Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 251 252 ( 253 ) 254 255 256 257 258 259 260 >>
-
«Математик КВН»! 18.11.2016

Математика атналыгы кысаларында, 18нче ноябрь көнне, 6 А сыйныфында “Математик КВН”уены узды. Аны үзләренең сыйныф җитәкчеләре, математика укытучысы Резидә Рашатовна әзерләгән иде. “Математик КВН” да катнашучыларга җанатар булып 10нчы сыйныфлар керде. Укучылар үзара "кызлар һәм малайлар" командаларына бүленеп ярышты. Ахырда ДУСЛЫК ҖИҢДЕ!
-
«Ислам мәдәнияте музее»на сәфәр 17.11.2016

17 ноябрьдә 8 а сыйныфы укучылары «Ислам мәдәнияте музее»на сәяхәт кылдылар. Музей экспозицияләре, телгә килеп, ислам диненең барлыкка килү тарихы, дини бәйрәмнәре, пәйгамбәрләр турында гүя бәйнә-бәйнә сөйли сыман... Диварлардагы шамаилләр дә укучыларда “серле язу”га кызыксыну уятты. Шулай ук Ураза, Корбан бәйрәмнәре турында киңрәк мәгълүмат алып, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларына сәфәр кылып, Татарстан һәм татар халкы тарихын милләт, тел һәм дин бәйләнешендә традицион Ислам дине яссылыгында күрүгә ирештеләр.
-
Каюм бабай музеенда кунакта! 17.11.2016

Атнаның һәр пәнҗешәмбесе бездә “музей көне” буларак билгеләнә. Менә бүген дә барлык беренче сыйныф укучылары , дәресләре тәмамлангач, сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, Каюм бабай музеена юл тотты. Мәшһүр "Әбүгалисина","Кырык вәзир кыйссасы", "Ән-мүзәҗ","Фәвакиһел җөласа фил-әдәбият" һәм күп кенә сүзлекләр авторы буларак билгеле булган күренекле язучы-галим һәм татар халкының мәгърифәтчесе Каюм Насыйри музеена сәяхәт “Каюм бабайда кунакта” исеме астында бүгенге беренчеләр күңелендә әле озак еллар сакланыр.
-
Уенчыклы балачак, ягъни курчак - үзе иҗат! 16.11.2016

Курчак театрлары балаларны сихри дөньяга алып керә, аларның иҗади фикерләү сәләтен ачарга ярдәм итә, сөйләм телен үстерә, матурлык һәм әхлак тәрбиясе бирә. Курчак театрларын уйнау балаларның хәтерен, игътибарын, күзаллау сәләтен, сөйләм сафлыгын үстерергә ярдәм итә. ИЗГЕЛЕК АТНАЛЫГЫ кысаларында 3нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре Эльвира Дамировна җитәкчелегендә, 1нче сыйныфларга үзләре теккән курчаклардан “курчак театры” күрсәтте.
-
Математика атналыгы: «Әйләнә-тирәбез гүя математика...» 15.11.2016

Гимназиядә математика атналыгы башланып китте. Бүген, әлеге атналык кысаларында, 2 сыйныф укучылары «Савыт-сабаларда бизәкләр һәм орнаментлар» дип аталган проект эшләрен тәкъдим итте. “Иң яхшы” дип табылган эшләр күргәзмәгә урнаштырылды. «Әйләнә - тирәбез гүя математика...» дип исемләнгән стена газетасы балаларның проектны башкарганнан соң ирешелгән уй-фикер нәтиҗәләренә ишарәли.
-
Үзидарә хәбәр итә : гимназиядә - ЯҢА ПРЕЗИДЕНТ ! 14.11.2016

Шушы көннәрдә гимназия идарәсе җыелышы булып узды. Бер ел дәвамында уңышлы гына эшләп килгән президентыбыз Озяйкин Тимур ( 9 Б сыйныфы укучысы) үзе теләп “отставкага китте”. Ул күптән түгел әлеге вазыйфадан баш тартуы хакында белдереп, үзен бу җаваплы эштән азат итүләрен үтенеп, директорга кергән. Президент үзе бу гамәлен 9 сыйныфта укуы һәм алда көтелгән дәүләт имтиханнарына әзерләнергә вазыйфасына йөкләнгән бурычлары комачау итәчәгенә бәйләп аңлата. Президентның сылтамасы вазыйфадан баш тартуга нигезле җирлек буларак билгеләнә һәм Тимур Озяйкинның үтенече канәгатьләндерелә. Үзидарә утырышында Тимур Озяйкин президент вазыйфасыннан баш тартуы хакында калган министрларга һәм старосталарга да җиткерде. Шушы ук көнне Үзидарәгә яңа президент сайлаулары узды. Бу юлы президентлыкка былтыргы сайлауларда үзен иң яхшы кандидатларның берсе буларак тәкъдим иткән 8 сыйныф укучысы Шәмеева Лилия сайлап куелды. Күп кенә министрлар аның кандидатурасын хуплады. Афәрин, Лилия! Яңа президентка яңа уңышлар телисе генә кала!
-
Урта гасырларда кулдан эшләнгән эш һәм сугыш кораллары 12.11.2016

