Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 287 288 ( 289 ) 290 >>
-
Гимназиядә рус теле һәм әдәбияты айлыгы бара 10.02.2014

Гимназиядә рус теле һәм әдәбияты айлыгы бара. Бүген яшь укытучы Таланова Ольга Сергеевна 6”А” сыйныфында ачык дәрес үткәрде. Ул сыйфатларны дөрес язарга өйрәтү белән бергә, укучыларның бәйләнешле сөйләмен үстерү, рус әдәбиятына кызыксыну уятуга да зур игътибар бирде. Яшь укытучыга остазлары киңәшләрен җиткерделәр, директор урынбасарлары дәрескә тулы анализ ясады.
-
“Татар кызы” бәйгесенең район туры 07.02.2014

Бүген Балалар иҗат үзәгендә Вахитов һәм Идел буе районнары мәктәпләрендә укучы туташлар “Татар кызы” бәйгесенең район турында катнашты. Гимназиябезнең 11 нче сыйныф укучы Гыйләҗева Айгөл, район турының беренче бүлегендә җыр, бию, нәфис сүз сөйләүдәге осталыкларын күрсәтеп, финалга узды. Айгөл уңышлы чыгышы белән тамашачылар күңелен яулады, аңа зур җиңү телибез.
-
Гимназиядә татар телендә үткәрелә торган шәһәр олимпиадасының район туры узды 06.02.2014

Бүген 1нче татар гимназиясендә география, химия, информатикадан татар телендә үткәрелә торган шәһәр олимпиадасының район туры узды. Вахитов һәм Идел буе районы мәктәпләреннән барлыгы 100дән артык бала катнашты. Жюри укучыларның эшен югары бәяләде, җиңүчеләрнең исеме алдагы көннәрдә билгеле булачак.
-
Гимназиябездә үткәрелгән «Талантлы син, кеше туганым» әдәби кунакханәсенә очрашуга Роберт Миңнуллин килде 06.02.2014

Бүген гимназиябездә үткәрелгән «Талантлы син, кеше туганым» әдәби кунакханәсенә очрашуга Г. Тукай, М.Җәлил, А.Алиш исемендәге премияләр лауреаты, Г.Х.Андерсен исемендәге Халыкара Мактаулы Диплом иясе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Бөтенроссия татар гаиләсе” фонды рәисе Роберт Миңнуллин килде.
Роберт Миңнуллин җәмгыятьнең хәзерге үсеш чорында, яшь буынның рухи кыйммәтләргә мөнәсәбәте үзгәргән вакытта ,”Бөтенроссия татар гаиләсе” фондының эшчәнлеге турында укучылар, укытучылар күңелендә якты хисләр уятырлык итеп сөйләде. Р.Миңнуллинның шигърият диңгезенә килү юллары бормалы һәм кызыклы булган. Әлеге истәлекләр укучылар күңелендә озакка калачак. Р.Миңнуллин үзенең балалар шагыйре булуы белән горурлана, Г.Тукай, Ш.Галиев, С.Хәкимнәрне үзенең остазлары саный. Кичәдә Р.Миңнуллин шигырьләрен 7 яшьтән 17 яшькә кадәрле балалар да, “Бөтенроссия татар гаиләсе” фонды директоры Гайфуллина Миләүшә Хафизовна да искеткеч осталык белән сөйләде. Шагыйрь сүзләренә язылган җырларны Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева һәм гимназия укучылары башкарды. Очрашу һәркем күңелендә якты хатирә, җанга сеңгән моң булып калачак.
Безнең җаныбыз
Моңга коенган.
Безнең йөрәкләр
Моңнан коелган. (Р. Миңнуллин) -
Февраль ае рус теле һәм әдәбияты айлыгы дип игълан ителде 04.02.2014

