Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Новости гимназии №1
"Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә педагогик технологияләр"
Опубликовано: 13.02.2018
Бүген, 13 нче февраль көнне, гимназиядә “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә педагогик технологияләр” исемле семинар узды. Әлеге семинар “ФДББС шатларында заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе” исемле өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы кысаларында узды. Әлеге стажировканың кураторы – педагогика фәннәре докторы, Г. Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе профессоры Ч.М. Харисова иде.
Укытучылар гимназиябез турында видео карадылар һәм директорыбыз Шамсиева Гөлфия Гаязовнаның чыгышын тыңладылар. Кытай теле укытучысы А.А Идрисова “Һава торышы. Ел фасыллары” темасына дәрес күрсәтте. Шулай ук инглиз теле укытучысы Л.Р. Сазгиева да 3 нче А сыйныфында “Киемнәр” темасына дәрес үрнәге тәкъдим итте. Татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән дә ачык дәресләр күрсәтелде. Башлангыч сыйныф укытучысы Земфира Нурисламовна, татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гөлүзә Азатовна һәм Лилия Мәгъфүровна әлеге педагогик технологияләрне уңышлы куллану үрнәкләрен күрсәттеләр. Һәр укытучы үз эшчәнлегендә заманча технологияләр кулланырга тырышкан иде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Рөстәмовна проект эшчәнлеге буенча мастер-класс күрсәтте. Кунакларны гимназия белән якыннанрак таныштыру, укучылар иҗатын күрсәтү өчен матур концерт номерлары да тәкъдим ителде.
Әлеге семинар укытучылар өчен файдалы булгандыр дигән теләктә калабыз! Ә укытучыларга, гимназия исеменнән, яхшы, кызыклы дәресләр, мастер-класслар күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез!
К списку новостей













