Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 251 ) 252 253 254 255 256 257 258 259 260 >>
-
"Сыйныфта үзара мөнәсәбәтләрне җайлаштыру" темасына әңгәмә 14.12.2016

Мәктәп психологы З. Т. Әлмөхәммәтова укучылар белән даими рәвештә әңгәмәләр үткәреп тора. Бу белгечкә ихтыяҗ зур гимназиядә, чөнки уку йортында ничә укучы белем алса, шуның кадәр холык та дигән сүз бит әле ул. Барысының да проблемасын индивидуаль хәл итәргә кирәк. Серләрен үз күңелләрендә йөртеп, беркемгә дә сөйли алмаган балалар нәкъ менә мәктәп психологы янына кереп "эчен бушата". Бу юлы да психолог 10нчы сыйныфлар белән аерым бер темага багышланган әңгәмә корды.
-
Инглиз теле атналыгын йомгаклап... 13.12.2016

Инглиз теле атналыгына йомгак ясап, 8 Б сыйныфы укучылары, инглиз теле укытучылары Сазгиева Л. Р. белән берлектә, башлангыч сыйныфларның булган белемнәрен ныгыту шарты белән инглиз телендә бер бик матур чара узды. Чара яшелчә һәм җиләк - җимешләрнең инглиз телендә яңгырашына багышланды. Башлангыч сыйныфларның инглиз телендә ишетеп аңлау күнекмәләрен камилләштерү һәм сүзлек составларын баету максатыннан оештырылган әлеге чараны 8 Б сыйныфы укучылары бик мавыктыргыч һәм истә калырлык итеп алып барды. Инглиз телендә атап үтелгән яшелчә һәм җиләк - җимешләрдән укучыларның үз рецептлары буенча әзерләнгән мастер- класс та күрсәтелде.
-
12 декабрь - Россия конституциясе көне 12.12.2016

12 декабрь - Россия конституциясе көне. Тарих укытучылары тарафыннан тарихи датага багышланган кызыклы уен уздырылды.
-
9 декабрь – Ватан Геройлары көне 09.12.2016

9 нчы декабрь Ватан каһарманнары көне яки Георгий кавалеры көне буларак 2007 елдан бирле билгеләп үтелә. Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты Мәгариф идарәсе боерыгы нигезендә гимназиядә бу көнгә ел саен аерым зур игътибар бирелә. Бу көннең рәсми төстә барлыгын укучыларның хәтерләренә сеңдерү һәм күкрәк тулы орден-медальләргә ия тарихи шәхесләр белән күзгә күз очрашулар оештырып, тарихи үткәнебезгә, канлы сугыш елларына сәяхәт кылып, каһарманнарыбызны барлау һәм данлау максатыннан, бүген гимназиядә сыйныф сәгате һәм “түгәрәк өстәл” чаралары узды. Чарада катнашырга Вахитов районы ветераннар Советы президиумы әгъзасы А.И. Власенко , А. А. Барышев, Г. И. Ключков чакырылган иде.
-
"Мәрхәмәтлелек елмаюдан башлана" темасына ачык дәрес узды 08.12.2016

4 Б сыйныфында "Мәрхәмәтлелек елмаюдан башлана" темасына багышланган ачык сыйныф сәгате узды.
-
11 сыйныфлар БДИга әзерлекләрен сынап карады 07.12.2016

7.12.16 көнне 11нче сыйныфлар үзләренең рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлекләрен сынап карады. Сынап карау имтиханы БДИ таләпләренә тулысынча туры китерелеп, барлык шарт һәм кагыйдәләргә буйсынган төстә узды.
-
"Do you know English language?" викторинасы 06.12.2016

Инглиз теле атналыгы кысаларында, инглиз теле укытучысы Л. Р. Сазгиева тарафыннан, 8нче сыйныфлар арасында "Do you know English language?" дип аталган викторина узды. Укытучы инглиз теле дәресләрендә дә һәм инглиз теленнән узган сыйныфтан тыш чараларда да башка тел сүзләрен кулланмыйча, саф инглизчә сөйләшүгә ирешүне максат итеп куйган. Үткәрелгән чара тулысынча инглиз телендә узды: жюри составына инглиз теле укытучылары сайланды, чара барышында укучылар тулаем инглиз телендә аралашты, хәтта ахыр нәтиҗәләр дә инглиз телендә игълан ителде!
-
Инглиз теле атналыгы башланды! 05.12.2016

Бүгеннән янәдән инглиз теле атналыгы башланып китте. Бу уңайдан линейка җыелды һәм укучылар белән атналык чараларга мөнәсәбәтле эшләр каралды.
-
Тарихи дата - «Билгесез солдат көне» билгеләп үтелде 03.12.2016

3 декабрь - тарихи дата буларак «Билгесез солдат көне» - яу кырларында башларын салып, билгесез калган сугышчыларны искә алу көне итеп билгеләп үтелә. Сугышлы тарихыбызны кабат искә алу, "Үлемсез полк"ка рәхмәт әйтеп, кабат хәтердән кичерү максатыннан , бүген барлык сыйныфларда да бер минутлык тынлык игълан ителде , искә алу рухында сыйныф сәгатьләре узды.
-
STOP ВИЧ / СПИД II Бөтенроссия акциясе 02.12.2016

Укучылар арасында сәламәтлек, белем һәм җаваплылыкны пропагандалау буенча, балалар һәм яшьләр арасында СПИД һәм башка йогышлы авырулар хакындагы мәгълүматны җәелдерү һәм өстәмә белем формалаштыру максатыннан , 2нче декабрь көнне гимназиянең актлар залында 10нчы сыйныфлар өчен Бөтенроссия бердәм ачык дәресе узды. Укучылар СПИДка һәм башка йогышлы чирләргә багышланган видеодәрес карады.