1нче татар гимназиясендә февраль ае рус теле һәм әдәбияты айлыгы дип игълан ителде. Шушы айлык кысаларында беренче категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы Шугурова Лариса Николаевна ачык дәрес үткәрде.
Дәреснең темасы - “ Иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләре кую”. Дәрес башында куелган максатка ирешү өчен, укучылар төрле биремле күнегүләр башкардылар. Дәрестә рус әдәбияты, тел тарихы белән бәйле кызыклы материал күп бирелде, укучыларны имтиханга әзерләү эше һәр дәрестә нәтиҗәле оештырыла. Дәрескә директор урынбасарлары, хезмәттәшләре югары бәя бирде. -
03.02.2014

Бүген, 3 нче февральдә, “Казан шәһәренең иң яхшы ел укытучысы 2014” шәһәр бәйгесенең район этабы кысаларында Шәфигуллина Эльвира Илгисовна мастер-класс күрсәтте. “Театр яктылыкка, нурга илтә” темасына үткәрелгән мастер-класс жюри тарафыннан югары бәяләнде.
-
Казан шәһәренең иң яхшы укытучысы – 2015 31.01.2014

23 нче гыйнвардан “Казан шәһәренең иң яхшы укытучысы – 2015” бәйгесенең район туры уза . Быел гимназиябез данын башлангыч сыйныф укытучысы Хәбибуллина Эльвира Наилевна яклый. Ул “Тәнкыйди фикер йөртүне үстерү технологиясен кулланып, башлангыч сыйныф укучыларының фикерләү сәләтен активлаштыру”дигән темага методик семинарда уңышлы чыгыш ясады һәм әйләнә-тирә дөнья фәненннән ачык дәрес күрсәтте. Эльвира Наилевна методик семинар һәм ачык дәрес нәтиҗәләре буенча бәйгенең өченче турына узды. 5 нче февраль көнне мастер-класс үткәрәчәк. Аңа уңышлар телибез!
-
30.01.2014
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәфигуллина Эльвира Илгисовна “Казан шәһәренең иң яхшы ел укытучысы 2014” бәйгесенең беренче, икенче турларын узып, өченче, дүртенче турларыны чыкты. Бу турларда Эльвира Илгисовна балалар белән сыйныф сәгате уздыру, ата-аналар җыелышы үткәрүдәге осталыкларын күрсәтте. Укучыларны иҗади фикер йөртергә өйрәтү, хәзерге җәмгыяттә үз урыныңны табу, балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү мәсьәләләре буенча тәҗрибә уртаклашты.
-
Казан шәһәренең иң яхшы ел укытучысы 2014 28.01.2014

Бүген, 28 нче гыйнварда, “Казан шәһәренең иң яхшы ел укытучысы 2014” шәһәр бәйгесенең район этабы кысаларында Шәфигуллина Эльвира Илгисовна татар теленнән ачык дәрес күрсәтте. Дәреснең темасы - “Сыйфатларның җөмләдәге роле”. Укучылар тавыш бирү пультлары ярдәмендә теманы кабатладылар, интерактив такта кулланып, барлык биремнәрне дә бик уңышлы башкардылар. Балалар актив, тырыш булдылар, һәр биремне кызыксынып эшләделәр. Дәрестә проектлар методын куллану укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, җаваплылык, үз-үзеңә бәя бирү күнекмәләрен формалаштырырга ярдәм итүче методларның берсе булуы ассызыкланды.
-
Ленинград блокадасы 27.01.2014

27 нче гыйнвар – Ленинград блокадасы өзелгәнгә 70 ел тулган көн. 1941 нче елның 8 нче сентябреннән 1944 нче елның 27 нче гыйнварына кадәр шәһәр камалышта кала. 871 көн буе Ленинград фашистларга бирелмәс өчен көрәшә. Шәһәр эчендә туктаусыз бомбалар ява, ачлык, кая карама җимереклек. Бердәнбер тормыш юлы - Ладога күле аша уза торган юл. Мондый шартларда да рухын сындырмаган, бирешмәгән халкыбыз өчен горурлык хисләре уяна бездә.
Бүген, 27 нче гыйнварда, гимназиябездә Ленинград блокадасы темасына багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Сугыш чоры балалары язмышы турында сөйләгәндә, күбесенең күзендә яшь иде. Башка беркайчан да сугыш булмасын, илебездә тынычлык, иминлек булсын иде, дип тели балалар.













