Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
К. Тинчурин исемендәге дәүләт драма һәм комедия театры артистлары гимназия укучыларына мастер-класс күрсәтте
Опубликовано: 13.12.2017
Бүген безнең гимназиядә әдәби-кунакханә кичәсендә чираттагы очрашу кичәсе узды. Чарада берничә атна барган зур сәхнә әсәрләре бәйгесенә йомгак ясалды һәм К. Тинчурин исемендәге дәүләт драма һәм комедия театры артистлары белән очрашу узды. Безгә кунак булып К. Тинчурин театры артисткасы, Татарстан Республикасының атказанган артисты Зөлфия Наил кызы Вәлиева, К. Тинчурин театры артисткасы Гөлчәчәк Әсгат кызы Хафизова, К. Тинчурин театры музее директоры Рузалия Валиәхмәт кызы Чабатова килгәннәр иде.
Берничә атна дәвамында гимназиябез укучылары төрле сәхнә әсәрләре өйрәнделәр, костюмнар әзерләделәр. 12 нче дкабрьдә үткәрелгән әлеге чарада 1 нче - 10 нчы сыйныф укучылары арасыннан 250гә якын бала катнашты. Без үзебез өчен бик күп талантлы укучыларны ачтык. Бу чарада күп әкиятләр, Кәрим Тинчурин әсәрләре тамашачы игътибарына тәкъдим ителде. Укучыларыбыз бик күп әсәрләр белән якыннан таныштылар, ә кайберләрен яңа яктан ачтылар.
Бүген уздырылачак кичәгә жюри әгъзалары иң яхшы номерларны гына сайлап алды. Килгән кунакларга һәм укучыларга “Шалкан” “Зөһрә кыз” татар халык әкиятләре, 3 нче Б сыйныфы җитәкчесе Г.Ф. Шәмәрданованың авторлык әсәре “Ашказаны”, Р. Зәйдулланың “И минем яктыртучым” әсәрләре тәкъдим ителде. Ә килгән кунаклар һәр чыгыштан соң укучы-артистларыбызга мастер-класслар күрсәттеләр, киңәшләр бирделәр. Шундый җылы, гади, кызыклы, файдалы очрашу кичәдә булган һәркемнең күңеленә хуш килде.
Вакыт табып безнең белән очрашуга килгән һәм укучылар белән кызыклы әңгәмә корып, мастер-класслар күрсәткән өчен К. Тинчурин театры артистларына һәм хезмәткәрләренә гимназия исеменнән зур рәхмәт белдерәбез!
К списку новостей













