Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 5 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 276 277 278 279 ( 280 ) >>
-
Гимназия Үзидарәсенең җыелышы булып узды
14.01.2016
12нче гыйнвар көнне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары тарафыннан оештырылган Гимназия Үзидарәсенең җыелышы булып узды. Үткән чиреккә, узган эшләргә йомгак ясалды, нәтиҗәләр чыгарылды.
-
Гимназиядә каникул вакытында түгәрәкләр һәм консультацияләр эшчәнлеге дәвам итте
11.01.2016
Быел укучыларның кышкы каникуллары 28 декабрьдән башланып, 10 гыйнварга кадәр дәвам итте. Гимназиядә каникул вакытында түгәрәкләр һәм консультацияләр эшчәнлеге дәвам итте.
-
Күңелле бәйрәм яллары һәм озын каникуллардан соң мәктәптә укуның иң озын чиреге - III чирек башланды
11.01.2016
Күңелле бәйрәм яллары һәм озын каникуллардан соң мәктәптә укуның иң озын чиреге - III чирек башланды. Сагындырып кына яуган ап-ак карга күмелеп кышкы каникуллар да үтеп китте.
Чыршы бәйрәмнәре дә тыныч һәм куркынычсыз узды. Ә бүгеннән инде - укырга! Хәерле сәгатьтә! -
Яңа ел бәйге-тамашасы 26.12.2015

Гомуми урта белем бирүче уку йортларында Яңа ел алды тамашалары башланып китте. 25нче декабрь көнне 1нче санлы татар гимназиясе укучылары да яңа ел тамашасында катнашып, үз иҗатларын тамаша кылды.
-
Кышкы могҗиза 24.12.2015

Кыш – әкияткә тиң могҗизалар вакыты. Бу бигрәк тә балаларга яхшы таныш. Нәкъ менә могҗизага тиң табигатьнең серле бер фасылы, яңа елның якынлашуы 1нче санлы гимназия укучыларын да битараф калдыра алмады. Һәр укучы “ Кышкы могҗиза” дигән темага рәсем һәм кул эшләнмәләре ясады. Иң матур рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды. Ә кул эшләнмәләре арасында нидиләре генә юк! Кул астында гына булган җисемнәргә яңача “җан өргән” алар! Афәрин!
-
Cпортка кагылышлы күрсәтмә чыгышлар чарасы булып узды 23.12.2015

22нче декабрь көнне гимназиянең спорт залында 5-7 сыйныфлар арасында физик тәрбия укытучылары тарафыннан оештырылган спортка кагылышлы күрсәтмә чыгышлар чарасы булып узды.
-
СПИДка каршы Халыкара көрәш көне 15.12.2015

15нче декабрь көнне гимназиягә йогышлы чирләрне кисәтү һәм СПИДка каршы көрәш турында сөйләшү өчен ТР Сәламәтлек саклау Министрлыгына караган махсус үзәк хезмәткәре чакырылып, өлкән сыйныф укучыларын замана чиреннән кисәтеп, лекцияләр үткәрелде.
-
“Күңелле старт” күңел ачу уеннары оештырылды 14.12.2015

12нче декабрь көнне гимназиядә “Күңелле старт” күңел ачу уеннары оештырылды. Уенда үзара 4нче сыйныфлар ярышты.
-
5 А һәм 6 Б сыйныфы укучылары Габдулла Тукайның әдәби музеена бардылар. 14.12.2015

11 нче декабрь көнне 5 А һәм 6 Б сыйныфы укучылары Габдулла Тукайның әдәби музеена бардылар. Укучылар музейда бөек шагыйребезнең тормыш юлы һәм иҗаты турында күп өстәмә мәгълүмат алдылар.
-
«Сәләт» клубларының II гамәли семинары 14.12.2015

9-12 декабрь көннәрендә «Идел» яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы һәм Россиянең берничә төбәгендә урнашкан «Сәләт» клубларының II гамәли семинары узды. Бу семинарда гимназиябезнең 8нче сыйныф укучылары да катнашты.













