Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 5 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 287 288 289 ( 290 ) >>
-
Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек
04.04.2015
3 нче апрель көнне “Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек” дип исемләнгән шәһәркүләм шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды. Әлеге бәйгедә 10 “А” сыйныфы укучысы Җамалиев Нияз һәм 3 “А” сыйныфы укучысы Турлов Нияз II дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булдылар. Укучыларны җиңүләре белән кайнар котлыйбыз.
-
Халыкара балалар китабы көне 03.04.2015

2-нче апрель - халыкара балалар китабы көне.
Бу бәйрәмне 1967нче елдан Һанс Христиан Андерсен туган көнне бөтен дөнья бәйрәм итә.
Гимназиябез китапханәсендә, шушы бәйрәм уңаеннан, китаплар күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче В.М. Умарова башлангыч сыйныф укучыларын Һанс Христиан Андерсенның иҗаты белән таныштырды. -
Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз 01.04.2015

Бүген гимназиядә Халыкара кошлар көненә багышланган сыйныф сәгатьләре узды. Укучылар сыйныф җитәкчеләре белән берлектә сыерчык оялары элделәр. “Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз. Без алар турында кайгыртырга бурычлы”, - ди гимназия укучылары.
-
Күпкырлы талант иясе Фасахов Булат “Талантлы егет” номинациясендә җиңү яулады 31.03.2015

30 нчы мартта «Татар егете» һәм “Татар кызы” шәһәр бәйгесенең йомгаклау туры узды. Вахитов районы данын гимназиябезнең 11А сыйныфы укучысы Фасахов Булат яклады. 1нче сыйныфтан район, шәһәр, республика, россиякүләм шигырь һәм театр бәйгеләрендә зур җиңүләр яулаган Булат, соңгы елларда гармунда, курайда уйнау һәм җырлау сәләтләрен үстерде. Күпкырлы талант иясе Фасахов Булат “Талантлы егет” номинациясендә җиңү яулады. Аны чын күңелдән котлыйбыз!
-
Укучыларның Идел буе конференциясе 31.03.2015

1 нче гимназия укучылары ел дәвамында фәнни-гамәли конференцияләрдә уңышлы чыгыш ясый. Укучыларның Идел буе конференциясендә быел 4 укучы катнашты. 10 А сыйныфы укучылары Җамалиев Нияз, Таһирова Динә, “Фольклор һәм татар әдәбияты”, “Татарстан тарихы” секцияләрендә катнашып, фәнни эшләре өчен дипломга лаек булдылар.
-
«Живая классика» Бөтенроссия яшь шигырь укучылар бәйгесенең район этабы нәтиҗәләре
29.03.2015
Гимназиябезнең 7 нче сыйныф укучысы Фаекова Дилә «Живая классика» Бөтенроссия яшь шигырь укучылар бәйгесенең район этабында III урын яулады һәм бәйгенең региональ этабында чыгыш ясау мөмкинлегенә ия булды. Диләгә алга таба да уңышлар телибез!
-
Туфан Миңнуллин исемендәге II республика конференциясе нәтиҗәләре 28.03.2015

27 мартта Туфан Миңнуллин исемендәге II республика конференциясе узды. Гимназиябез укучылары әлеге конференциясенең төрле номинацияләрендә уңышлы чыгыш ясадылар. “Журналистика. Кызыл тышлы дәфтәрдән” номинациясендә 10 нчы сыйныф укучысы Җамалиев Нияз II дәрәҗәле дипломга лаек булды, “Драматургия. “Театр яктылыкка, нурга илтә...” номинациясе буенча гимназиябезнең “Умырзая” театраль коллективы, Әмирхан Еникинең “Мәк чәчәге” нәсерен сәхнәләштереп, Гран-при яуладылар. Укучыларны һәм аларның җитәкчеләре Хөснетдинова Эльмира Рөстәмовнаны, Жиранина Катарина Алексеевнаны зур җиңүләре белән котлыйбыз!
-
28.03.2015

21-25 мартта балалар һәм яшьләр иҗатының Халыкара фестиваль-конкурсы узды. Гимназиябез укучылары Миневалиева Айсылу, Зиннәтуллина Диләрә һәм Хөснетдинова Карина бәйгедә уңышлы чыгыш ясап, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗәге дипломнарга лаек булдылар. Кызларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Ел укытучысы 2015 27.03.2015

26 мартта башлангыч сыйныф укытучысы Хәбибуллина Эльвира Наилевна “Ел укытучысы 2015” бәйгесенең зона этабында уңышлы чыгыш ясады. Ул әйләнә-тирә дөнья фәненнән "Азия" темасы буенча ачык дәрес һәм "Критик фикерләүне үстерү ысуллары" темасына мастер-класс күрсәтте. Аңа алга таба да уңышлар телибез!
-
Cугыш һәм тыл ветераннарын бүләкләү тантанасы 19.03.2015

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан гимназиядә 18 март көнне сугыш һәм тыл ветераннарын бүләкләү тантанасы булды. Вахитов һәм Идел буе районнарының аппарат җитәкчесе Әхмәдуллин Айрат Наилевич ветераннарны Бөек Җиңү белән котлады һәм медальләр тапшырды. Бүләкләү тантанасыннан соң гимназия укучылары концерт куйды.













