Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
"Талантлы син, кеше туганым" Рафис Корбан белән очрашу
Опубликовано: 29.11.2017
Бүген, 29 нчы ноябрь көнне, әдәби кунакханәдә балалар язучысы, Ш. Маннур һәм А. Алиш премияләре иясе, Рафис Корбан кунак булды. Гимназия укучылары Р. Корбанның шигырьләрен сөйләделәр, әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Тамашачыларга “Патша кызы һәм җырчы”, “Бәрәнне кем урлаган?”, “Керпе малае дуслар эзли” спектакьләреннән өзекләр аеруча ошады.
Әлеге номерлардан соң язучы үзе белән таныштырды, шигырьләрен укыды, яңа чыккан китапларын мәктәп китапханәсенә бүләк итте. Ә табышмакларга дөрес җавап бирүчеләргә, Рафис Корбан автограф куеп китаплар бүләк итте. Кичә укытучыларга да, укучыларга да бик ошады.
Әдәби кунакханә эшчәнлеге дәвам итә. Киләсе кичәнең кунагы кем икәнен белергә теләсәгез, яңалыкларны күзәтеп барыгыз.
К списку новостей













