйныфы укучылары күңелендә мәңгегә калачак. Алар балачакның иң кадерле бәйрәмнәреннән берсе булган “Рәхмәт, Әлифбам!” дигән кичә уздырдылар. Укучылар зур җиңүгә ирешкәннәр: Әлифбаны тәмамлаганнар. Һәрберсе ел буе тырышып укыган. Сәләтләрен укытучыларга, әти-әниләренә күрсәттеләр. Сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләре, матур җырлаулары бөтен кешене таң калдырды.
-
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 128 ел 28.04.2014

2014 елның 26 апрелендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 128 ел тулды. Бу көнне, матур гадәт буенча, Татарстанның беренче затлары, күренекле мәдәният һәм сәнгать әһелләре Казанда Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТӨРЕКСОЙ генераль секретаре Дүсен Касеинов, Кырымның вице-премьер вазифаларын башкаручы Ленур Исламов, Казан мэры Илсур Метшин, республика парламенты депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, иҗади интеллигенция вәкилләре һәм Татарстан башкаласының күп санлы кунаклары катнашты. Алар арасында безнең гимназиянең җыр, шигырь бәйгеләрендә җиңү яулаган 5а, 5б, 6а сыйныфы укучылары да бар иде. Укучыларыбыз, тантаналы чарада катнашканннан соң, “Әкият” курчак театрында Габдулла Тукайның "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" әсәре буенча куелган спектакль карадылар.
-
Гимназиядә макулатура җыю оештырылды 25.04.2014

24нче апрельдә гимназиядә макулатура җыю оештырылды. Бу чарада 1-11нче сыйныф укучылары бик актив катнаштылар. Аеруча күп макулатура тапшырган балалар түбәндәгеләр иде: Бикмөхәммәтов Әдел (2а) -72,5 кг, Бикмөхәммәтов Алмаз (3б)- 72,5 кг, Гобәйдуллина Диана (8б)- 94,5 кг, Сабирова Камилә (4в)- 265кг. Макулатура тапшырып, күпме агачны киселүдән саклап калабыз. Димәк, табигатькә дә никадәр файда китерәбез!
-
Санитар-экологик икеайлык кысаларында безнең гимназиядә махсус план буенча әйләнә-тирәне чистарту эше башланды 22.04.2014

Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Мәгариф идарәсе Вахитов һәм Идел буе районы мәгариф бүлегенең 189 нчы номерлы боерыгы нигезендә 2014 елның 1 нче апреленнән башлап 31нче маена кадәр санитар-экологик икеайлык дип игълан ителде.
Әлеге икеайлык кысаларында безнең гимназиядә махсус план буенча әйләнә-тирәне чистарту эше башланды.
Тирә-як чиста- пөхтә булса, үзебезгә дә күңелле бит! Укучылар, кулларына тырма, көрәк алып, күңелле итеп сөйләшә-сөйләшә, бик тырышып, өмәдә катнашалар. Табигатьне саклауга үзләреннән шундый өлеш керткәнгә, алар шатланса, балаларның хезмәт сөеп үсүен күрү укытучыларны да сөендерә. -
Татар халык ашлары көне 22.04.2014

Татар милли ризыклары – татар халкының тарихтан килгән милли ашлары, ашамлыклары. Татар халкы үз милли ашлары белән дә бөтен дөньяга танылган.
Әни пешергән ризыктан тәмлерәк әйбер була аламы икән ул? Әби пешергән ризык булса гына инде… Ә инде ул ризык татар халык ашы булса, гомумән, телеңне йотарлык!..
Элек-электән килгән рецептлар гасырлар дәвамында сыналган. Бүген безнең гимназиядә Татар халак ашлары көне үткәрелә.Ни генә юк өстәлдә: өчпочмак, вак бәлеш, кыстыбый, чәкчәк, гөбәдия, алма бәлеше, катлы күмәч, кәбестә бөккәне... Уңган да соң безнең әниләр һәм әбиләр!













