Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 248 249 ( 250 ) >>
-
«Тукай геройлары белән әкияти Яңа ел тамашасы» 23.12.2016

-
«Ел укытучысы – 2017» 22.12.2016

Гимназиябезнең тарих укытучысы Янурова Әлфия Әдис кызын «Ел укытучысы – 2017» шәһәр бәйгесенең район этабында «Педагогик дебют» номинациясендә II урын яулавы белән кайнар котлыйбыз! Мактауга лаек хезмәтендә тагын да зуррак уңышларга ирешүен, тир түккән хезмәтенең татлы җимешләргә һәрдаим бай булуын теләп калабыз.
-
Укытучыбыз «Гуманитар фәннәр укытучысы» номинациясендә I урынга лаек! 22.12.2016

«Ел укытучысы – 2017» шәһәр бәйгесенең район этабында «Гуманитар фәннәр укытучысы» номинациясендә I урын яулаган Хәмитова Илсөяр Габделбәр кызын зур җиңүе белән котлыйбыз! Үз һөнәре җанына һәрвакыт рәхәтлек алып килсен, тырыш хезмәте һәрдаим хөрмәткә лаек булсын!
-
“Фликерлы костюм кыйссасы”, ягъни кайгыртучан безнең әниләр... 21.12.2016

Кулдагы яктылык кайтаргыч беләзекнең, баш киеменә яки курткага ябыштырылган рәсем (наклейка), биштәрдәге брелокның, әһәмиятсез вак-төяк кенә түгел, ә балаларын һәм якын кешеләрен бәладән коткарып калырга ярдәм итә торган элемент икәнен ата-аналарга аңлату максатыннан, Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан Әниләр көне алдыннан гына “Кайгыртучан әни” бәйгесе игълан ителгән иде. Быел без дә әлеге бәйгенең катнашучылары булдык. Гимназия укучылары Тараканов Марсель һәм Макаров Данил әниләре Гөлназ Хәйруллина һәм Макарова Татьяна белән яктылык кайтаргыч элементлардан костюмнар тегеп, юлда куркынычсызлык булдыруда үзләренең иҗади өлешләре барлыгын һәм балаларына кайгыртучан әни булуларын күрсәтте.
Җиңүчеләрнең исемнәре 30-нчы декабрьдә бүләкләү тантанасында билгеле булачак икән. -
Театр яктылыкка , нурга илтә... 20.12.2016

-
ЮИД отряды укучыларны "фликерлы"лар сафына өндәде 20.12.2016

-
Тукай иҗатына багышланган викторина 20.12.2016

Татар теле һәм әдәбияты атналыгына йомгак ясап , 7 А сыйныфында Тукай иҗатына багышланган викторина узды . Викторина Тукайның балалар һәм олылар өчен булган шигырьләрен дә, Тукай тормышын да, аның замандашларын да үз эченә алган иде. Сыйныф " Апушлар" һәм " Җиңүчеләр" командаларына бүленеп ярышты. Кыскасы, һәр команда Тукай турында үзләренең барлык булган белемнәре сынады.
-
Ачык сыйныф сәгате : " Мәрхәмәтле булыйк!" 17.12.2016

Әле күптән түгел генә инвалидлар декадасы кысаларында 4 Б сыйныфы үзләренең сыйныф җитәкчеләре А. Р. Фәсләхова белән " Мәрхәмәтлелек елмаюдан башлана" дигән ачык сыйныф сәгате уздырганнар иде. Бүген исә З. Н. Шиһапова сыйныфында 3нче сыйныфлар өчен узган "Мәрхәмәтле булыйк!" дип исемләнгән ачык дәрес һәр кунакның күңеленә май булып ятты. Укытучының дәрестә оптимистик рух, яхшы кәеф булдыруда заманча ысуллар кулланганы күренде. Дәрес соңында, укучылар "смайлик"лар ясадылар, аларны бер-берсенә бүләк иттеләр һәм дәрес карарга кергән кунакларга да өлеш чыгардылар әле!
-
Китапханә дәресе 16.12.2016

Бүген 1 “В” сыйныфы җитәкчесе һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары А. Е. Харитонова белән педагог-оештыручы Р. Р. Асылгәрәева, гимназия китапханәчесе белән берлектә, 1нче сыйныф укучыларын китапханә белән якыннан таныштыруга багышланган “Без - китапның дуслары ” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрделәр. 3-4 ай уку дәвамында беренчеләр әлифбаны ныклап үзләштергәннәр һәм кышкы каникуллардан соң да соңга калмыйча, гимназия китапханәсенә йөри башларга исәпләре. Сыйныф җитәкчесе аларга китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, китапханә китапларын югалтырга ярамаганлыгы һ.б. хакында сөйләсә, китапханәче, үз чиратында , формуляр турында белешмә бирде һәм китапларның ни дәрәҗәдә дәвалауга мохтаҗ булулары турында аңлатты. Китаплар белән дустанә мөнәсәбәт урнаштыруга 1 “В” сыйныфы әнә шулай нигез салды.
-
"Алга" һәм "Алабуга" галәми станцияләре очрашты 15.12.2016

Бүген 5 нче сыйныф укучылары "Мавыктыргыч фән һәм техника" балалар фәнни үзәгенә юл тотты. Алар "Алга" һәм "Алабуга" балалар космик станцияләренең IV очышы кичәсенә чакырулы иделәр. Балалар үзәге Татарстан һәм Россия киңлекләрен урар өчен, "яшь космонавтлар" белән бергәләп , галәмгә чираттагы корабльләрен очырды. Укучыларыбыз әлеге мөһим вакыйганың тере шаһитлары булдылар. Кем белә бит, бәлки, чираттагы космонавт нәкъ менә бүгенге гадәти булмаган фәнни - фантастик чараның шаһитлары арасыннан үсеп чыгар?!













