Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 241 ) 242 243 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
«Сәламәт педагог»секциясе,ягъни бары тик сәламәт педагог кына сәламәт укучылар тәрбияләргә сәләтле... 27.01.2017

"Кышкы СПАРТАКИАДА – 2017" гә әзерлек кысаларында һәм «Хәрәкәттә - бәрәкәт: сәламәт педагог кына сәламәт укучылар тәрбияләргә сәләтле» дигән девиз максатларында гимназиядә “Сәламәт педагог” секциясе үз эшен дәвам итә. Менә бүген дә, дәресләр тәмамланган соңында, хореография укытучысы К.А. Жеранина җитәкчелегендә гимназия идарәсе һәм укытучылар коллективы бию алымнарын үзләштерергә - ритмика залына ашыкты...
-
Вахитов һәм Идел буе районнары белем бирү оешмаларының педагоглары чираттагы аттестация тестларын тапшырды 26.01.2017

25 гыйнвар көнне Вахитов һәм Идел буе районнарына караган белем бирү оешмаларының педагоглары чираттагы аттестацияләренә имтихан тотты. Гимназия ачык йөз белән 300дән артык укытучыны үзенең якты, җылы һәм тиешенчә җиһазландырылган уку бүлмәләренә кабул итте.
-
Лидерлыкка өйрәнеп буламы? 25.01.2017

Бүген гимназия психологы З.Т. Әлмөхәммәтова 5 сыйныф укучыларына ЛИДЕРЛЫК турында сөйләде. Лидерлык сыйфатларының нинди булырга тиешлеген Рәсәй - Татарстан президентлары В. В. Путин белән Р. Н. Миңнеханов һәм шәһәребез Мэры И.Р. Метшин үрнәгендә бик тәфсилләп аңлатты. Күп идеяләргә, ораторлык һәм оештыру сәләтенә ия булу , үз артыңнан башкаларны ияртә белү , аралашучан булу , белемле, бердәм максатка омтылучы һәм үз өстенә җаваплылык алучы - болар барысы да лидерга хас сыйфатламалар. Укучылар санап үтелгән сыйфатламаларга ия булу-булмауларын уен ярдәмендә җиңел билгеләде. Психолог укучылардан төрле “приказ”лар әйттереп тактага яза барды. “Әмер”ләр арасында төрле дәрәҗәдәгеләре: хәзер һәм хәзер үк башкарып була торганнары да, башкаруны якын яисә ерак киләчәккә калдырырга кирәклеләре дә бар иде. Ахыр килеп, психологка “боерылган әмер”ләр укучыларның үзләренә әйләнеп кайтты. Лидер булу өчен биргән “әмер”еңне башта үзең үти алырлык булу да мөһим шарт икәнлеге ачыкланды. Шулай да “Сыйныф белән селфи ясау ” әмере барысына да иң ошаган “боерыклар”дан булды.
-
15 февраля 2017 года глава Рособрнадзора проводит Всероссийскую встречу с родителями по вопросам проведения оценочных процедур 25.01.2017

15 февраля 2017 года руководитель Федеральной службы по надзору в сфере образования и науки Сергей Кравцов в Ситуационно-информационном центре ведомства проведет всероссийскую встречу с родителями по вопросам проведения государственной итоговой аттестации по программам основного общего и среднего общего образования в 2017 году.
Руководитель и специалисты Рособрнадзора ответят на вопросы родителей, касающиеся:
- организации и проведения в 2017 году ЕГЭ и ГИА-9;
- содержания контрольных измерительных материалов ГИА-11 и ГИА-9;
- особенностей проведения государственной итоговой аттестации для выпускников школ с ограниченными возможностями здоровья;
- минимального количества баллов ЕГЭ для получения аттестата и поступления в вузы.
В настоящее время уже принимаются вопросы:
- по электронной почте ege@obrnadzor.gov.ru;
- на странице Рособрнадзора в социальных сетях.
Начало мероприятия: 11:00.
Во время мероприятия на официальном канале Youtube (https://www.youtube.com/user/RosObrNadzor) Рособрнадзора из Ситуационно-информационного центра будет вестись on-line трансляция.
-
Бәйге - иске, диплом - яңа ... 24.01.2017

"Яңа ел әкияткә чакыра" бәйгесенең "Яңа ел открыткасы" номинациясендә III урынны алган укучыбыз Фәтхуллин Рамазанны һәм җитәкчесе Э. Д. Йосыповнаны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Беренчелеге аның беренче генә түгел... 23.01.2017

"Яңа ел әкияткә чакыра" бәйгесенең "Күләмле эшләр" номинациясендә I урын алган укучыбыз З. Сәлимованы һәм җитәкчесе А. Ф. Сафиуллинаны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Бөтенроссия “Яшьлек. Мәдәният. Казан” бәйгесе
23.01.2017
2017 нче елның 21 нче гыйнварында Яңа Савин районының “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 179 нчы мәктәбе”ндә Бөтенроссия “Яшьлек. Мәдәният. Казан” бәйгесе үткәрелде. Безнең гимназиянең 11 “А” сыйныфы укучысы Үтәгәнова А. бу бәйгедә 2 нче урынга лаек булды. Үтәгәнова А. әзерләгән фәнни эшнең җитәкчесе – гимназиябезнең югары категорияле рус теле укытучысы Зергирова Лилия Наилевна. Аделина һәм Лилия Наилевнаны зур җиңүләре белән котлыйбыз, алдагы хезмәтләрендә зур уңышлар телибез!
-
Беренчелекне беркемгә бирмәгән! 23.01.2017

"Яңа ел әкияткә чакыра" бәйгесенең " Күләмле эшләр" номинациясендә I урынны алган гимназиябез укучысы С. Золинны һәм җитәкчесе Э.Д. Йосыпованы уңышлары белән котлыйбыз!
-
Бер бәйгедән - 3 ДИПЛОМ !!! 21.01.2017

Укучыларыбыз әледән-әле бәйгеләрдә катнашып, еш кына призлы урыннарга ия була торалар. Әлбәттә, җиңү түгел, ә катнашу максаты куелган бәйгеләр уңыш та китергәч, күңелләр икеләтә күтәрелеп китә. 20-21 декабрь көннәрендә “Яңа ел әкияткә чакыра” дип аталган район бәйгесе иске елны йомгаклаучы соңгы чаралардан иде. “Рәсем”, “Яңа ел открыткасы” һәм “Күләмле эшләр” номинацияләрендә узган бәйгенең барысында да катнашырга өлгерде башлангыч сыйныф укучылары. Нәтиҗәләр яңа 2017 елда гына билгеле булды : бер бәйгедән – 3 ДИПЛОМ! Афәрин!
-
"Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе 20.01.2017

Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Язучылар берлеге, Казан федераль университеты һәм Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте белән берлектә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесен уздыра. Укучыларыбыз бик тырышып үз иҗатлары белән әлеге бәйгедә катнашырга әзерләнә.













