Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 5 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 257 258 259 ( 260 ) >>
-
Педсовет : "Педагогларның һөнәри компетентлыкларын үстерү" 27.12.2016

Компетентлык – заман таләбе.Компетентлы педагог нинди күнекмәләргә ия булырга тиеш соң? Педагог даими үзгәрешләргә әзер булырга, алдагы көн өчен хезмәт итәргә, һәр башкарган эш нәтиҗәле булсын өчен тырышлык куярга тиеш. Укытучы тәҗрибәдән «акыл» алырга, белемен системага салырга, мөстәкыйль рәвештә даими үз белемен күтәрергә өйрәнергә тиеш. Компетентлы фән иясе төрле мәгълүмат базасыннан үзенә кирәклесен эзләп таба, информацияне сайлап ала, документлар белән эшләгәндә, аларны классификацияли белә. Яңа информацион һәм коммуникатив технологияләрне кыю куллану, яңалыкларны тиз кабул итәргә күнегү кебек компетенцияләргә ия булу да әһәмиятле. Компетентлы укытучы гына компетентлы укучы шәхесе тәрбияли ала. Компетентлы педагог булу өчен нәрсә үзгәртергә? Укытуда компетентлы якын килү нәрсә бирә? II чирек йомгаклары уңаеннан ике сәгать ярымга сузылган педсоветның төп темасы әнә шул хакта булды.
-
Кышкы каникуллар башланды! 26.12.2016

Укучыларның иң кыска чирекләре тәмамланып, ниһаять, зарыгып көткән кышкы каникуллары башланды. Быел ул 26нчы декабрьдән 8нче гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Гимназиядә бара торган барлык спорт түгәрәкләре үз эшчәнлекләрен гадәттәге җәдвәлдә калдыра. Димәк, кышкы каникулларын авылда чаңгы-чана шуып үткәрүдән мәхрүм булган балаларның гимназиядә даими эшләп килүче түгәрәк һәм секцияләргә йөреп, кышкы ялларын бик файдалы итеп үткәрергә тулы мөмкинлекләре бар дигән сүз бу.
-
Кыш бабай бүләкләрен быел башлангычларга Тукай геройлары белән бергә тапшырды 24.12.2016

-
«Тукай геройлары белән әкияти Яңа ел тамашасы» 23.12.2016

-
«Ел укытучысы – 2017» 22.12.2016

Гимназиябезнең тарих укытучысы Янурова Әлфия Әдис кызын «Ел укытучысы – 2017» шәһәр бәйгесенең район этабында «Педагогик дебют» номинациясендә II урын яулавы белән кайнар котлыйбыз! Мактауга лаек хезмәтендә тагын да зуррак уңышларга ирешүен, тир түккән хезмәтенең татлы җимешләргә һәрдаим бай булуын теләп калабыз.
-
Укытучыбыз «Гуманитар фәннәр укытучысы» номинациясендә I урынга лаек! 22.12.2016

«Ел укытучысы – 2017» шәһәр бәйгесенең район этабында «Гуманитар фәннәр укытучысы» номинациясендә I урын яулаган Хәмитова Илсөяр Габделбәр кызын зур җиңүе белән котлыйбыз! Үз һөнәре җанына һәрвакыт рәхәтлек алып килсен, тырыш хезмәте һәрдаим хөрмәткә лаек булсын!
-
“Фликерлы костюм кыйссасы”, ягъни кайгыртучан безнең әниләр... 21.12.2016

Кулдагы яктылык кайтаргыч беләзекнең, баш киеменә яки курткага ябыштырылган рәсем (наклейка), биштәрдәге брелокның, әһәмиятсез вак-төяк кенә түгел, ә балаларын һәм якын кешеләрен бәладән коткарып калырга ярдәм итә торган элемент икәнен ата-аналарга аңлату максатыннан, Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан Әниләр көне алдыннан гына “Кайгыртучан әни” бәйгесе игълан ителгән иде. Быел без дә әлеге бәйгенең катнашучылары булдык. Гимназия укучылары Тараканов Марсель һәм Макаров Данил әниләре Гөлназ Хәйруллина һәм Макарова Татьяна белән яктылык кайтаргыч элементлардан костюмнар тегеп, юлда куркынычсызлык булдыруда үзләренең иҗади өлешләре барлыгын һәм балаларына кайгыртучан әни булуларын күрсәтте.
Җиңүчеләрнең исемнәре 30-нчы декабрьдә бүләкләү тантанасында билгеле булачак икән. -
Театр яктылыкка , нурга илтә... 20.12.2016

-
ЮИД отряды укучыларны "фликерлы"лар сафына өндәде 20.12.2016

-
Тукай иҗатына багышланган викторина 20.12.2016

Татар теле һәм әдәбияты атналыгына йомгак ясап , 7 А сыйныфында Тукай иҗатына багышланган викторина узды . Викторина Тукайның балалар һәм олылар өчен булган шигырьләрен дә, Тукай тормышын да, аның замандашларын да үз эченә алган иде. Сыйныф " Апушлар" һәм " Җиңүчеләр" командаларына бүленеп ярышты. Кыскасы, һәр команда Тукай турында үзләренең барлык булган белемнәре сынады.













