Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 561 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 248 ( 249 ) 250 >>
-
Кышкы СПАРТАКИАДА – 2017 17.01.2017

ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгы белән әлеге өлкә профсоюз хезмәткәрләренең республика комитеты быелгы кышкы СПАРТАКИАДА -2017 уеннарының оештырылуы һәм узуы өчен җавап тотачак. Кышкы Спартакиада уеннарының үткәрелү тәртибе, гомуми нигезләмәсе, уеннарның уздырылу урыны һәм вакытлары инде билгеле дә. Гомумән, кышкы Спартакиада 4 этаптан гыйбарәт булачак. 1нче этап ярышлары уку йортларының үз спорт залларында узачак.
-
Методик киңәшмә утырышы үткәрелде 16.01.2017

16 гыйнвар көнне гимназиядә Методик киңәшмә утырышы үткәрелде. Утырышта бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының муниципаль туры нәтиҗәләре анализланды, татар телендә үткәрелә торган шәһәр олимпиадасына һәм укучыларны фәнни-гамәли конференцияләргә әзерләү мәсьәләләре тикшерелде. Укытучылар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Өлкән укытучы”, “Укытучы-мастер”, “Укытучы-остаз”, “Укытучы-эксперт” номинацияләре буенча үткәрелә торган грант нигезләмәләре белән таныштырылды.
-
11 сыйныф укучылары БДИга әзерлекләрен сынап карады 14.01.2017

Бердәм дәүләт имтиханнарына нәтиҗәле әзерләнү максатыннан, гимназиядә математика, рус теле һәм укучылар үзләре сайлаган предметлар буенча диагностик эшләр даими үткәрелә. БДИ (ЕГЭ) һәм ТДИ (ОГЭ) әзерләнү буенча “юл картасы” нигезендә 13 нче гыйнвар көнне математикадан имтиханны профиль дәрәҗәсендә тапшырырга гариза язган укучылар кабат сынап карау имтиханы тапшырдылар. Нәтиҗәләр алда үткәрелгән диагностик эшләр белән чагыштырып анализланды, математика укытучылары методик берләшмәсе утырышында тикшерелде.
-
Яңа елда Яңа чирек белән ! 09.01.2017

Кышкы каникуллар тәмамланды. Бүгеннән иң озын саналган III чирек башланып китте. Укучыларга укуларында уңышлар, ә укытучыларга дәрт-дәрман һәм зур сабырлыклар теләп Яңа елда Яңа чиреккә аяк бастык.
-
Бу МИФмы? - Юк, БУ - ТАРИХ ! 09.01.2017

Яңа чирек башлану белән бергә бездә бүген ТАРИХ ҺӘМ ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ АТНАЛЫГЫна да старт бирелде! 9.01.17- 14.01.2017 көннәрендә дәвам итәчәк атналыкның планын тарих укытучыларыбыз инде әзерләп тә өлгерткән! Атналык шактый кызыклы һәм эчтәлекле булырга охшаган. Дустым, син дә калышма, атналыкта катнашырга ашык : 9.01.17- Кроссвордлар бәйгесе: "XIX гасырда дөнья" (8 сыйныфлар) Әхмәтшина А.Т. 10.01.17 - Күргәзмә: «Гыйнварның тарихи вакыйгалары»(6 сыйныфлар)Янурова Ә.Ә.Әхмәтшина А. Т. 11.01.17 - Борынгы Греция мифлары (5сыйныфлар) Янурова Ә.Ә. 12.01.17 - «Гасырлар алмашынганда дөнья» викторинасы (8 сыйныфлар) Әхмәтшина А. Т. 13.01.17-Түгәрәк өстәл : «Яшүсмер һәм канун» 7 сыйныфлар Янурова А.А.Әхмәтшина А. Т.
-
Яңа ел белән ! 29.12.2016

Хөрмәтле гимназия идарәсе, укытучылар коллективы, укучылар, гимназиянең ашханә һәм техник хезмәткәрләре! Сезне барыгызны да якынлашып килүче Яңа еллар белән котлыйбыз! Барчагызга ныклы сәламәтлек , бәхетле тормышлар, яңа уңышлар, яңа үрләр теләп калабыз. Яңа еллар барыбызга да ХӘЕРЛЕ ЯҢАЛЫКЛАР гына алып килсен!
-
"Классный марафон" шәһәр бәйгесе истәлеге 28.12.2016

"Аҗаган" балалар фәнни-күңел ачу үзәге, Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе белән берлектә, 25 декабрьгә кадәр гомумшәһәр күләмендәге «классный» сыйныф марафоны бәйгесе үткәрде.
Конкурсның максаты – Казан мәктәпләре арасындагы иң шәп, дус, сыйныфны ачыклау иде. Әлеге конкурста гимназиянең 6 Б сыйныфы укучылары бик теләп катнашты (сыйныф житәкчелэре Янурова Ә.Ә.)
6 Б сыйныфы укучылары соңгы айларда әлеге конкурс белән «янып» яшәде. Укучыларның сәләтләрен, дустанә мөнәсәбәтләрен күрсәтергә шушы бәйге сәбәпче булып торды. Гимназия укучыларыбыз барлык этапларны үтәп, яхшы нәтиҗәләргә иреште. 6 Б сыйныфы конкурс ахырында диплом, "Аҗаган" балалар фәнни-күңел ачу үзәгенә чакыру билетлары белән бүләкләнде. Бәйге кысаларында бик куп кызыклы ачышлар, онытылмаслык хис-кичерешләр, уңай эмоцияләр алынды. -
Педсовет : "Педагогларның һөнәри компетентлыкларын үстерү" 27.12.2016

Компетентлык – заман таләбе.Компетентлы педагог нинди күнекмәләргә ия булырга тиеш соң? Педагог даими үзгәрешләргә әзер булырга, алдагы көн өчен хезмәт итәргә, һәр башкарган эш нәтиҗәле булсын өчен тырышлык куярга тиеш. Укытучы тәҗрибәдән «акыл» алырга, белемен системага салырга, мөстәкыйль рәвештә даими үз белемен күтәрергә өйрәнергә тиеш. Компетентлы фән иясе төрле мәгълүмат базасыннан үзенә кирәклесен эзләп таба, информацияне сайлап ала, документлар белән эшләгәндә, аларны классификацияли белә. Яңа информацион һәм коммуникатив технологияләрне кыю куллану, яңалыкларны тиз кабул итәргә күнегү кебек компетенцияләргә ия булу да әһәмиятле. Компетентлы укытучы гына компетентлы укучы шәхесе тәрбияли ала. Компетентлы педагог булу өчен нәрсә үзгәртергә? Укытуда компетентлы якын килү нәрсә бирә? II чирек йомгаклары уңаеннан ике сәгать ярымга сузылган педсоветның төп темасы әнә шул хакта булды.
-
Кышкы каникуллар башланды! 26.12.2016

Укучыларның иң кыска чирекләре тәмамланып, ниһаять, зарыгып көткән кышкы каникуллары башланды. Быел ул 26нчы декабрьдән 8нче гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Гимназиядә бара торган барлык спорт түгәрәкләре үз эшчәнлекләрен гадәттәге җәдвәлдә калдыра. Димәк, кышкы каникулларын авылда чаңгы-чана шуып үткәрүдән мәхрүм булган балаларның гимназиядә даими эшләп килүче түгәрәк һәм секцияләргә йөреп, кышкы ялларын бик файдалы итеп үткәрергә тулы мөмкинлекләре бар дигән сүз бу.
-
Кыш бабай бүләкләрен быел башлангычларга Тукай геройлары белән бергә тапшырды 24.12.2016














