Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 261 ) 262 263 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
Казансу елгасы яры буенда соңгы кыңгырау шалтырады… 25.05.2016

Гимназиядә башланган бәйрәм Казансу елгасы яры буенда дәвам итте. Бүген бөтен чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау шалтырады. Быел соңгы кыңгырау шәһәрнең барлык 11нче сыйныф укучыларын Казансу елгасы яры буенда урнашкан үзәк мәйданнарның берсенә җыйды. Бу мәйданда соңгы кыңгырауның әле тәүге тапкыр шалтыравы.
-
4нче сыйныфларның чыгарылыш кичәсе узды 24.05.2016

Бүген 4 “А” һәм 4 “Б” сыйныфларының чыгарылыш кичәсе булып узды. Бу уңайдан актлар залында бәйрәм концерты оештырылды. Улларының һәм кызларының мәктәптәге тәүге чыгарылыш кичәсен карарга балаларның әти-әниләре чакырылган иде.
-
4нче сыйныфлар Бөтенроссия тикшерү эшләре язды 21.05.2016

11 – 19 май көннәре аралыгында 4нче сыйныф укучылары башлангыч сыйныфта алган белемнәрен йомгаклап, рус теле, әйләнә-тирә дөнья һәм математика фәннәреннән Бөтенроссия тикшерү эшләре яздылар. Мондый тикшерү эшләре балаларга имтиханнарга ияләшергә булышачак, алга таба дәүләт имтиханнарында стрессларны киметергә мөмкинлек бирәчәк, дип фаразлана.
-
20 май – очучы-истребитель Алексей Маресьевның тууына 100 ел! 20.05.2016

20 май – очучы-истребитель Алексей Маресьевның тууына 100 ел! Гимназиядә бүген узган барлык сыйныф сәгатьләре дә А. Маресьевны танып- белүгә, аның кырыс сынаулы тормыш юлын өйрәнүгә, батырлыгына дан җырлауга багышланды. Дәресләр беткәч, 8-10 сыйныф укучылары актлар залында Борис Полевойның “Повесть о настоящем человеке» фильмын карады.
-
19.05.2016

Бүген гимназиянең традициясеннән булган тагын бер матур гадәт үтәлде. Башлангыч сыйныф укучыларының әти-әниләре традициягә тугры калу һәм мәктәп мәйданын матурлау йөзеннән, гимназия ишегалдына чәчәкләр утыртты. Үз йортлары белән торучы әти-әниләр арасында инде чәчәк утырту белән бик күп еллардан бирле шөгыльләнүчеләр, бу эшне үзенә кәсеп итүчеләр дә бар икән.
-
Ышаныч телефоны 17.05.2016

17 май көнне балалар арасында “ышаныч телефоны” н популярлаштыру буенча сыйныфларда чаралар узды. Һәр сыйныф җитәкчесе әлеге психологик ярдәм хезмәтен популярлаштыруда иҗади якын килеп, бик мавыктыргыч итеп әзерләгән иде.
-
Гаилә көне 14.05.2016

Гаилә көне уңаеннан дәресләр, сыйныф сәгатьләре узды гимназиядә. Башлангыч сыйныф укучылары гаилә темасына багышланган рәсемнәр күргәзмәсе ясады. 5-10 сыйныфларда Гаилә көне масштаблы төс алды: укучыларның әти-әниләре, ә кайберләренең әби-бабайлары кунакка чакырылды. Һәр сыйныфтан бер үрнәк гаилә сайланып, гаилә темасына шактый кызыклы әңгәмәләр корылды. Гаиләдә ата-ананың гына түгел, ә әби-бабайның да роле зур булуын истә тотып, укучыларның әби һәм дәү әниләренә сүз биреп, аларның үз балаларын ничек тәрбияләгән булулары һәм хәзер оныкларын ни рәвешле тәрбия кылулары хакында кызыксындыргыч, файдалы һәм гыйбрәтле дә булган мәгълүматлар алынды. Ахырда укучылар Ә. Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәреннән өзек күрсәтеп, “ учагында уты сүнмәсен” сүзләренең “ Гаилә учагы”на ишарә итү мәгънәсенә тагын бер кат басым ясады. Гаилә көне барыбыз өчен дә файдалы булды.
-
"ҮЛЕМСЕЗ ПОЛК"та татар әдипләре төркеме: Ф.Кәрим... 13.05.2016

Җиңү язы” акциясен дәвам итеп, шул исәптән, “сугыш”, “җиңү”, “фронт һәм тыл” һәм “үлемсез полк” төшенчәләренә киңрәк тукталып, үзләренең бабалары белән беррәттән, берүк фронтта сугышкан каһарман татар әдипләре төркеменә басым ясау, “үлемсез полк”ның тере образын укучылар аңында тудыру максатыннан, бүген 8-10 сыйныф укучыларына актлар залында Ф. Кәримгә багышланган “Фатих Кәрим – сугышчы шагыйрь” һәм “Фатих Кәрим турында кызы Ләйлә истәлекләре” дигән фильмнар күрсәтелде.
-
Акция "ПОБЕДНАЯ ВЕСНА". “Җиңү язы” акциясе кысаларында укучылар «Моабит дәфтәре» фильмын карады 10.05.2016

Җиңү бәйрәме һәм “ Җиңү язы” акциясе уңаеннан , гимназиянең актлар залында укучыларга Муса Җәлил турындагы «Моабит дәфтәре» фильмы күрсәтелде. Фильмны карарга 7-10 сыйныфлар чакырылган иде. Аклы-каралы булуына да карамастан, үз чорының оригиналь әсәре булып, бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган фильм укучыларга бик ошады. Әлеге картинаны Леонид Квинихидзе 1968 елда төшергән. Төп рольне Халык артисты Петр Чернов башкара
-
“Үлемсез полк” – сугыш каһарманнары белән эчке диалог ул. 10.05.2016

9нчы май көнне гимназия “Үлемсез полк” акциясендә катнашты. Укучылар, үзләренең сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, Ирек мәйданына җыелды. Аларны биредә гимназия җитәкчелеге каршы алды. Билгеләнгән вакыттан бер дә соңга калмыйча, нәкъ 13сәг.00мин.ка 72 укучы бала гимназия өчен алдан каралган урынга килеп җиттеләр. Бик оешкан төстә укучылар бер сафка 18 әр булып басып, 4 рәтне хасил иттеләр. Үзләренең бабалары, якын туганнары портретларын тоткан хәлдә, укучылар тантаналы йөреш башлануын көтте. “Үлемсез полк” нәкъ 15сәг.тә “Казан” милли-мәдәни үзәге яныннан старт алды. Укучылар “үз каһарманнарын” югары күтәреп, аерым бер дулкынлану һәм горурлану хисе белән тантаналы йөрешкә кузгалды. Казанның иң үзәк урамнары, истәлекле һәм тарихи урыннары буенча узган юл халык агымын 1нче Май мәйданына – М. Җәлил һәйкәле янына илтте... 71нче Җиңү бәйрәме көнне “Үлемсез полк” йөрешендә үлемнәре белән үлемсезлек яулаган бабалары, якын туганнары белән “янәшә атлаганда”, эчке бер диалогка керү, хәтер яңарту көне буларак та бу көн укучылар күңелендә истәлекле вакыйга булып уелып калыр, дигән өмет бар.













