Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 251 ( 252 ) 253 254 255 256 257 258 259 260 >>
-
Вниманию учащихся и их родителей!
17.08.2016
29 августа в 12.00 состоится Пробный день!
-
Внимание! Опрос родителей!
11.07.2016
Управление образования города Казани объявляет опрос родительской общественности о качестве образовательных услуг, предоставляемых муниципальной системой образования. Для того чтобы проголосовать необходимо кликнуть на соответствующий баннер вверху главной страницы портала http://www.kazanobr.ru или пройти по ссылкам: http://test-kazanobr.ru/node/279 (для школ), http://test-kazanobr.ru/node/286 (для детских садов). Регистрации на портале для участия в опросе не требуется. Спасибо за Ваш голос!
-
Мини-стадион 17.06.2016

Әле май ахырында гына Шәһәр Башкарма комитеты боерыгы нигезендә, гимназия янын төзекләндерү эшләре башланган иде. Ул вакытта без яз-көз айларында - мини-стадион, кыш айларында шугалак ролен үтәгән иске спорт мәйданчыгы сүтелеп, аның урынына заманча шартларга яраклаштырылган мини футбол кыры һәм тренажер мәйданчыгы төзү планлаштырылуы хакында хәбәр иткән идек инде. Шул нисбәттән гимназия тирәсендә башланган “урак өсте”, ниһаять, ахырына да якынлаша. Гимназия тирәсе күзгә күренеп үзгәрә, яшәрә. Бу көннәрдә генә гимназия ишегалдының яшеллеген тагын да яшәртеп, булачак яңа мини-стадионга “яшел чирәм” җәелде. Менә бик тиздән эшләр төгәлләнеп, балаларны спортка кызыксындыруда стимул булырлык ике яктан ике корылма калкып чыгар.
-
9нчы сыйныф укучылары имтиханнарга нокта куйды 15.06.2016

15.06.16 көнне гимназиядә Казан шәһәренең гомуми һәм махсус урта белем бирүче уку йортларыннан 9нчы сыйныф укучылары килеп, соңгы сайлау имтиханнарын тапшырды. Бу юлы гимназия җәмгыять белеме фәненнән ТДИ тапшыру өчен шәһәрнең №1, №13, №51, №80, №98 санлы мәктәпләреннән, №1, №27, №96 санлы гимназияләреннән, №5, №116 санлы лицейларыннан, Христиан мәктәбе, Кадет мәктәбе, Суворов исемендәге хәрби училище һәм Хореография училищеларыннан килгән барлыгы 186лап укучыга ППЭ урынын үтәде. 17.06. 16 - резерв көн буларак билгеләнә.
-
Рус теленнән БДИ нәтиҗәләре - куандырырлык! 15.06.2016

Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) – мәктәп тәмамлаучылар өчен дәүләт аттестациясенең төп формасы. Аның нәтиҗәләре югары һәм урта махсус уку йортларына укырга керү имтиханы да булып тора. Быел гимназиябезне 10 бала тәмамлады, алар да укуларын кайсы уку йортларында дәвам итәселәрен, нинди һөнәр иясе булачакларын алдан фаразлап, мәҗбүри һәм сайлау имтиханнарына бик тырышып әзерләнде. Гимназия идарәсе тарафыннан мәҗбүри имтиханнарның берсе булган рус теленнән БДИга әзерлек барышына аеруча басым ясалды. Рус теленнән БДИ тапшырырга әзерләнү өчен махсус дәресләр дә булдырылды. Гимназия идарәсенең тырышлыгы һәм ел буена барган махсус әзерлекнең нәтиҗәләрен барлар чак җитте : БДИ күрсәткечләре – куандырырлык! Гимназияне тәмамлаучы 10 бала арасында иң югары балл- 96 булса, иң түбәне – 71 балл. Кыскасы, имтихан буенча урта күрсәткеч 86 баллны тәшкил итә. Татар гимназиясе булу бәрабәренә, рус теленнән югары күрсәткечләргә ирешкән чыгарылыш сыйныф укучыларын уңышлары белән котлыйбыз; һәм үзебезнең 11нче сыйныфлар исеменнән рус теленнән БДИга әзерлек барышының алдан хәстәрен күргән гимназия идарәсенә рәхмәтебезне белдерәбез.
-
12 июнь - Россия көне. 10.06.2016

