Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 531 учащихся, из них 4 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 281 ( 282 ) 283 284 285 286 287 288 289 290 >>
-
Чәчәкле май – хезмәт ае 27.05.2016

Яшелләндерү гимназия өчен традиция булганлыктан, гимназиянең ишегалдын, аның яшеллеген кайгырту юнәлешендә һәрдаим эшләр башкарылып тора. Каникулларга таралышыр алдыннан җир эшләре бигрәк тә мөһим төс ала, чөнки матурлыкны җәй буена саклап калырга да кирәк бит! Бу нисбәттән, 27нче май көнне укучылар ,укытучылар белән берлектә, гимназия ишегалдында үсеп утырган күпеллык чәчәкләрне күчереп утырттылар. Башкарылган эшләр алдан планлаштырылган гимназия янын төзекләндерү эшләрен дәвам итәр өчен дә максатка ярашлы дип табылды.
-
Республиканская акция "Помоги своей школе" 26.05.2016

В Татарстане стартовала республиканская акция «Помоги своей школе-2016», целью которой является оказание спонсорской помощи школе, колледжу или техникуму в проведении капитального ремонта и обеспечении оборудованием предметных кабинетов.
Республиканская акция проводится Министерством образования и науки РТ совместно с Министерством строительства, архитектуры и ЖКХ РТ и Республиканским агентством по печати и массовым коммуникациям и продлится до 31 августа.
Принять участие в акции может любой желающий. -
9нчы сыйныфлар имтихан тотты 26.05.2016

9 нчы сыйныфлар төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) рәвешендә дәүләт йомгаклау аттестациясе (ГИА) тапшыра башлады. Матбугат хезмәтләреннән билгеле булганча, укучылар күбрәк химия, информатика, җәмгыять белеме һәм әдәбиятны сайлаган. 26нчы май көнне исә безнең гимназиядә Казан шәһәренең 8 гомуми урта белем бирүче уку йортыннан – №12, №13, №51, №41, №98 мәктәпләре, 28 гимназия һәм 5 лицейның 9нчы сыйныф укучылары килеп, җәмгыять белеме фәненнән имтихан тотты. Имтихан тапшыручы укучылар өчен гимназиянең 2-3 катлары тулысынча бушатылды, кабинетлар ППЭ шартларына туры китерелеп җиһазландырылды. Имтихан вакытында башланып, вакытында төгәлләнде. ОГЭ барышында тәртип бозучылар булмады.
-
Соңгы кыңгырау... Соңгы дәрес... Ник бераз соңламадың ?! 25.05.2016

Ак алъяпкыч, көрән форма-күлмәк, ак бантлар ... Кемнәрне генә дулкынландырмый да, кемнәрне генә дистәләгән еллар артка - балачагы белән саубуллашкан үз чорының соңгы кыңгырау кичәсенә алып кайтмый икән?! Гимназия ел саен ничәмә-ничә баласына “канат куя”. Менә быел да ул 10 баласын очар кош итеп, үз канаты астыннан олы тормыш юлына “очырды”. Ак алъяпкычларында ак канат тойган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау шалтырады. Соңгы кыңгырау – кеше гомерендә бик җитди төстә бары бер тапкыр гына кабатлана торган мөһим вакыйга. Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары да соңгы кыңгырауны үзләренең хәтерләрендә озак еллар саклар. Соңгы кыңгырау кичәсенә алар бер-ике ай алдан бик тырышып әзерләнде, кичәгә әти-әниләрен, укытучыларын чакырганнар иде. 11нчеләргә хәер-фатихасын биреп, бәйрәмне Г.Г. Шәмсиева ачып җибәрде. Аннан сүз укучыларның үзләренә күчте. Кичәнең программасы укучыларның үзләре иҗат иткән заманча әсәрләр аша сугарылган булуы белән аерылып торды. Ахырда сүз укытучыларга һәм ата-аналарга бирелде. 2016нчы елгы чыгарылышлар өчен соңгы мәртәбә кыңгырау тавышы яңгырады!
-
Казансу елгасы яры буенда соңгы кыңгырау шалтырады… 25.05.2016

Гимназиядә башланган бәйрәм Казансу елгасы яры буенда дәвам итте. Бүген бөтен чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау шалтырады. Быел соңгы кыңгырау шәһәрнең барлык 11нче сыйныф укучыларын Казансу елгасы яры буенда урнашкан үзәк мәйданнарның берсенә җыйды. Бу мәйданда соңгы кыңгырауның әле тәүге тапкыр шалтыравы.
-
4нче сыйныфларның чыгарылыш кичәсе узды 24.05.2016

Бүген 4 “А” һәм 4 “Б” сыйныфларының чыгарылыш кичәсе булып узды. Бу уңайдан актлар залында бәйрәм концерты оештырылды. Улларының һәм кызларының мәктәптәге тәүге чыгарылыш кичәсен карарга балаларның әти-әниләре чакырылган иде.
-
4нче сыйныфлар Бөтенроссия тикшерү эшләре язды 21.05.2016

11 – 19 май көннәре аралыгында 4нче сыйныф укучылары башлангыч сыйныфта алган белемнәрен йомгаклап, рус теле, әйләнә-тирә дөнья һәм математика фәннәреннән Бөтенроссия тикшерү эшләре яздылар. Мондый тикшерү эшләре балаларга имтиханнарга ияләшергә булышачак, алга таба дәүләт имтиханнарында стрессларны киметергә мөмкинлек бирәчәк, дип фаразлана.
-
20 май – очучы-истребитель Алексей Маресьевның тууына 100 ел! 20.05.2016

20 май – очучы-истребитель Алексей Маресьевның тууына 100 ел! Гимназиядә бүген узган барлык сыйныф сәгатьләре дә А. Маресьевны танып- белүгә, аның кырыс сынаулы тормыш юлын өйрәнүгә, батырлыгына дан җырлауга багышланды. Дәресләр беткәч, 8-10 сыйныф укучылары актлар залында Борис Полевойның “Повесть о настоящем человеке» фильмын карады.
-
19.05.2016

Бүген гимназиянең традициясеннән булган тагын бер матур гадәт үтәлде. Башлангыч сыйныф укучыларының әти-әниләре традициягә тугры калу һәм мәктәп мәйданын матурлау йөзеннән, гимназия ишегалдына чәчәкләр утыртты. Үз йортлары белән торучы әти-әниләр арасында инде чәчәк утырту белән бик күп еллардан бирле шөгыльләнүчеләр, бу эшне үзенә кәсеп итүчеләр дә бар икән.
-
Ышаныч телефоны 17.05.2016

17 май көнне балалар арасында “ышаныч телефоны” н популярлаштыру буенча сыйныфларда чаралар узды. Һәр сыйныф җитәкчесе әлеге психологик ярдәм хезмәтен популярлаштыруда иҗади якын килеп, бик мавыктыргыч итеп әзерләгән иде.













