Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 251 252 253 ( 254 ) 255 256 257 258 259 260 >>
-
Китапханә хәбәрләре: "Ач, шигърият, серләреңне!" китап күргәзмәсе 08.11.2016

Гимназиядә "Ач, шигърият , серләреңне" китап күргәзмәсе оештырылды.
-
Тарих һәм җәмгыять белеме атналыгына старт бирелде 08.11.2016

Укулар башлану белән бергә , көзге каникул вакытында тукталып калган фән атналыкларына старт бирелде. Бу атнадан ТАРИХ ҺӘМ ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ АТНАЛЫГЫ башланып китте. Чараның атамасы, үткәрелү вакытын күрсәтеп , 7 - 11 ноябрь аралыгында үтәчәк атналыкның планы белән дә танышып китәргә мөмкин: 1. «Укучыларда сайлаучы хокукы (5 – 11сыйныфлар) » темасына башваткычлар бәйгесе ( атна дәвамында) 2. “Тарих маҗаралары” исемле кызыклы тарихи факларны ачыклау чарасы (5нче сыйныфлар) 3. “Яшүсмерләрдә хокук һәм җаваплылык” темасына түгәрәк өстәл (7нче сыйныфлар) 4. Беренче сыйныфлар белән “Туган якны өйрәнү” музеена сәяхәт 5. Урта гасырларда тарихи кул эшләнмәләре( 6 сыйныф) 11.11.2016
-
Көзге каникуллар тәмамланды, мәктәпләрдә янәдән укулар башланды! 07.11.2016

31.10. - 6.11. көннәрендә бер атна дәвам иткән көзге каникуллар төгәлләнде. Балалар бүген янәдән мәктәпкә килделәр һәм яңа чирекне башлап җибәрделәр! Яңа чиректә укуга карата яңа көч, яңа дәрт , яңа бишлеләр теләп калабыз аларга!
-
Көзге каникуллар күңелле һәм файдалы узсын! 31.10.2016

31 нче октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр – көзге каникуллар. Бу көннәрдә гимназиядә спорт секцияләре, түгәрәкләр график буенча эшләячәк. Укучыларыбызга күңелле һәм файдалы яллар телибез!
-
Ата-аналар җыелышы 28.10.2016

28нче октябрь көнне I чирек нәтиҗәләренә йомгак ясап, чираттагы ата-аналар җыелышы узды. Гимназиядә ата-аналар җыелышы һәрдаим сыйныф җитәкчеләре тарафыннан аерым бер темага багышлап уздырыла. Бу юлы да һәр сыйныф җитәкчесенең ата-аналар белән сөйләшергә үз темалары әзерләнгән иде. Көзге каникулларга китәр алдыннан балаларның кичке сәг. 10 нан соң үзләрен генә урамга чыгармау хакындагы карар турында ата-аналарга янәдән искәртелде. Шул исәптән, җыелышта укучыларның тышкы рәвешенә , шәхси әйберләрен йөртешенә , мәктәп күләмендә үз-үзләрен тотышларына, укуда өлгерешләренә, туклану карталарына, электрон көндәлекләргә, ГТО нормативларына һ.б. караган тагын бик күп мәсьәләләргә кат-кат басым ясалды .
-
4, 6, 8 сыйныфлар татар теленнән белем мониторингы узды 27.10.2016

Соңгы вакытта традицион "контроль" төшенчәсе, яисә "диагностика" сүзе урынына "мониторинг" сүзе кулланыла башлады. Башкача әйткәндә, мониторинг ул – укучыларның белем, күнекмәләр дәрәҗәсенең үсешен күзәтү, планлаштыру, тикшерүнең комплекслы системасы. Контроль үлчәү материаллары (КҮМ) ярдәмендә укучыларның белем дәрәҗәсе тикшерелә. КҮМ материалын төзүдә нигез булып гомуми минимум таләпләренә туры килгән белем дәрәҗәсе тора. 27 нче октябрь көнне гимназиянең 4, 6, һәм 8 сыйныф укучылары видео күзәтүе астында татар теленнән КҮМ (КИМ) язды.
-
Гимназия базасындагы СЭП № 62 составы гадәттән тыш хәлләргә әзер! 27.10.2016

Хәрби вакытның ни икәнлеген өлкән буын яхшы белә. Елга бер мәртәбә гимназия дә үзенең хәрби әзерлегенә имтихан тота. 27нче октябрь көнне җыелма эвакуация пункты штаб күнегүләренә өйрәтүләр узды. Аның составына хәбәр итү һәм элемтә, теркәү һәм барлау, колонналар формалаштыру, хисап, җәмәгать тәртибен саклау, транспорт белән тәэмин итү, ышык урын табу төркемнәре керә. Болардан башка, ана белән бала бүлмәсе, медицина пункты, радиация һәм химия күзәтүе посты , белешмә өстәле булырга тиеш. Күнегүләр тиешле дәрәҗәдә үтәлде , хезмәтләрнең барысы да уңай бәяләнергә лаек дип табылды.
-
«Вечер поэзии» рус әдәби шигърият кичәсе 26.10.2016