12 июнь – Россия көне уңаеннан, бүген гимназиядә гимназия яны лагерена йөрүче балаларга тантаналы линейка уздырылды. Тантана актлар залында башланып, сыйныфларда кызыклы викториналар, әңгәмәләр белән дәвам итте.
-
9 нчы сыйныфлар физикадан сайлау имтиханы тапшырдылар 09.06.2016

9 июнь көнне 9нчы сыйныфлар чираттагы имтиханнарын тапшырды. Казанның №1, №12, №14, №98 мәктәпләре, №1, №3, №96 гимназияләре, академик һәм №5 лицейлардан, Кадет мәктәбе һәм махсус урта музыка мәктәпләреннән 9нчы сыйныфны тәмамлаучы укучылар килеп, физикадан сайлау имтиханы тотты.
-
Кызыксыну булган җирдә яңа белемнәргә юл ачыла 07.06.2016

Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә «Иллюзия» сүзенә түбәндәгечә аңлатма бирелә: “тойгыларның алдавы нигезендә чынбарлыкны хаталы күзаллау, тормышка ашмаслык хыял, булмаслык эш ...”, тик шулай да кайчагында шундый тойгыларга бирелеп, хыял канатларында очып, әкияти бер дөньяда кунакта булып кайтасы килгән чаклар була... Көндәлек предметларны, күренешләрне моңарчы таныш булмаган яктан ачып биргәндә, алар белән кызыксыну арта. Башкаланың Бауман урамында сыену урыны тапкан “Алып йорты һәм Иллюзияләр музее” да шундый предметларны үзенә туплаган. Гимназия яны лагерена йөрүче балалар беркөнне “бу йортка “ сәфәр тотты.
-
Гимназиядә Пушкин һәм Рус теле көне билгеләп үтелде 06.06.2016

6 июнь Россиядә Пушкин һәм Рус теле көне буларак билгеләп үтелә. Бездә дә бу истәлекле дата игътибардан читтә калмый. Бу уңайдан гимназия китапханәсендә гимназия яны җәйге лагерена йөрүче балалар өчен Пушкинның тормыш юлы һәм иҗаты буенча төзелгән викторина узды. Китапханәче Ә.Ә. Янурова Пушкин әкиятләре буенча берсеннән-берсе кызыклы сорауларын яудырып, җавапларында тапкыр булган укучыларга кулдан эшләнгән кечкенә генә бүләкләр дә тапшырды. Уздырылган викторина укучылар өчен кызыклы бер чара булу белән беррәттән, шул рәвешле аларның мәшһүр Пушкин иҗаты буенча белемнәре дә ныгытылды.
-
III Халыкара Олимпиадада призлы урынга лаек! 06.06.2016

Хәтерләсәк, туган телләре рус теле булмаган укучылар өчен рус теленнән Халыкара Олимпиаданың беренчесе 2014 елда узган иде. 3 июнь көнне Казанда әлеге Халыкара Олимпиаданың чираттагысы үтте. Олимпиадада призга лаек булган һәм җиңү яулаган укучыларны 6нчы июньдә – Пушкин һәм Рус теле көнендә тәбрикләделәр. Туган теле рус теле булмаган, әмма да милли мәктәп шартларында рус телен тырышып өйрәнүче 8”Б” сыйныфы укучысы З. Зиятдинова да быелгы Халыкара Олимпиадада катнашып, призлы урынга лаек булды! Зәринәне һәм аның укытучысы Э. И. Хәбибуллинаны уңышлары белән котлыйбыз.













