Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 ( 256 ) 257 258 259 260 >>
-
Педагоглар чираттагы аттестация тестларын тапшырды 11.10.2016

11 нче октябрь көнне Вахитов һәм Идел буе районы мәктәпләреннән , мәктәпкәчә тәрбия оешмаларыннан, реабилитация үзәкләреннән һәм өстәмә белем бирүче уку йортларыннан 900ләп укытучы гимназиядә аттестация тесты узды. Алар арасында фән укытучылары һәм тәрбиячеләр белән беррәттән , укытучы – логопед , укытучы – дефектолог, педагог – психолог, өстәмә белем бирүче педагог, армспорт буенча тренер кебек сирәгрәк һөнәр ияләре дә бар иде.
-
Фән атналыклары старт алачак ! 08.10.2016

Киләсе атнадан гимназиядә фән атналыклары старт алыр дип көтелә!
-
Укучыларның үзидарә җыелышы узды 07.10.2016

7нче октябрь көнне гимназиянең актлар залында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары , педагог – оештыручы һәм гимназия президенты җитәкчелегендә Үзидарә җыелышы булып узды. Президент Үзидарә әгъзаларын яңа уку елы башлануы белән котлады, алда эшләнәчәк эшләр турында министрлар һәм старосталар белән фикер алышты. Министрларның эш вазыйфалары яңадан карап чыгылды, 9нчы сыйныфны тәмамлап киткән министрлар урынына яңа министрлар сайланачагы хакында әйтелде. Старосталарга министрлар белән тыгыз элемтәдә торып эшләргә кирәклеге ассызыкланды. Президент тиздән министрлар белән аерым җыелыш булачагы турында җиткерде.
-
Укытучылар көне белән сезне! 05.10.2016

Бүген белем бирүче барлык уку йортларында укытучыларның һөнәри бәйрәмнәре билгеләп үтелә.
Гимназиядә бүгенгесе көндә барлыгы 38 укытучы 563 укучыга белем бирә. Укытучылар коллективының төп өлешен олпат тәҗрибәле, югары категорияле укытучылар тәшкил итә. Хәзерге вакытта лаеклы ялда булган укытучыларыбызга алмашка килгән яшь белгечләр дә аз түгел. Димәк, 21нче гасыр балалары белән эшләү ничек кенә катлаулы булмасын, укытучы һөнәрен үз иткән яшьләр бар һәм бу, үз чиратында, заманабызга күрә куандыра торган күренеш. Яшь белгечләр коллективны ел саен яңартып тора. Әлбәттә, һәр уку йорты өчен үз коллективына тәҗрибәле, югары категорияле укытучылар алу отышлы булыр иде. Тик гимназия коллективта эшләргә ниятләп килгән яшь белгечләргә карата булган аерым бер уңай мөнәсәбәте белән аерылып тора. Үз һөнәрләрендә җиң сызганып эшләргә теләк белдергән яшь белгечләрнең ниятләре категориясез булулары бәрабәренә кире кагылмый, ә киресенчә, аларга зур әһәмият һәм хезмәтләрен күрсәтер өчен мөмкинлекләр тудырыла. Тора-бара коллективта шул яшь белгечләрдән тәҗрибәле һәм категорияле укытучылар "үсә"...Әлбәттә, монда гимназия идарәсе тарафыннан яшьләргә юл куелу да, гимназиянең яшьләр белән эш алымнары да, атап әйткәндә, яшь белгечләрне тәҗрибәле һәм категорияле укытучыларга "беркетеп" эшләү алымы да , һичшиксез, әһәмиятле роль уйный. -
Гимназия үз шәһәре өчен тавыш бирүдә катнашты 04.10.2016

http://www.tvoya-rossiya.ru/ сайтында һәм «Казанга тавыш бирәбез» электрон порталында Россия Үзәк банкы чыгарачак 200 һәм 2000 сумлык яңа кәгазь акчаларда сурәтләнәчәк символлар өчен тавыш бирүдә гимназия укучылары һәм укытучылары катнашты. Сыйныф җитәкчеләре , тәрбия эшләре буенча директор урынбасары белән берлектә, укучыларда ватанпәрвәрлек хисләрен үстереп, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү, тарихи һәм мәшһүр урыннарга кабат игътибарларын юнәлдерү һәм , шул рәвешле, укучыларның туган як турындагы белемнәрен арттыру максатыннан һәр сыйныф белән әңгәмәләр уздырылды. Соңгы нәтиҗәләрдән күренгәнчә, республика башкаласы символлары өчен барлыгы 384 490 тавыш бирелгән инде.
-
Өлкәннәр көне билгеләп үтелде 01.10.2016