Рус теле атналыгы уңаеннан , 1 Б сыйныфы укучылары , сыйныф җитәкчеләре Гөлсаф Ильясовна белән берлектә, “Вечер поэзии” дип аталган рус әдәби шигърият кичәсендә катнашып, Совет чорының балалар өчен иҗат иткән иң атаклы әдипләреннән 3 шәхесне искә алдылар. Алар арасында иң өлкәне һәм иң кыска гомерлесе булуына да карамастан, хәзерге вакытта телевидениядән барган мөһим тапшыруга - "Жди меня" ( "Найти человека") тапшыруына нигез салучы язучы-шагыйрә Агния Бартоның биографиясе белән кыскача таныштырып үттеләр, сәнгатьле итеп аның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Кичә ахырында укучылар А. Барто иҗаты буенча төзелгән уеннарда катнаштылар. 2016 ел кино елы булу уңаеннан, шагыйрәнең әсәрләре буенча төшерелгән кинофильмнар турында да әйтелде. Искә алынган икенче бер шәхес Русия һәм Советлар Берлеге гимннарына сүзләр язган танылган балалар шагыйре - Сергей Михалков. Беренче шигырен Михалков 15 яшендә бастырып чыгарган. Бүгенге көнгә аның 400 мең данә китабы сатылганлыгы билгеле. Сергей Михалков әлеге өч шәхес арасында иң озын гомерле балалар иҗатчысы дисәк тә , ялгыш булмас , ул 1913 елның 13нче мартында дөньяга килә һәм 2009 елның 27нче августында 96 яшендә вафат була. Чираттагы әдип - Борис Заходер. Ул «Винни-Пух маҗаралары», «Мэри Поппинс», «Питер Пэн», «Алиса могҗизалар дөньясында» кебек әкиятләрне рус теленә тәрҗемә итә. Шулай ук , ул Иоганн Гете хезмәтләрен тәрҗемә итү эше белән шөгыльләнә. Танылуны Борис Заходерга нәкъ менә аның тәрҗемә әсәрләре китерә. Тәрҗемәләренә нигезләнгән Союзмультфильм мультфильмнарында инде менә ничәмә-ничә буын тәрбияләнә. Кыскасы , балалар әдипләренә багышланган рус әдәби шигърият кичәсе катнашучылар һәм тамашачылар өчен дә бермә – бер файдалы булды. Балалар һәм олылар да үзләренең белемнәрен баетты.
-
Фән атналыклары дәвам итә 24.10.2016

Бугенге рәвештәге фән XVI—XVII гасырларда оеша башлый, мәгрифәтчелек чорында аеруча популярлаша. Үзенең тарихи үсеше барышында ул техника һәм технология кысалары тышына чыга. Фән җәмгыятькә һәм мәдәнияткә һәр яктан тәэсир итүче иҗтимагый һәм гуманитар яктан әһәмиятле институтка әверелә. Ничек кенә булмасын, фән ул үзенә күрә аерым бер дөнья, иксез-чиксез бер дәрья сыман! Ул бер тылсым көче белән сине гел үзенә тарта. Барлык елга-диңгезләр дә кайчандыр чишмә-инешләрдән башланган сыман , фән дәрьясының да “чишмә башы” мәктәпләрдән башлана. Гимназиябездә үткәрелгән фән атналыкларының асыл максаты да балаларны фән белән кызыксындыруда , теге яисә бу фәннең кырыс кагыйдәләргә, теорема һәм таблицаларга гына корылмаган булуын күрсәтеп бирүдә , “фән дөньясына сәяхәт”ләр ясап , аның кызыклы һәм мавыктыргыч булуын бәян итүдә. Гимназиядә инде инглиз , татар теле һәм әдәбияты атналыклары узды. Агымдагы атнада рус теле атналыгы дәвам итә.
-
Дәрес : "Һөнәр сайлау – җаваплы адым" 22.10.2016

20 октябрь көнне 11нче сыйныфларда Казан дәүләт аграр университетының профессоры, филология фәннәре докторы Наилә Хәбибрахман кызы Шарыпова белән очрашу булып узды. Баксаң, ул үзе дә кайчандыр безнең мәктәпне тәмамлаган булган икән. Мәктәпне тәмамлагач та, төп сайлаган һөнәре - рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Хәзерге вакытта ул Казан дәүләт аграр университетында “ Сөйләм культурасы һәм ораторлык сәнгате”, “ Аралашу һәм коммуникация “ ,”Югары мәктәп педагогикасы”, “Психология”, “ Психология һәм педагогика” “ Психология һәм югары мәктәп педагогикасы”, “Социаль психология “ , “ Социология “ кебек фәннәрдән студентларга белем бирә. Күп кенә фәнни хезмәтләр һәм берничә дәреслек авторы да булган Наилә Хәбибрахман кызы 11нче сыйныф укучыларына ни рәвешле дөрес итеп һөнәр сайларга кирәклеге хакында сөйләде.













