Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 257 ( 258 ) 259 260 >>
-
Юлларыбыз имин булсын! 06.09.2016

Балалар юл-транспорт һәлакәтләренә очрамасыннар, юлда үзләрен дөрес тота белсеннәр, төрле кыен очраклардан чыгу юлларын тиз һәм дөрес таба белсеннәр өчен гимназиядә даими эш алып барыла. Укытучылар башлангыч сыйныфлардан башлап, уку елы дәвамында ай саен профилактика эшләре алып баралар : балаларга юл белән бәйле төрле очраклардан чыга белү юлларын аңлаталар, юлда үз-үзләренә ышаныч тәрбияләргә тырышалар. 5 сентябрь көнне дә гимназиядә бу уңайдан төрле “биш минутлык”лар үткәрелде.
-
Беслан фаҗигасе уяу булырга өнди 03.09.2016

3нче сентябрь көнне сыйныф җитәкчеләре укучыларның дәресләрдән тыш вакытларын 12 ел элек Беслан мәктәбендә булган коточкыч вакыйга турында сүз алып баруга багышлады. Ул вакытта террорчылар кулыннан 334 кеше бер гөнаһсызга һәлак була, 800ләп кеше төрле тән җәрәхәтләре ала. Гимназия укучылары һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды. Әңгәмә вакытында укучыларның шәхси иминлегенә игътибар ителде: гадәттән тыш хәл була калса, үзеңне ни рәвешле тотарга, нинди ысуллар кулланырга кирәклеге хакында тәфсилләп сөйләнде. Чара яшүсмерләргә Беслан фаҗигасе вакытында батырлыклар күрсәткән кешеләр турында фильм күрсәтелү белән дәвам итте.
-
"Бергә – яктырак” 02.09.2016

2 сентябрь көнне барлык 4нче сыйныфлар арасында дуслык һәм яхшылык сыйфатларын тәрбияләүгә нигезләнгән “Бергә – яктырак” дип аталган рәсем конкурсы игълан ителде. Команда рухында барча дүртенчеләр әлеге конкурста бик теләп катнашты. Иң матур рәсемнәр сайлап алынып, шәһәр күләмендәге бәйгегә җибәрелде. Алдан вәгъдә ителгәнчә, шәһәр күләмендә җиңүчеләр 10 сентябрьдә Казансу елгасы яры буенда урнашкан “Казан” янында узачак шәһәр бәйрәменә чакырылачаклар.
-
Белем көне!!! 01.09.2016

Бүген барлык мәктәпләрдә шаулап-гөрләп Белем көне узды. Беренче сыйныф укучылары өчен бу бәйрәм тәүге кабат шалтыраган Беренче кыңгырау бәйрәме булса , гомумән , укучылар , укытучылар һәм ата- аналар өчен - яңа уку елы башлану тантанасы. Һава торышының яңгырлы торуына да карамастан, бәйрәм тантанасына килгән кунакларның , бигрәк тә, беренче сыйныфларның кәефләрен яңгырлы иртә боза алмады. Белем көне тантанасы 1нче һәм 11нче сыйныфлар өчен гимназиянең актлар залында билгеләп үтелде. Калган сыйныфларда тантаналы җыелыш һәм бәйрәм чаралары сыйныф эчендә үткәрелде. Быел беренче сыйныфка барлыгы 74 бала кабул ителде.
-
Мәктәпкә барасы бар...
29.08.2016
Уку елы башланырга нибары 3 көн калып бара... Кемнәрдер 1 сентябрьне түземсезлек белән көтеп алса, икенчеләр, җәйге ялларның шулай тиз үтеп баруына уфтана. Ничек кенә булмасын, парта артына утырырга әзерләнә башларга вакыт җитте. Шул нисбәттән, бүген гимназиядә бәйрәм алды җыелышы - “пробный” көн уздырылды. Һәр сыйныф үз сыйныф җитәкчеләре һәм сыйныфташлары белән очрашып, бик тиздән башланачак уку көннәре турында гапләште. Белем көненең тантаналы линейкасында катнашучылар үзләренең концерт номерларын кабатлады.
-
Педагогик киңәшмә узды
22.08.2016
22 нче август көнне яңа уку елының беренче Педагогик киңәшмәсе узды. Педагогик киңәшмәнең председателе һәм сәркатибе укытучылар тарафыннан тавыш бирү юлы белән яңадан сайланып тәгаенләнде. Гимназия директоры Г. Г. Шәмсиева барлык укытучыларны яңа уку елы башлануы белән котлап, яңа уку елы дәвамында көн кадагында торган мәсьәләләргә тукталды, укытучыларның һәм сыйныф җитәкчеләренең һөнәри вазыйфаларына караган бурычларын һәм хокукларын искәртте, гимназиянең уңышлары белән уртаклашты. Ике сәгатькә сузылган бик җитди педагогик киңәшмәдән соң, коллективка яңа килгән яшь укытучылар тәкъдим ителде, уку-укыту барышында аерым бер уңышка ирешкән тәҗрибәле укытучылар мактау һәм рәхмәт сүзләре белән бәяләнде.
-
Иң яхшылар рәтендә булу – җиңел түгел , әмма рәхәт... 19.08.2016

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы 2015-2016 нчы уку елы нәтиҗәләре буенча республиканың 100 иң яхшы авыл һәм шәһәр мәктәпләре рейтингын төзегән. Анда бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре, Россия күләмендәге олимпиадаларның төбәк этабында җиңүчеләр исәпкә алынган. Әлеге исемлектә гимназиябезне күрү аеруча сөенечле. Шулай итеп, гимназиябез әлеге рейтингта “Иң яхшы 100 мәктәп” арасында беренче иллелектә 33нче урынны били! Татарстан буенча төп белем бирүче мәктәпләр арасында да гимназиябез беренче иллелектән калышмый. Исемлектә күрсәтелгән 441 мәктәп(!) арасында 36нчы урынны били! Афәрин! Ничек инде сөенмисең дә, ничек инде горурланмыйсың ди ! Иң яхшылар рәтендә булырга укучыларыбызның БДИны уңышлы тапшырулары да йогынты ясаган бит!
-
29нчы август - «пробный» көн! 18.08.2016

Яңа уку елы башлануын Яңа уку елы башлануын белдергән 1 сентябрь иртәсен балалар гына түгел , инде ничәмә –ничә ел белем биргән укытучылар да зур дулкынлану белән каршы ала. Белем бәйрәмен иң зарыгып көтүчеләр, әлбәттә, ул – беренчеләр! Ел саен әлеге дулкынландыргыч мизгелләргә берничә көн кала булачак беренче сыйныфлар һәм аларның әти-әниләре белән җыелышлар уздырыла. Бу көндә беренчеләр үзләренең кабинетлары, сыйныф җитәкчеләре һәм үзләренә кирәкле кыскача белешмә белән таныша. Быел әлеге көн 29нчы августка планлаштырыла.
-
Вниманию учащихся и их родителей!
17.08.2016
29 августа в 12.00 состоится Пробный день!
-
Внимание! Опрос родителей!
11.07.2016
Управление образования города Казани объявляет опрос родительской общественности о качестве образовательных услуг, предоставляемых муниципальной системой образования. Для того чтобы проголосовать необходимо кликнуть на соответствующий баннер вверху главной страницы портала http://www.kazanobr.ru или пройти по ссылкам: http://test-kazanobr.ru/node/279 (для школ), http://test-kazanobr.ru/node/286 (для детских садов). Регистрации на портале для участия в опросе не требуется. Спасибо за Ваш голос!