Тарих һәм җәмгыять белеме атналыгын йомгаклап, "Урта гасырларда кулдан эшләнгән тарихи эш һәм сугыш коралллары " дигән атама астындагы күргәзмәгә балалар төрледән-төрле тарихи макетлар әзерләп килгәннәр иде. Ул макетлардан гимназия китапханәсендә урта гасырларның тарихи ядкарьләрен хәтерләткән күргәзмә оешты. Күргәзмәдәге һәрбер макетны , кулга алып карау белән, ихтыярсыздан тарих чоңгылына чумганыңны сизми дә каласың...
-
Бик тиздән «Яраткан шагыйрем» бәйгесе игълан ителәчәк! 11.11.2016

Бик тиздән гимназиядә “Яраткан шагыйрем” бәйгесе игълан ителәчәк. Укучылар бәйгегә старт бирелер алдыннан оештырылган “ Ач, шигърият, серләреңне!” китап күргәзмәсе белән әлегә таныша торалар. Күргәзмә янына игълан ителәчәк бәйгенең шарты эленгән инде. Ул түбәндәгечә : укучы үзенең яраткан шагыйренең (яисә шагыйрәсенең ) тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнә; аның басма һәм электрон иҗатын туплый ; яраткан шагыйре ( яисә шагыйрәсе) турында презентация әзерли һәм... гимназиянең актлар залында мәктәптәш дуслары каршында чыгыш ясый! P.S. Укучының яраткан шагыйре ( яисә шагыйрәсе) чит ил әдәбияты вәкиле дә булырга мөмкин! Димәк, бәйге чит ил әдәбиятын да колачлаячак. Кызык булачак! Син дә калышма, бәйгегә кушыл!
-
Тарих атналыгында “Туган якны өйрәнү” музеена сәяхәт! 10.11.2016

Гимназиябезнең “Туган якны өйрәнү” музее бай тарихлы, тирән тамырлы ! Гимназиядә бик күптәннән “Туган якны өйрәнү” түгәрәге дә эшләп килә. Укучылар арасында әлеге түгәрәккә йөрүчеләр дә, йөрергә теләк белдерүчеләр дә шактый. Бүгенгесе көндә бу түгәрәкне һәм “Туган якны өйрәнү” муззеен тарих укытучысы Ә. Ә. Янурова җитәкли. Ел саен беренчеләрне музей белән таныштыруга аерым басым ясала. Быел исә бу сәяхәт тарих атналыгына туры килде һәм беренче сыйныфлар аеруча күп булу (75 укучы!) җәһәтеннән , әлеге экскурсия берничә көнгә бүленде. Тарих атналыгы һәм “Туган якны өйрәнү” музеена экскурсиядән бер фото-истәлекне сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәбез!
-
Укыдыгызмы әле, ишеттегезме әле: «Тарих маҗаралары»! 09.11.2016

Тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы кысаларында 5-6нчы сыйныфлар катнашында “Тарих маҗаралары!” кызыклы фактлар тәгълиматы турында фикер алышу булып узды. Тарих төпкелләрендә безнең эрага билгеле булмаган төрледән-төрле серле могҗизалар бар. Алар безгә әле дә булса табышмак булып кала бирә. «Стоунхендж сере», «Бәллүр баш сөяге», «Гәрәбә бүлмә», «Сфинкс табышмагы» , «Ковчег васыяте» , «Артур- патша» турында сөйләнгән легенда - риваятьләр белән бәйле тарихның "серле табышмаклары" укучылар аңында маҗаралы бер могҗиза булып ачылды. Кызыклы фактларга багышланган фикер алышу чарасы чыгыш ясаган укучылар өчен дә, тамашачы укучылар өчен дә бик мавыктыргыч булды.













