Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 ( 257 ) 258 259 260 >>
-
Укучылар “Сумо” шәһәркүләм II ярышында « Кегль – ринг: квадро» номинациясендә - беренче! 18.04.2016

«Кегль – ринг: квадро» номинациясендә робототехника буенча уздырылган “Сумо” шәһәркүләм II ярышында 1нче урынны яулап, 1нче дәрәҗә дипломга лаек булган гимназия командасын – Е. Алигулиева, Ч . Хәбибуллин һәм җитәкчеләре Р.Р. Баһаутдинованы җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Язгы өмә 16.04.2016

Шимбә көнне укучылар бик теләп язгы өмәдә катнашты: озак вакытка сузмыйча, гимназия мәйданы “ялт” итте. Көзге яфраклардан арынгач, мәктәпнең әйләнә – тирәсе чистарып, сафланып калды. Шулай итеп, укучыларны хезмәттә тәрбияләү, хезмәт дәресләренә генә кайтып калмыйча, өмәләр үткәрү белән дә ныгытыла.
-
Тукай каберенә сәфәр... 15.04.2016

15 апрель - бөек Тукайның фанилыктан бакыйлыкка күчкән көне. Ә безнең гимназиядә бу көн, традиция буларак, Яңа бистә Татар зиратына барып, Тукайның һәм башка татар зыялыларының каберләрен зыярәт кылып, искә алып кайту көне буларак каралган. Менә бүген дә традицияне саклап, гимназия укучылары Тукай каберенә сәфәр кылып кайтты. Башта бер минут тынлык белән Тукайны искә алды укучылар. Аннан шагыйрьнең дөньяга килгән, бакыйлыкка күчкән вакытлары , халыкның Тукайны ни рәвешле соңгы юлга озатуы һ.б. хакында сөйләп, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Э. Р. Хөснетдинова балаларның хәтерләрен яңартты.
-
“Шигырь бәйрәме” бәйгесе 14.04.2016

“Тукай айлыгы” уңаеннан оештырыла торган чаралар дәвам итә. Берничә көн алдан Тукай иҗатын күңелдән уку буенча һәр аерым сыйныф эчендә ярыш игълан ителгән иде. Һәр сыйныфтан(5-10кл) җыелган “Иң шәп нәфис сүз осталары” бүген гимназия күләмендә Тукай иҗаты буенча үткәрелгән “Шигырь бәйрәме” бәйгесендә катнашты. Тукай иҗаты татар, рус, инглиз телләрендә яңгырады. Бәйге ахырында гадел жюри әгъзалары тарафыннан урыннар билгеләнде.
-
«Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе 13.04.2016

Быел дүртенче тапкыр «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар бәйгесе үткәрелде. Бәйгене Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы язучылар берлеге, Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә үткәрә. Быел Татарстанда һәм Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче яшь иҗат көчләре «Илһам» бәйгесенә 2800 эш тәкъдим иткән. Шуларның өч йөзе – җиңүчеләр һәм лауреатлар – 12 апрель көнне Пирамида мәдәни күңел ачу комплексында уздырылган бәйрәмдә катнашты. Алар арасында безнең гимназиянең 3 укучысы да бар иде.
-
12 апрель - Космонавтика көне 12.04.2016

12 апрель - Космонавтика көне уңаеннан, гимназиянең мөхтәрәм укытучысы, Ю.А. Гагаринның үзен күрү бәхетенә ирешкән, беренче космонавт белән кул биреп күрешкән шәхес, физик Н. Г. Гыймадиев укучыларга актлар залында “Галәмдә-кеше!” дип аталган лекция сөйләде. Лекциянең максаты - укучыларның космос турындагы күзаллауларын киңәйтү; логик фикерләүләрен, хәтер һәм дикъкатьләрен үстерү; космонавтика өлкәсендәге белгечләргә хөрмәт хисе тәрбияләү иде.
-
Тәҗрибә уртаклашу стажировкасы булып узды 11.04.2016

11нче апрель көнне безнең гимназиядә “Укыту-тәрбия барышында заманча технологияләрне куллану“ дигән темага Татарстанның Апас, Балтач һәм Питрәч районнары җирлегеннән килгән мәктәп директорлары өчен тәҗрибә уртаклашу семинары булып узды. Семинар - стажировка эшендә 6 директор катнашты. Гимназия кунакларны ишек төбеннән үк ачык йөз, тәмле сүз белән милли рухта каршы алды. Тәҗрибә уртаклашырга килгән кунаклар белән фикер алышу актлар залында дәвам итте. Эшлекле аралашуны гимназия директоры Г.Г. Шәмсиева ачып җибәрде.
-
7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне 08.04.2016

7 апрель – Бөтендөнья сәламәтле ккөне уңаеннан, гимназиядә сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Укучылар белән әңгәмәдә бу юлы сүз Шикәр авыруының (диабет) организмга йогынтысы турында барды.
-
Гимназиядә “Тукай айлыгы” башланып китте 07.04.2016

Гимназиядә “Тукай айлыгы” башланып китте. Сыйныф җитәкчеләре бик ныклап сыйныф сәгатьләрендә укучылар белән Тукайга багышланган әңгәмәләр, Тукай иҗатына багышланган чаралар уздыралар. Менә бүген дә 7 “А” сыйныфында Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләү ярышы узды, шул рәвешле, иҗаттагы хис аша туган телебезнең аһәңен тою күнекмәләренә дә басым ясалды.
-
Казан-Йорт" фестиваленең шәһәркүләм туры узды
06.04.2016
6нчы апрель көнне Халыклар Дуслыгы Йортында «Казан-Йорт» фестиваленең шәһәркүләм туры узды. Фестиваль ахырында район күләмендә уңышка ирешкән укучыларны бүләкләү тантанасы булды. Район күләмендә узган “ Казан-йорт” фестивалендә Хөснул Вәлиуллин көе , Рәшит Әхмәтҗанов сүзләренә иҗат ителгән “Акчарлаклар” җырын башкарып, II дәрәҗә Лауреат булган гимназиянең 8 “А” сыйныфы укучысы ( җитәкчесе - Ф. Ш. Мостафина) Д. Фаекова да диплом белән бүләкләнде. Афәрин! Укучыбызны һәм җитәкчесе Ф.Ш. Мостафинаны уңышлары белән котлыйбыз!