1 октябрь - Өлкәннәр көне . Без бүгенге көндә “өлкән яшьтәгеләр” дип атаган кешеләр илебезнең куәтен һәм данын булдырган, аны яклаган. Гимназиядә өлкәннәр көне уңаеннан бүген сыйныф сәгатьләре узды. Беренче катта башлангыч сыйныфлар катнашында рәсем бәйгесе оештырылып, иң эчтәлекле рәсемнәрдән күргәзмә оешты. Урта һәм өлкән сыйныфлар арасында "Олыласаң олыны - олыларлар үзеңне!" дигән темага инша һәм шигырь бәйгесе уздырылды. Хөрмәтле өлкәннәр! Гомер көзегездә моңсуланырга сәбәп булмасын! Ә без исә өлкәннәргә карата ихтирамлы булыйк!
-
1нче октябрьдән әзерлек курслары башланды 01.10.2016

Киләсе уку елында беренче сыйныфка керергә әзерләнүче балалар өчен октябрь аеннан башлап гимназия базасында әзерлек курслары оештырыла. Беренче сыйныфка укырга керү өчен түләүле дәресләрдә шөгыльләнү, әлбәттә, мәҗбүри түгел. Әмма яңа уку елы башлану белән үк, әле нәкъ бер елдан беренче сыйныфка укырга керәчәк балаларының аң-белемгә ихтыяҗларын алдан кайгыртып, балаларның әти-әниләре әлеге курслар хакында актив кызыксына башлый. Ихтыяҗның зурлыгына карап, булачак беренче сыйныфлар өчен гимназиядә шимбә дәресләре оештырыла. Әзерлек курсларының башлануын хәбәр итеп, 1нче октябрь көнне сәг.10да гимназиядә ата-аналар һәм балалар өчен җыелыш узды.
-
Балалар Тинчурин театрында "Әкият китабы"н тамаша кылды 29.09.2016

Бүген 29 сентябрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Казанның 1нче гимназия укучылары кунак булды. Балалар «Әкият китабы» спектаклен тамаша кылды. Мавыктыргыч маҗараларга, юморга, могҗиза-тылсымнарга бай әлеге әкият аларга бик ошады. Спектакль төгәлләнгәннән соң, балалар әкият геройлары белән фотога төшәргә дә өлгерде ( сылтама: http://tinchurinteatr.ru/?p=8876 )
-
Математикадан гомуми белемгә беренчел диагностика ясалды 28.09.2016

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «2016 -2017 уку елында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында укучыларның башлангыч мәктәптән төп мәктәпкә күчеш чорындагы беренчел белемнәрен диагностикалау» боерыгы нигезендә 28 нче сентябрь көнне гимназиянең барлык 5 нче сыйныф укучылары математика фәненнән махсус эш башкарды. Эшне башкару өчен 1 дәрес (45 мин.) вакыт бирелде. Беренчел белемне диагностикалау барлык таләпләргә туры китереп уздырылды.
-
Наркомания - гасыр афәте 27.09.2016

Бүген , ягъни 27 сентябрь көнне, Казанның Вахитов районы прокурор ярдәмчесе, 2 нче класслы юрист Р. Ф. Галеев гимназиядә кунакта булды. Укытучылар коллективы һәм укучылар белән очрашып, гимназиянең 9 нчы сыйныф укучыларына «Наркотик (әфьюн һәм кешенең психик халәтенә тискәре йогынты ясаучы) матдәләрнең законсыз әйләнеше өлкәсендәге җинаятьләрне булдырмау» дигән темага чыгыш ясады.













