Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
Хәйрия концерты
Опубликовано: 13.09.2016“Мәрхәмәтлелек ярминкәсе” дәвамында гимназия укучылары хәйрия товарларын сату белән генә чикләнеп калмады. “Ярминкә булгач, ярминкә булсын...” , дип элеккеге гореф-гадәтләребезне дә истә тотып, “Мәрхәмәтлелек ярминкәсе”нә килгән халыкның күңелен күтәрү максатыннан 30 минутлык концерт программасы да әзерләнде. Концертта милли рух булдыру төп шартларның берсе булса да, программаның тулаем эчтәлеге изгелеккә багышланган иде. Бу исә килгән халык колагына да һәм укучыларыбызны тәрбияләүдә дә үз ролен үтәгәндер, дип ышанасы килә, чөнки “изгелек”, “мәрхәмәтлелек”, “ярдәм” төшенчәләре сүз генә булып калмыйча, һәрдаим безнең гамәлләребездә дә чагылырга тиеш. “Мәрхәмәтлелек ярминкәсе”нә әзерләнгән “Изгелек җирдә ятмас” хәйрия концерты шуны максат итте. Гимназиянең хореография һәм җыр укытучылары белән берлектә әзерләнгән концерт номерларында милли рух та, башка милләтләр белән дустанә мөнәсәбәт тә урын алган иде: 6-7 сыйныф кызлары “Күл буенда” татар лирик биюе, 7 сыйныф малайлары “Шәкертләр” биюе белән чыгыш ясаса, 9-10 сыйныф кызлары кытай биюендә осталыкларын күрсәтте. Кыскасы, ярминкәгә килгән халыкның да, кәеф бүләк иткән укучыларның да кәефләре шәп булды , ә иң мөһиме – бушка!
К списку новостей













